#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә тарих битләрендә эзен калдырып, шатлыклары, уңышлары, мәшәкатьләре, вакыт-вакыт югалтулары, кайгылары белән 2017нче ел да үтеп китте. Татар дөньясы вакытсыз үзенең яраткан улларын, кызларын югалтты. Әйе, бәйрәм вакытында мондый кайгылы хәлләр турында язу алай ук урынлы да түгел, ләкин алар искә алуга, рухларына дога кылуга лаек шәхесләр.

Җырчы Әлфия Авзалова артыннан Хәния Фәрхине, үзебезнең җирле шагыйребез Рәкыйп Ибраһимовны һ.б. югалттык. Тубыл шәһәрендә танылган спортчы, спорт ярышларын оештыручы Фәттах Фәттахов да, Тубыл “Атлант” оешмасының җитәкчесе Илнур Шакуров та безнең арабыздан китеп бардылар. Соңгылары “Яңарыш”ның актив хәбәрчеләре булдылар, ел саен күпләрне “Яңарыш”лы итүдә ярдәм итеп торган милли җанлы якташларыбыз иде.

Мине Казанда яшәгән күренекле шәхес – Азат Зыятдиновның мәрхүм булуы тетрәндерде, чөнки мин аны күреп-белеп калу бәхетенә ирешкән идем. Азат Зыятдинов Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, публицист, актив җәмәгать эшлеклесе, шигъри җанлы, шул ук вакытта гади, ихлас күңелле, кешелекле, олы йөрәкле шәхес икәнен белдем.

Шундый дәрәҗәле кеше булуына карамастан, аралашучан, себердәге татар халкының проблемалары, яшәеше, тормышы белән кызыксынып Тубылдагы Сабантуйда ял итеп кенә кайтмады, 2 көн эчендә этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә, мәчетләрдә, шәһәрнең тарихи урыннарында, хәтта шул тирәдәге авыл җирендә яшәгән татарларның хәл-әхвәлләрен үк күреп, белеп китәргә өлгерде. Шундый ниятләре белән ул Маслау авылында Сания ханым белән миндә чәйдә булып үткәндә, аларны күреп-белеп калу бәхетенә ирештем.

Сания ханымның һәм гаиләсенең кайгыларын уртаклашам. Миңа бары тик Азат Шәймулла улының урыны җәннәттә булсын дип дога укыйсы гына кала.

Менә шулай, берәүләр дөньяга килә, берәүләр җыр-моңнарын, үзләре турында якты истәлекләр калдырып китеп баралар. Ахирәтләренә күчкән барлык татар уллары һәм кызларының урыннары җәннәттә булсын. Амин.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836