#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбай музее юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

41-2Төмән районы, Ямбай мәдәният йортында туган якны өйрәнү музееның 25 еллык юбилеена багышланган “Тарих битләрен ачкалап” исемле тантаналы чара уздырылды. Җитәкчеләрне, җәмәгать эшлеклеләрен, авыл халкын Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, музей директоры Неля Фәйзуллина хуш күреп каршы алдылар. Иң хөрмәтле кунаклар – Ямбайда туып- үскән Россия Герое Тимур Мөхетдиновның әнисе Нина Павловна Мөхетдинова, апасы Лилия Сабируллина булдылар.

Фойеда музей экспонатларыннан күргәзмәләр, стендлар ясалган. Төрле темалар тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре, укучылар темаларга туры китереп киенеп басып тордылар, экскурсоводлар эчтәлекле итеп сөйләделәр.

Залда бәйрәм концерты күрсәтелде. Чараны оста итеп Ямбай мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова, Төмән районы, “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенең режиссеры Антон Черепков алып бардылар.

Сәхнәгә Төмән өлкәсе Думасы депутаты Александр Крупин күтәрелеп халыкны котлады, Неля Әсхәт кызына Котлау хаты тапшырды. Шулай ук юбилей белән якташларыбызны Төмән дәүләт университетының филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын озак еллар башкарган Ришад Зиганшин, шәһәр себер татарлары автономиясе җитәкчесе Динар Абукин, язучы, “Пионер” иҗат һәм спорт сараеның консультанты Сергей Филь, күренекле җәмәгать эшлеклесе Вәлимә Ташкалова, Альберт Алтынгузин, Ямбай хакимияте башлыгы Дина Бурундукова котладылар. Сергей Генрикович Неля Әсхәт кызына “Пионер” сарае исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, Альберт Мөхәммәтгали улы Төмән районы хакимияте исеменнән Котлау хаты тапшырдылар. Ришад Сабир улы халыкны автономиягә яңа сайланган рәис Ләйсән Хөрмәтуллина белән таныштырды, уңышлар теләде.

Хәнисә Чәүдәт кызы музейның тарихы турында сөйләде.

- Беренче Себер шагыйре Булат Сөләйманов Ямбайда күмелгән. Авыл китапханәсенә Булат Сөләймановның исеме бирелүгә ирешик.

Безнең әдәби музеебыз юк. Шушы музейның бер почмагын аңа багышласак яхшы булыр иде.

Нина Павловна, Герой егет үстергәнегез өчен зур рәхмәт! “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясендә Тимур Мөхетдинов турында җыентык бастырасым килә, - диде һәм башка тәкъдимнәрен игълан итте, музейга, авыл китапханәсенә китапларын, плакатлар бүләк итте.

- Музейның беренче җитәкчесе Венера Әдият кызы Биктимирова һәм “Милли моңнар” турында фильм китердем, - дип сөйләде Вәлимә Ташкалова, шулай ук китапларын бирде.

41-3Неля Әсхәт кызы укучы Фәрхәт Байматовка 20 елдан соң ачып укырсыз дип “Вакыт капсула”сын тапшырды.

- Бүгенге көндә музейда экскурсияләр, мастер-класслар үткәрелә, хезмәткәрләр туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баралар, сабыйлар, үсмерләр өчен “Яшь экскурсоводлар” клубы эшли һәм башкасы, - дип музейның хәзерге эшчәнлеге турында сөйләде җитәкче.

Ямбай мәктәбе укучылары сәхнәдә җырладылар-биеделәр. Ямбай авылына багышланган сәхнәләштерелгән музыкаль композицияне тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Юбилей хәтерләрендә озак сакланыр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836