Яңа китап презентациясе

последние и лучшие новости искусства в мире

49-517 нче ноябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә В.Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары» - яңадан нәшер ителгән фәнни басмасының презентациясе узды. Чарада яңа китап авторы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов, фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова, рус тексты мөхәррире Бибинур Сабирова, Татарстанның, Төмән өлкәсенең галимнәре, музей, китапханә хезмәткәрләре һәм иҗат ансамбльләре катнаштылар.

Сәхнәдән Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин себер татарлары өчен мөһим вакыйганы оештыруда ярдәм иткән Төмән өлкәсе хөкүмәтенә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллегенә, Төмән шәһәре татарлары автономиясенә һәм себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде. Танылган журналист Бибинур Сабирова кереш сүзендә өлкәбездә милли китапханәләр булмавы, Төмән шәһәрендә бердәнбер үзәк китапханәдә милли бүлекнең ябылганы турында борчылып сөйләде. Сәхнәдән Вагай, Тубыл шәһәре һәм районнардан килгән китапханәчеләр үзләрендә нинди татар китаплар барлыгын, нинди газета-җурналлар яздырганнары турында мәгълүмат бирделәр. Вагай үзәк китапханәсенең Тугыз авылындагы филиалдан Гөлназ Хәбибуллина, Карагайдан - Лилия Кәримова фикерләре белән уртаклаштылар. Тубыл районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Зөлфирә Фазыйлова районда 27 китапханә барлыгы, татар телендә матур әдәбиятны яратып укучылар турында, яңа китапларны сатып алулары, китапханәгә бүләккә китерүләре турында сөйләде. Бибинур Сабирова татарларны дөньяга таныткан, искиткеч югарыга күтәргән В.Радлов турында чыгышын дәвам итеп, бүгенге көндә милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен борчылып яшәгән хөрмәтле галимнәребезне, китапның авторы, профессор, тел белгече, дөньякүләм абруйлы галим Фәрит Йосыповны сәхнәгә чакырды. Ул чыгышында фәнни экспедицияләр белән Төмән районының Кәешкүл, Аусак, Саз авылларында булган елларны сагынып искә алды. Галим: “Онытылмаслык очрашулар, гүзәл кешеләре, матур татар авылларыгел истә. Бу фәнни эшне себер татарлары галимнәре дәвам итәр дип ышанам. Себердә үзегезнең тел белгечләрегез, тарих буенча галимнәрегез, профессорларыгыз бар” - диде. Аннары яңа китапны тамашачыларга бушлай тараттылар. Китапның фәнни редакторы Фәнзилә Җәүһәрова Төмән өлкәсенең күп татар авылларында, китапханәләрендә булган, китапханәчеләр белән дә таныш икәнен әйтеп: ”Бу басманың искиткеч бер хикмәте бар. Монда әле бер генә дә китапларда булмаган әкиятләр бар. Әкиятләрнең асылында ислам дине ята. Монда ачылмас ишекләрне ача торган, уттан коткарырлык “Бисмилла”быз бар. Әкиятләрне укып динебезнең, иманыбызның көчен күрәбез. Хөрмәтле китапханәчеләр, китапханәләрегезгә кайтып әкиятләрдәге сюжетларны балалар белән сәхнәлштереп куегыз, ата-аналарны чакырып күрсәтегез. Себерчә сөйләшергә кирәк. Сезнең кулыгызда булган яңа китап - искиткеч байлык, сандык. Радлов тутырган сандык”, - дип сөйләде.

В.Радловның «Көньяк Себердә һәм Дзунгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара, Тубыл, Төмән татарлары кушылмалары” китабы 1872 елда Санкт-Петербургта Россия фәннәр академиясе тарафыннан бастырыла. Тел, фольклор, себер татарларының этнографиясен өйрәнүгә багышланган. Татар текстларны рус теленә тәрҗемә иткәндә сурәтләү чараларның милли колориты һәм информантлар сөйләменең грамматик, синтаксис тәңгәллеге сакланган. Бу диалектта берничә гасыр дәвамында (XXII-XX) булган үзгәрешләрне күз алдыбызга китерергә мөмкинлек бирә. Китап презентациясендә “Туган җир” журналы баш мөхәррире, тарихчы, этнолог Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева да чыгыш ясадылар.

Татар халкында бәйрәмнәр җырсыз булмый. Җирле артистларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барган чараны Җәгъфәр Касыймов, Әбүзәр Миннебаев, “Ак калфак” Тубыл хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыннан Айсылу Юнусованың чыгышлары, “Пышны”, ”Саз”, ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбльләре бизәде. Очрашу чәй табыны артында матур әңгәмәләр белән йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума