Яңа ел бүләге

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)
(Ахыры. Башы 52 санда)

Иртәгесен таңнан юлга кузгалдылар. Ташландык бала дип, Сабрина исеме кушканнар иде, Нәсимә Сабриягә үзгәрттерде. Әни кеше шуннан суга төшкәндәй булды. Менә шул бала инде бүген егет күзе төшәрдәй акыллы, чибәр кыз булып җитте.

Сабрия имтиханнарын әйбәт кенә тапшырды. Аның булдыклылыгын белгән химия укытучысы Роза Вәлиевна кызга лаборантка итеп эшкә калырга тәкъдим итте. Кыз шатланып риза булды.

Сабантуй бәйрәмендә аларның бик матур туйлары булды. Солтан сүзендә торды, кызны читтән генә күзләп йөрде, янына килмәде. Аларның өйләнешүенә төрлечә карадылар. Беришләре, ташландык кызга өйләнде, дисә, беришләре, кыз каты йортка эләкте, диделәр. Тик бераздан бу парга сокланмаган кеше калмады, бик бәхетле иде алар.

Бер елдан аларның кызлары Сәйдә, Сәйдәгә ике яшь тулганда, уллары Сәет туды. Солтан җиңел машина алып җибәрде. Җәйләрен бергәләп урманга, кырга бардылар, балалар чәчәкләр җыеп, күбәләкләр куып уйнадылар. Олылар кышкылыкка печән әзерләде. Карт белән карчык та улларының тормышына сокланып туймадылар.

– Әнисе, дим, әнисе, кара әле киленне, печәнне ничек оста күтәреп ала, ничек итеп җайлап эшли, – дип, Самат карт аларга шатланып карап тора. Бәхетләренә күз генә тимәсен, дип теләсәләр дә, тиде шул, тиде…

Җәйнең бер матур көнендә, Сәйдәгә дүрт, Сәеткә ике яшь тулгач, үзләренең өйләнешүләренә биш ел тулуны билгеләп үтәргә җыендылар. Картларның күңеле тартмады. Ахырда ризалаштылар инде.

Бәйрәмгә каяндыр Асия дә килеп керде. Аны Сабрия бик шатланып каршы алды, аның нинди мәкер белән кайтканын сизмәде шул, сизмәде…

Асия мәҗлес буе Солтан белән шаярды, кочаклады, үпте. Ул бизәнгән, чибәр иде. Солтан да мут кыланды. Сабрия кунаклар сыйлау, пешерү эшләре белән мәш килде. Аларга карарга уена да килмәде. Мәҗлес таралып, кунаклар киткәч тә, аның әле тау кадәр савыт-саба юасы, җыештырасы бар иде. Барын да тәртипкә салырга өйрәнгән хатын эшләрен бетергәнче, таң атты, көтү китәр дип, сыерын савып, терлекләрен карады. Көтү кугач, бераз ятып торыйм дип, бүлмәгә керсә, Солтан юк иде. Шунда да шикләнмәде бит, балалар янындадыр дип, ятты да йоклап та китте. Бик арган иде шул.

Иртәгесен Солтан Асияне озата китте. Шул көннән соң ир еш югала башлады. Йә командировкада, йә машинасы ватыла. Самат карт улына акыл биреп караган иде дә, сүзе үтмәде.

– Менә бит үзегез теләп алдырган киленегез яныгызда. Сезгә тагын ни кирәк? Минем дә кеше кебек яшисем килә, туйдым бу йорттан. Гел нәрсәдер кирәк, гел нәрсәдер җитми, терлек, тирес исе.

Солтан тагын нәрсәдер әйтергә җыенган иде дә, Сабриянең яшь тулы күзләрен күреп, йөрәге сыкрап куйды. Ярата бит ул аны, ярата, тик эш узган. Асия аңа барысын да сөйләп бирсә, Сабрия аны гафу итмәячәк.

– Нәрсә син дә карап каттың, аю күрдеңме әллә? Китәм, син дә туйдырдың. Сиңа мин кирәкмим бит, әти белән әни дә, сыер белән бозаулар гына кирәк, мин китәм, барысы да сиңа кала, – дип, Солтан ишекне ябып чыгып китте. Шул китүдән башка кайтмады. Асия белән Себер ягына киткәннәр, диделәр.

- Балакаем, Сабриям, – диде беркөнне Самат карт, аны үз янына чакырып алды. – Сиңа сүзем шул, без олыгайдык, Солтан китте дип, китмә. Бу йорт сиңа, оныкларыма, бүген үк законлаштырам. Әлегә син Самат килене, Солтан хатыны, китсәң, ирсез хатын булачаксың. Әбиең дә каршы килмәс, дип уйлыйм. Риза булса, аны да үзебезгә алып килербез.

– Әткәй-әнкәй, рәхмәт сезгә, мин сезне ташлап китмим. Балаларым сездән башка тора алмаслар, – диде Сабрия.

Менә инде өч ел Солтанның күренгәне юк. Сәйдә беренче сыйныф укучысы. Әйбәт укый, шигырьләрне бик матур сөйли. Кич җитте. Гаилә табынга җыелышты. Бер урындык артып калды.

– Әтигә, – диде Сәет, – кыш бабай бит чыршы төбеннән хатны алган (аны Сабрия алып куйган иде), димәк, әтигә биргән. Менә күрерсез, ул кайтып җитәр.

Барысына да моңсу булып китте. Яңа ел җитәргә санаулы гына вакыт калган иде. Сабриянең күзләренә яшь тулды. Солтанның китүендә ул үзен гаепли, йорт, диде, балалар, диде, эшенә йөгерде. Аның балалары курчак кебек киенеп йөрделәр. Яшь чагында каената-каенана белән яшәргә хыяллануын исенә төшерде, тели белсәң – теләк, дип уйлады. Әгәр Солтаны кире кайтса, берсүзсез кичерәчәк ул аны.

