Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшылык турында гыйбрәтле хикәя

последние и лучшие новости искусства в мире

Сатучы кибет киштәсе артында урамга карап нидер уйланып тора иде. Бер кечкенә кыз тыштан витринага килеп терәлде. Эзләгән әйберен тапкач, күзләре шатлыктан балкый башлады...

Ул эчкә үтте һәм фирәзәдән (бирюза) ясалган муенсаны күрсәтүне сорады.

– Бу минем апама. Сез аны матур итеп төреп бирерсезме? – дип сорады кызчык.

Кибетче балага ышанмыйчан гына карап куйды:

- Ә синең күпме акчаң бар?

Кыз кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән вак акчаларын алып күрсәтте. Өмет белән сорады:

- Җитәрме?

Анда берничә тимер акча гына бар иде. Кыз горурлык белән дәвам итте:

- Беләсезме, мин олы апама бүләк ясамакчы булам. Әниебез үлеп киткәннән соң, ул безне карый, кайгырта, үзе турында уйларга вакыты да калмый. Бүген аның туган көне, ул бу муенсаларга бик шат булачак, алар аның күзе төсенә бик туры киләләр.

Кибетче ир кеше матур савыт алып килеп, муенсаны салды, тасма белән бәйләде.

- Тот, - диде ул кызга. – Кайтканда сак бул!

Кызчык, сикерә-сикерә, өенә йөгерде. Эш көне ахырына якынлашканда, кибеткә яшь кыз килеп керде. Ул ир кешегә таныш тасмалы савытны алып килгән иде.

- Бу муенса монда сатып алынганмы? Ул күпме тора иде?

- Минем кибеттәге теләсә кайсы әйбернең бәясе минем белән сатып алучы арасындагы килешүгә бәйле.

- Сеңелемнең берничә тимер акчасы гына бар иде. Ә муенса чын фирәзәдән эшләнгән. Алар кыйммәт торалар бит! Безнең аны алырга мөмкинлек юк.

Ир кеше тасмасы чишелгән савытны яңадан матур итеп төрде дә, кызга тапшырып:

- Сеңелегез аның өчен иң югары бәя белән түләде... Теләсә кайсы зур кеше бирә алмаслык бәя иде ул: үзендә булганның барысын да бирде.

(Гөлнур ВӘЛИШИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836