#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбайда “Музей төне” акциясе узды

последние и лучшие новости искусства в мире

19 май көнне Ямбай авылы музей-тыюлыгында “Музей төне-2018” Бөтенроссия акциясе узды. Быел әлеге чара “Запастагы гүзәл әсәрләр” темасына багышланды. Бу турыда аңлатма биреп музей хезмәткәре Халидә Садыйкова: “Бик мөһим тема, чөнки кайсы музейда гына булмасын, экспонатлар тулып ята. Алар запаста, һич тә, кирәксез, кызыксыз булган өчен түгел, бары тик куяр урын җитмәү сәбәпле. Һәр экспонатның үз тарихы, шуңа да алар музейга тапшырылган. Ә безнең бурыч – халыкка, бигрәк тә яшь буынга аларны җиткерү”, - дип сөйләде. Көн яңгырлы булу сәбәпле, халык музей бинасына кереп тулды.

Һәркем урнашып, тынычланганнан соң, Х.Садыйкова күргәзмәгә куелган патефон, проигрыватель, радио, магнитофон, телевизор, компьютер турында тулы мәгълүмат биреп, аларны музейга кем тапшырганын әйтте.Тамашачыларны ялыктырмас өчен ”Звездочки” (җитәкчесе Н.Вакуленко) җыр, “Вак бәлеш” фольклор ансамбльләре (И.Сафин) төрле уен коралларында матур көйләр башкарып, җырлап-биеп кәефләрен күтәрделәр. Ислам Сафин думбра уен коралы белән таныштырып сөйләп үткәч, ансамбль кызлары әлеге уен коралында ничек оста уйнаганнарын күрсәттеләр. Шулай ук тамашачылар белән авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова һәм Ислам Сафин төрле кызыклы уеннар оештырдылар, балалар гына түгел, зурлар да бик теләп ярыштылар. Аннары балалар үзләренең сәләтләрен төрле мастер-классларда сынадылар. Алар өчен “Ташка бизәкләр төшерү” (Л.Хәлиуллина), “Читеккә татар орнаментларын төшереп буяу” (Н.Суровцева), “Кәгазьдән үрү” (Т.Кадирова) кебек секцияләр эшләде. Ял итеп алганнан соң, халыкны авылдашлары меценат Нигъмәтулла Сайдуковның тормыш юлын яктырткан “Әссәләмүгаләйкум, Себер” документаль фильмын карарга чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836