Дөрестән дә, бу вакытта Солтан юлда иде. Ташлап киткән гаиләсе янына кайтып бара иде ул. Ирнең башында авыр уйлар, һич кенә дә очына чыгарлык түгел. Теге мәҗлес көнен исенә төшерсә, эсселе-суыклы булып китә. Әллә ни эчмәгән дә кебек иде. Сабриянең үзенә игътибар да итмичә, гел кунаклар сыйлап йөрүенә ачуы килде. Ә Асия гел аның янында булды. Иртән уянса, аның янында йоклаган булып чыкты. Сабрия сизенмәде, барысы да шул көннән башланды инде. Ике айлап вакыт үткәч, аны Асия чакырды һәм йөкле булуын, барысын да Сабриягә сөйләп бирәсен әйтте. Аларның кача-поса йөрүен өйдәгеләр сизенде, Сабрия дәшмәде. Ул барысына да риза иде, тик Солтан гына китмәсен. Аның дәшмәвен Солтан үзенчә юрады.

– Мин сиңа кирәк түгел, ә Асиягә кирәк, ул мине ярата, – диде Солтан Сабриягә. – Мине эзләп елап йөрмә.

– Ә балалар, алар синсез нишләр? – дип өзгәләнде хатын, – әти-әниең…

Аңа сүз әйтеп бетерергә ирек бирмәде ир:

– Балалар үсәр, син дә үстең бит әле, – дип, Сабриянең йөрәген яралаганын хәзер искә алып, үзе дә әрнеп куя Солтан.

Солтанның акчасы күп иде, рәхәт яшәделәр. Фатир хуҗалары эчкечеләр булып чыкты, көн дә бәйрәм иде. Солтан да, Асия дә тәмам тормышның төбенә төшеп җиттеләр. Бала туды, исерек анадан вакытсыз туган бала гел авырып торды. Солтан айныды, тормышын җайга салырга теләсә дә, бу мөмкин түгел иде инде. Асия атналап югалып йөри башлады. Солтан Сабрияне сагынды, ул пешергән ашлар, чиста урын-җирләр исенә төште. Тик кире кайтырга көч таба алмады. Балалары төшләренә кереп, аны чакырдылар.

Берара югалып торгач, Асияне авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр иде. Солтанга хәбәр иттеләр. Асия соңгы минутлары җиткәнен сизенеп, язарга ручка, дәфтәр сорап алды: «Сабрия, сабыр дускаем, кичер димим, гаебем кичерерлек түгел. Мин синнән үлеп көнләштем. Синең гел елмаеп йөрүеңә ачуым килә иде, син бит сыер савып кергәндә дә елмая идең. Балаларыңа яңа сауган сөт салып биреп, аларның ничек авыз кырыйлары ап-ак булганын карап тора идең. Ә балаларың ничек матурлар иде! Мин гомеремне җилбәзәк булып үткәрдем, миңа шулай рәхәт иде. Солтанны да җиңел генә кулыма төшердем, теге көнне аның чәенә йоклата торган дару салып, үз яныма яткырдым. Ул мине син дип белде. Үземнең дә аннан балам булуын теләдем. Аны гел, безнең арадагы хәлләрне Сабриягә сөйлим, дип куркыттым. Ул бит сине югалтудан куркып, минем кармакка эләкте. Солтан һаман сине ярата, кичер син аны, аның гаебе юк. Сабрия дускаем, минем кызым туды, тик аны карап үстерә алмаячакмын, минем соңгы минутларым, бәхиллә, зинһар. Кызымны какмасаң иде, үз балаларыңа эчергән кебек аңа да сөт эчерсәң, бәлки, терелеп китәр. Хуш». Асия хатны Солтанга бирде һәм соңгы тапкыр Сөмбеләсен кочып үпте.

– Хуш, сабыем, бәхетле бул. Әниеңне кичер, үскәч, барысын да аңларсың,–дип күзен йомды.

Асияне җирләгәч, Солтан берара нишләргә белми аптырап йөрде. Бала тагын авырып китте. Менә инде хастаханәдән чыгып кайтып барышлары. Ни диярләр аңа, ничек каршы алырлар? Балалар үскәндер инде. Сабрия кайда икән? Сөмбелә тагын көйсезләнә башлады.

Солтан кыюсыз гына капкага тотынган иде, бикләнмәгән булып чыкты. Өй алдына кадәр тәмле аш исе таралган. Табын янында утыручылар, бала күтәреп кергән ирне күреп, өнсез калды. Балалар әтиләрен танымадылар, кыш бабай хатны ялгыш башка баланың әтисенә биргән, дип уйладылар. Тынлыкны Сабрия бозды, ул тиз генә урыныннан торып, баланы алды.

– Кая, кем килгән безгә? Тәти кыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, баланы чишендерде. – Ә әнисе кайда, Асия нигә керми? – Аннары Солтанга борылды. – Син тагын китәргә җыенмыйсындыр бит? Балалар, әтиегез бит бу, әллә танымыйсызмы?

– Асия юк инде, – диде Солтан, – ул беркайчан да кайтмас, – дип, хатны Сабриягә бирде.

Сабрия хатны укыгач, баланы алып, табынга утырды. Сабриягә карап, картлар тагын бер кат сокландылар.

«Мама, есть хочу», – дип, Сөмбелә дә табынга сузылды.

Барысы да җиңеп сулап куйдылар. Сәгать 12не сукты. Яңа ел бу гаиләгә шатлык, бердәмлек алып килсен, Сөмбелә дә әти-әни назын татып үссен иде. Ә урамда ап-ак кар ява да ява.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума