Материалы

Якташларына зур хезмәт калдырды

последние и лучшие новости искусства в мире

23-15Төмән районы, Ямбай музее стенасына оештыручысы Венера Әдият кызы Биктимировага һәм музейның 20 еллыгына багышланган мәрмәр такта куелды. Тантанага җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Венера апаның якын дуслары, туганнары, укытучылар, укучылар, авыл халкы җыелды. Чараны музей хезмәткәре Розалия Бакиева алып барды. Ул Венера Әдият кызының намуслы хезмәте, музейның ачылу тарихы турында сөйләде.

- Венера апа искиткеч бай коллекция җыйды, һәр олы кеше күңеленә юл таба белде. Музей каршында “Милли моңнар” фольклор ансамблен оештырды. Шушы еллар дәверендә музейда халкыбыз өчен бик күп эшләр эшләнде. Без музей белән чын күңелдән горурланабыз, - дип сөйләде өлкә татар Конгрессы мәдәният департамены җитәкчесе Вәлимә Ташкалова.

23-14Төмән районы мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Зимина, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров, шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, “Милли моңнар” ансамбле әгъзасы, эшкуар Рәшит Сәләмов музейның эше, Венера апа турында җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар. Киләчәктә музейга Венера Биктимированың исемен бирүгә ирешергә кирәклеге турында әйтелде.

Мәрмәр тактадагы җәймәне Вәлимә Сәгыйть кызы белән Ямбай хакимияте башлыгы Динә Бурундукова ачтылар.

- Өлкә татар Конгрессы башкарма директоры Ринат Хәмзи улы Насыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ аның ярдәме белән мәрмәр такта ясалды, - диде Дина Бернард кызы.

23-13Җирле шагыйрь Заһит Акбүләков йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шушы тантанага багышланган шигырен укыды. ”Милли моңнар” ансамбле артистлары Ямбай турында “Туган авылым” җырын башкардылар.

Якташлары өчен зур хезмәт калдырган Венера Әдият кызы Биктимированы искә төшергәндә ирексездән каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең:

“Янып калсын гомрең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга”, -

дигән сүзләре хәтергә килде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума