Материалы

Ямбай мәчетләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Без бу дөньяга юкка, бушка килмәгән. Һәр уңган, акыллы кеше үзеннән соң нинди булса да эз калдырырга тырыша. Өй төзи, агач утырта, өйләнә, нәселен дәвам иттереп дөньяга иманлы балалар китерергә, тәрбияләргә тырыша. Адәм баласы җирдә беркайчан да тигез, гөрләп яшәмәгән. Тормышның авырлыкларын да, аяусыз көрәшләрен дә күргән. Хәзерге көндәге шикелле байлары да, хәерчеләре дә булган. Бай да булыгыз, малларыгыз да күп булсын, тик мохтаҗлыкта яшәгәннәргә булышырга да онытмагыз, яхшылык кылудан баш тартмагыз.

Дини китапларда да әйтелгән: ”Мохтаҗларга, вә Ислам файдасына мал бирсәгез, үзегез үлгәннән соң да савабы язылып торыр”, – диелгән. Без Ислам кануннары буенча яшәргә тиешбез. Мисал өчен Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковны алыйк. Ул мәчетен дә, мәдрәсәсен дә, күн фабрикасын да төзегән, китапханә дә ачкан. Россиядә һәм башка илләрдә сәүдә эшләрен дә алып барган. Ямбайда янгын чыгып, өйләр янып киткәч, Нигъмәтулла хаҗи йөздән артык кешегә йорт төзеткән. Авыл картларыбыз сөйли торганнар иде: бер рус кешесе ярлылыктан соңгы сыерын сатарга уйлап базарга китеп барган. Нигъмәтулла хаҗи сораштырып, аның фикерен белгәч, ул аны Ямбайга алып кайткан. Тукландырган, ял итәргә урын биргән. Соңыннан сыер хакының акчасын кулына тоттырган да, сыеры белән бергә ул кешене өенә озаткан. Ямбай авылында бер генә дә мәчет булмаган. Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков мәчетеннән алдарак салынган Мәүлекәй Мортазинның агач мәчете 1881 елда Ямбай авылында зур ут чыгып, янган. Авыл халкының мәчетне коткарырга мөмкинлеге булмаган, үзләренең йортлары да янган. Күпмедер вакыт үткәч, Мәүлекәй балалары: Кәбир, Каюм, Гани, Сәфәр кирпечтән яңа мәчет төзеткәннәр. Хәзерге көндә бу мәчетне авыл халкы Ак яисә Кечкенә мәчет дип йөртәләр.

2018 елның 6 октябрендә шушы мәчетне төзүчеләр, аларның вафат булган якын туганнарына, динебезгә хезмәт иткәннәр рухларына ният итеп Коръән ашы үткәрделәр. Кунаклар төрле яклардан килделәр. Мәчетебез шыгрым тулы иде. Мәчет мөдәррисе Сәгыйтъ Сагитов, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева, Кәбир Мортазинның оныгы Гомәр Абдуллин чыгыш ясадылар. Болардан соң Мортазиннарның оныклары Абдулла, Урал, Илдус, Зәйнәп үзләренең әти–әниләренең, әби–бабаларының сөйләгәннәрен искә төшереп, халыкка җиткерделәр.

Шушы бохаралы меценатлар төзегән мәчетләребез Советлар вакытында үзләренең функциясе белән кулланылмадылар. Берсендә - клуб, икенчесендә - совхоз конторасы, сөт пункты, сәнгать мәктәбе булды. Турай авылы мәчетен 1962 елда яшен сугып янып китте. Бу мәчетләр Аллаһыны зурласыннар, Аллаһы кушкан эшләр башкарсыннар дип төзелде. Күп еллар элек авыл халкыбыз: ”Мәчетләребез эшләмиләр, җыелырга, намазга басарга урын юк”, - дип сөйләнәләр иде. Турайда 2004 елны халык булышлыгы, өлкә Думасы депутатлары көче белән мәчет корылды. Бабайларыбыз Ямбай мәчетләрен үз кулларына алып, анда намазга йөри башладылар. Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә теләгән кешеләрне гарәп язуына, намаз укырга өйрәтә башладылар. Соңыннан мәдрәсә эшли башлады. 1990 елларда төрле төбәкләрдән килгән шәкертләр укыдылар. Беренче айларда Зәйтүнә Русина, Рауза Яминова, Ширин Әйтмөхәммәт кызы булышлык кылдылар. Пенсия акчаларына он, май, ярма, бәрәңге алып бирәләр иде. Дини бәйрәмнәрне үткәрергә булыштылар. Авылдан берничә бала тырышып укуга йөрделәр. Соңыннан 8 шәкертне белемнәрен ныгытыр өчен югары дини уку йортларына укырга җибәрдек. Бары да белемле булып кайттылар. Төмән өлкәсенең элекке губернаторы С.Собянин 2001 елда Нигъмәтулла хаҗи мәчетен, аның җирендә булган йортларны төзекләндерергә булышты. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты тикшергәч, лицензиясез укытасыз, дип мәдрәсәне ябарга булдылар. Шул чак мин мәчеттә авыл мөселманнар советы рәисе идем, шуңа күп йөгерергә туры килде.Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете секретаре Әсмабикә Мирхәйдәрова белән бергәләп бу эшне ахырына җиткердек. Ямбай урта мәктәбенең дөньяви фәннәренең укытучылары белән килешү төзергә туры килде. Соңыннан, төрле сәбәпләр аша, мәдрәсәне яптылар. Бүгенге көндә Ямбай авылында Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә имам–хатыйб вазифасын Мирхәдәм Галәветдин улы Яминов башкара. Намаздан алдагы вәгазьләрне һәм намазны да бик әйбәт итеп алып бара. Намазга йөрүчеләрнең саны артканнан-арта, шунысы да сөенечле, күбесе яшь егетләр.

Ямбай авылының музей хезмәткәрләре турында да берничә сүз язып китәсем килә. Алар бик зур эш алып баралар. Бик еш тирә-яктан күренекле кешеләрне чакырып, төрле кызыклы чаралар, экскурсияләр үткәрәләр. Ак мәчеттә узган Коръән ашын оештыруда да Венера Тимерхан кызы Латыйпова, Халидә Рафик кызы Садыйкова һәм Әлфия Сәид кызы Яминованың өлешләре зур булды. Аларга зур рәхмәтләремне белдерәм.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН,
Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума