#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялгыз әбинең уйланулары

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең халыкта “Исең барда итәгеңне җый” дигән гыйбрәтле бер мәкаль бар. Кара әле, бу мине дә кисәтә түгелме, дип уйга калдым. “Туксаным” килеп ишек каккач, миңа да “тегендә” киткәнче бераз җыенырга кирәктер дим. Каян башларга? Иң алда үземнең тупламаларымны карарга булдым. “Яңарыш” газетасының исән калганнарын барларга тотындым. Бу мин уйлаганча җиңел эш булып чыкмады. Кайсысын язып, кайберсен калдырырмын дигән идем – газетаның һәр нөсхәсендәге күңелгә якын, таныш кешеләрнең язуы яки алар турында язылганнарны ничек утка ягасың? Менә газетаның яңа аякка басып, атлап “килгән” авыр елларында хәлдән килгәнчә ярдәм итү максаты белән язган хатлары: Хөсни Гаитова, Рәшидә апа Ишимова, Рәйханә апа Алимова, Хәлимә Уразова, Мөнирә Шәмсетдинова, Искәндәр Янтимиров, Альберт Урамаев, Заһит Акбүләков һ.б. Алар күп, санап бетергесез.

Ә инде газетаның онытылмас беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы «Яңарыш»ка барлык көчен, җан җылысын, вакытын, хәтта тормышын багышлады. “Кызларын” да ул тәрбияләп үстерә. Ул бер вакытта да “мин” димәде, кешенең кадерен белеп дөрес бәя бирә иде.

Олы буын хәбәрчеләрен күтәрә белде. Аның сүзләрен үзгәртмичә китерәм: “...Сез хезмәттә чыныккан, дуслыкта береккән, ач-ялангачлыкта ныгыган, тормышның, яшәүнең кадерен белгән кешеләр. Сез безнең өчен үрнәк” (“Яңарыш”, №-4, 2004 ел). “Языгыз, апа, языгыз” дигән сүзләре әле дә колак төбендә кебек. Шуңа газета чыккан дәвердә язуымны туктатмадым. Билгеле, яшьрәк чагымда ярыйсырак язылгандыр, беренче, икенче урыннар да билгелиләр иде. Уйлана торгач, иске газеталарның калганын якмаска булдым. Нигә ул кадәр төшенкелеккә бирелергә, дөнья якты, дөнья киң, тагын күпме бирелгән, яшик әле шуны.

Җирле шагыйрәбез Галия Абайдуллинаның шигыреннән өзек китерәм:

“Ишек каккан булып йөрмә, картлык,
Эшлиселәр безнең бар әле;

Оныкларның игелеген күреп

Яшиселәр безнең бар әле”.

Оныклар, Аллага шөкер, яхшы укыдылар, тәртипле, тату гаилә корып матур гына яшиләр. Ә менә нәбәрәләр: зурысы Камиләнең матур итеп татарча шигырь сөйләвен, Азалиянең әнисе кебек моңлы итеп җырлавын, Динарның тыпырдап биюен күрәсем килә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән күрергә язсын.

Калган гомеремне улларымның, киленнәремнең тәрбиясендә, кадердә яшәргә язсын.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836