#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялутор шәһәрендә гөрләтеп татар мәдәнияте көннәре үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

12-10Ялутор шәһәрендә инде менә 17 мәртәбә татар мәдәнияте көннәренә багышланган төрле чаралар үтте: «Сабантуй мизгелләре» дигән уен программасы, «Себер татарларының традицияләре һәм йола гамәлләре» дәресләре, туристлар өчен «Милли галерея» дигән экскурсия һәм башкалар.

Хатын-кызларыбызга багышланган «Җырым булсын бүләгем» дигән чарада тулы ризыклы өстәлләр артында утырып чәйләр эчтек, яшь җырчыларыбыз - Гөлфия Сәйфуллина, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабировның җырларына бик күңелле итеп биедек. 11 март көнне – татар мәдәният көннәренең ябылуына багышланган Гала-концертыбыз үтте. «Сандугачларыбыз» беренче мәртәбә «Ак калфак» җырын тамашачыларыбызның игътибарына гына түгел, ә күңелләренә, йөрәк-бәгырьләренә үтәрлек итеп башкардылар. Бу борынгы көйләрне бик тә ихтирам итәбез һәм теләп җырлыйбыз.

Тамашачыларыбыз яңа иҗат иткән «Замана әбиләре» фольклор композициясен дә хуш күрделәр.

Төмән шәһәреннән килгән «Нур», «Ак калфак» оешмалары вәкилләренә, Нәфисә апа белән Нәҗип абый Тусмөхәммәтовларга рәхмәтләребез чиксез.

Ялутор шәһәренең милли мәдәният үзәгендә үткән татар мәдәният көннәренең эчтәлеге «Укытучы һәм остаз елы»на багышланган. Без, «Сандугач» ансамбле, үз эшебезне тулы күләмдә алып барабыз. Безнең дәвамчыларыбыз бар, бәетләребез, мөнәҗәтләребез, гореф-гадәтләребез, татар халык җырлары, гомумән, татар халык иҗаты яшьләребез кулында.

Зөһрә КОЖЕВНИКОВА, Ялутор шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836