tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Яңа китаплар белән таныштык

последние и лучшие новости искусства в мире

18-523 апрель – бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне уңаеннан милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе оештыруында китапханәнең конференцияләр залында галим-галимәләр, шигырь һәм җырлар иҗат итүче якташларыбызның өлкә комитеты һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия партиясенең Төмән регионы бүлекчәсе депутатларының матди ярдәме белән бастырылган китап-җыентыкларын тәкъдим итү чарасы үтте. Биредә өлкә хакимияте һәм милли оешмалар вәкилләре, фән өлкәсендә хезмәт итүче милләттәшләр, җирле үзешчән шагыйрьләр, актив җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.

Кунакларны сәламләп милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм өлкә фәнни китапханәсе җитәкчесенең мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Андрюс Бренцюс чыгыш ясадылар. Владислав Леонидович өлкә комитетының элекке рәисе Евгений Воробьевның сәламен, теләкләрен җиткереп: “Бүген үзләренең китапларын тәкъдим итүче авторлар белән Евгений Михайлович эшләде. Ул аларның идеяләрен хуплап, матди ярдәм күрсәтү юлларын карады”, - диде. Шулай ук ул өлкә автономиясе белән өлкә татар Конгрессының башкарган эшләрен барлап, яхшы бәя бирде һәм тиздән узачак “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясен бик җайлы китапханә бинасында уздыру планлаштырылганын әйтте. Ришад Сабир улы, гадәттәгечә, өлкә хакимияте һәм өлкә комитетына рәхмәтләрен белдерде, иҗат итүче милләттәшләренә эшләрендә уңышлар теләде. Чараны В.Чернов җитәкләде, ул әлеге чараны оештыруда зур тырышлык күрсәткән китапханәче Гөлнур Әхмәтовага аерым рәхмәтен әйтеп, беренче сүзне журналист, берничә китап авторы Бибинур Сабировага бирде. Ул кунакларны себер татарларының телен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә 50 елдан артык гомерен биргән Казан дәүләт университеты профессоры Фәрит Юсуповның “Себер татарлары фольклоры антологиясе” китабының 4 нче томы белән таныштырып: “Китапның дөнья күрүендә өлкә хакимиятенең дә ярдәме зур булды. Бу китапка мин дә үземнең өлешемне керттем. Фәрит Йосыф улы белән эшләгәндә мин себер татарларының искитмәле бай, гүзәл рухи дөньяларына “чумып”, үзем өчен күпме ачыш ясадым”, - диде һәм китапка анализ ясап, зур бәя бирде.

18-14Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина үзенең 3 китабын тәкъдим итте. Беренчесе - “Күренекле шәхесләр тормышы” циклыннан булган 18 нче җыентык Кырым татарларының бөек улы Айдер Меметовка багышланган. 456 биттән торган “Булат Сөләйманов һәм ватан мәдәниятендә аның мирасы” җыентыгына автор “Сөләйманов укулары” конференциясендә чыгыш ясаучыларның фәнни хезмәтләрен туплаган.

Шагыйрьнең “Әни” хикәясе 7 телгә тәрҗемә ителеп, шулай ук җыентыкта урын алган. Галимәнең яңа гына басылып чыккан “Себер татарлары (Тубыл-Иртеш) теле” монографиясе фән белән кызыксынучылар өчен генә түгел, тема актуаль булу сәбәпле, киң аудитория өчен дә файдалы, аңлаешлы. Вагай районы, Птицы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Фәхриҗамал Утяшева 586 биттән торган шигырьләр һәм тирән эчтәлекле публицистик мәкаләләре кергән “Очрашу” дип аталган җыентыгы белән таныштырды. Рәхмәт йөзеннән ул яңа иҗат иткән “Халкым - терәгем” шигырен укып, тамашачыларның алкышларына лаек булды. Өлкә “Түгәрәк уен” фольклор фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова якташлары белән “Төмән өлкәсе халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте” дигән китабының 3 нче томы чыгу шатлыгы белән бүлеште. Ул: “Китапларым студентлар өчен зур хәзинә, курс һәм диплом эшләре язганда киң кулланалар”, - диде. Җырчы, композитор Җәмилә Мирасова “Бер күрешү – бер гомер!” дип исемләнгән җирле авторлар һәм читтә яшәүче милләтәшләре сүзләренә язылган җырлар җыентыгы чыкканы, кызганычка каршы, җырлар дискы Казаннан әлегә килеп җитмәгәне турында әйтте һәм якташыбыз, шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова сүзләренә язган “Пар аккошлар” җырын башкарды. Фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова “Себер татарларының җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре” дигән зур күләмле олы хезмәтен тәкъдим итеп, эчтәлеге белән таныштырды, ярдәм күрсәтүчеләрне барлады. Шулай ук ул да алдагы чыгыш ясаучыларга кушылып, китап бастыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә хакимияте, “Бердәм Россия” партиясе, өлкә комитеты, өлкә автономиясенә рәхмәтен белдерде. 18-15Форсаттан файдаланып, чакырылган кунаклар да китап авторларын котлап, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләделәр. Җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов үзенең фикерен җиткереп: “Бүгенге очрашу себер татарлары өчен бик шатлыклы хәл. Якташларыбызның хезмәтләренә игътибар биргән өлкә хакимиятенә чынлап та рәхмәт. Тик безнең үз көчләре белән китап чыгаручыларыбыз да бик күп. Киләчәктә мондый очрашулардан алар да читтә калмасыннар иде. Аларның да халыкка җиткерерлек сүзләре, бай, файдалы материаллары бар”, - диде. Чарага бәйрәм төсе кертеп “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле матур җырлар башкарды. Авторлар кунакларга үзләренең автографларын куеп, изге теләкләрен юллап китапларын бүләк иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836