Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялутор районында патриотик акцияләр узды

последние и лучшие новости искусства в мире

21-6Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларны Ялутор районының кечкенә татар авылларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештырдылар. Әзерлек эшләрен алдан башлап, 1-5 май көннәрендә волонтерлар белән бергә алар авыллардагы сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәләрнең әйләнә-тирәсен чистартып, төзекләндерделәр. Бу турыда безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- Җиңү бәйрәме – Хәтер көне ул, ә ата-бабаларыбыз турындагы хәтер күңелебезнең иң зур байлыгын тәшкил итә. Кешеләрнең киләчәк буынга азат тормыш бүләк итүче батыр солдатларын беркайчан да онытмаячагына без “Буыннарның патриотик эстафетасы” акциясенә әзерләнгәндә кабат инандык. Чөнки илебез тарихына битараф булмаган кешеләр авылларда да шул хәтле күп булырлар дип уйламаган да идек. Әлеге проектны планлаштырганда авыллардан ирекле ярдәмчеләр эзләдек. Теләүчеләр саны бик күп булды. Бу бик сөенечле хәл! Шулай ук авыл хакимияте, мәктәп җитәкчеләре, авыл Думасы депутатлары, ветераннар һәм инвалидлар оешмалары белән элемтәләр ныгуы да безне куандыра. Җиңү бәйрәме көннәрендә барлык авыл хакимиятләре территорияләрендә тантаналы рәвештә митинглар узды, милләттәшләребез кабат Җиңү яулаган туганнарының фотосурәтләрен күтәреп авыл урамнарыннан атлап үттеләр. Һәркемнең йөзендә горурлык хисе булды. Чынлап та, мондый чаралар өлкәннәрне генә түгел, яшь буынны да уйланырга мәҗбүр итә. Бәйрәм барышында тематик мәйданчыкларда фотозоналар эшләде. Токмач кисү буенча мастер-класслар, ”Самоварлар ярышы”, хәрби техникаларны буяу конкурслары, хәрбиләштерелгән эстафеталар уздырылды. Кыр кухнясы оештырылып, анда халыкны хуш исле үләннәрдән ясалган кайнар чәй һәм телне йотарлык тәмле солдат боткасы белән сыйладылар. Шул арада, бәйрәм атмосферасын булдырып, волонтерлар һәркемгә Георгий тасмалары өләштеләр. Аслана татар мәдәният үзәгенең “Тамаша” һәм “Шаян туй” ансамбльләренең чыгышлары бәйрәмнең төп бизәге булды. Гомумән әйткәндә, җаннар туганлыгы, җиңүнең тантаналы рухы һәр авылда тоелды. Чара уздырган авыллардан саубуллашып кайтып китүләре һәрвакыт авыр була. Чөнки безнең килүне һәр авылда көтеп торалар. Шундый күңелле очрашулардан без үзебез һәм киләчәктә бәйрәмнәр уздырыр өчен яңа идеяләр белән кайтабыз, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836