Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яхшылыкка йөрәк ачыла” акциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

50-93 декабрь көнне Рауды авылы клуб-китапханәсендә сәламәтлекләре чикле булган кешеләр көне уңаеннан “Мәрхәмәтлелек белән миңа кагыл” дип исемләнгән чара оештырылды. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре бу көнне зур бәйрәмгә әйләндерергә тырыштылар. Төрле әкият персонажлары булып киенеп, килүчеләрне урамда бизәлгән интерактив мәйданчыкта гармунда уйнап, җырлап-биеп каршыладылар һәм төрле кызыклы биремнәр, сынаулар үткәрделәр. Бу ярышларда иң мәргән, җитез дип Альберт Сабиров билгеләнде.

Аннан бераз гына артта Сәкинә Магҗанова белән Вилдан Корманов булдылар. Биредә көне буе Ялутор районының 95 еллыгына багышланган “Җыйнак почмак – сәнгать территориясе” дигән декоратив-кулланма һәм халык сәнгате күргәзмәсе эшләде. Анда Кулик һәм Рауды авылы осталарының кул эшләре куелган иде.

Бәйрәм уңаеннан уңган пешекче Мирсәет Калиев та бик тырышты, ул пешергән пылау телне йотарлык иде. Күңелле концерт программасы “Квиз-плиз” интеллектуаль-күңел ачу уены белән дәвам итте. Уенда 3 команда – “Супер әбиләр”, “Әбиләр-сылукайлар”, “Яшь хуҗабикәләр” катнашты. Җиңү яулаган “Яшь хуҗабикәләр” командасын Ялутор районының бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешмасы рәисе Вера Вахменина сувенирлар белән бүләкләде. Шулай ук ул актив җәмәгать эшлеклеләре С.Калиева, М.Нурмөхәммәтова, С.Магҗанова, Р.Галеева, Р.Исхаковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара турында күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Яхшылыкка йөрәк ачыла” дигән хәйрия акциясендә катнашу Рауды авыл хакимияте халкы өчен игелекле вакыйгага әйләнде. Чынлап та, авыл халкы ярдәмгә мохтаҗларга беркайчан да битараф түгел. Акциядә, хәтта, күрше авыллардан килгән яшүсмерләр, зурлар, өлкәннәрнең дә катнашуы күңелләргә бер җылылык өстәде. Беркемне дә бүләксез җибәрмәдек, аралашу кичәсеннән һәркем зур канәгатьлек кичереп, күтәренке кәеф белән таралдылар. Аларның бәхетле күзләренә карап, безнең тагын да күбрәк яхшылык эшләр башкарасыбыз килде. Килүчеләрнең барчасына да зур рәхмәт, сәламәтлек, иминлек һәм бәхетле озын гомер телибез ”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836