Материалы

“Яңа уку елын уңышлы башладык”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-2Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаков исемен йөрткән Карбан тугызъеллык мәктәбен 6 ел инде Роза Риваль кызы Ниязова җитәкли. Шушы вакыт эчендә ул белемле, тырыш, сәләтле һәм тату укытучылар коллективын булдырып, үз вазифаларын зур җаваплылык белән үтәүче башка хезмәткәрләрне туплап мәктәп эшен җайга салган. Мәктәп ишеген ачып керүгә, озын коридор, анда төрле бүлмә гөлләре үсә. Заманча җиһазланган класс бүлмәләре якты, чиста. Мәктәп тормышы белән безне Роза Риваль кызы таныштырып: “Яңа уку елын уңышлы башладык. Каникул вакытында мәктәп түшәмен һәм идәннәрне буядык.

Яркәү район мәгариф бүлеге идарәсе ярдәме белән үткән ел яңа пластик ишекләр утырттык, ә быел яңа үзеннән-үзе көйләнүче парталар һәм урындыклар булдырдык. Шулай ук ишек алдында футбол капкалары куйдык. Безнең спорт залы юк, физкультура дәресләрен урамда үткәрәбез. Балалар футбол, баскетбол, волейбол, футбол уйныйлар. Коридорда өстәл теннисы тора. Балалар саны аз булуы, әлбәттә, күңелне борчый. Авылда эш булмау сәбәпле, яшь гаиләләр читкә күчеп китәләр. Балаларга 7 укытучы белем бирә. Алар дәресләрне заманча техникалар кулланып, яңа ысуллар белән кызыклы итеп үткәрәләр. Мәсәлән, көзге, кышкы табигатькә, авыл пилорамасына, медпунктка, мәчеткә экскурсиягә чыгабыз. Үткән ел мәчеттә Галия Шәрип кызы Бикшанова ачык дәрес уздырды. Туган тел дәресләрен Атия Сәйфетдин кызы Хәлилова укыта, татар тел дәресләре 2нче сыйныфтан керә. Мәктәптә узган чараларны бик оста итеп татар һәм рус телендә яшь укытучы Олеся апа Усманова алып бара, ул үзе оста җырлый да, замана техник чараларының рәтен белә. Балалар мәктәп, район, өлкә күләмендә узган бәйге-олимпиадаларда катнашып, югары урыннар алып кайталар. Укучыларга яхшы укыр өчен бөтен уңайлыклар булдырылган, аларга бары тик тырышып укырга гына кала”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума