Яңа уку елы белән, дусларым!

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзем инде күп еллар лаеклы ялда булсам да, мәктәптә укыткан елларымны, укучыларымны, укытучылар коллективын сагынып искә алам. Беренче сентябрь иртәсе, җиз кыңгыраулы мәктәп елларым, укучыларым, үземнең балаларым әле күз алдымда. Укучыларымның күпчелге белән элемтә әле өзелмәде. Минем укытучы стажым 43 ел.

Төмән өлкәсенең, Тубыл районының саз ягында урнашкан Тәпкен башлангыч мәктәбе мөдире булып хезмәт юлымны башладым. Өч елга якын мәктәптә берүзем эшләгән елны Тәпкенгә эшкә Заһидә Уразмәтова килде. 1960 нчы елны гаилә кордык. Шулай итеп яңа укытучылар гаиләсе барлыкка килде. 1961 нче елдан Лаемтамак җидееллык мәктәбендә эшли башладык. Икебез дә читтән торып Тубыл пединститутында укыдык: Заһидә - филология, мин - физика-математика факультетында. Тормыш иптәшем - рус теле, әдәбияты, немец телен укытты, завуч, мәктәп директоры вазыйфасын үтәде. Мин - математика, физика, химия фәннәрен укыттым.

Бүгенге көндә без икебез дә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар. Тубыл шәһәрендә үткәрелгән милли-мәдәни чараларда актив катнашабыз, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлыйбыз. Милли, мәдәни тормыш яңалыклары турында өлкә газетабыз «Яңарыш»ны, «Без бергә»не укып беләбез. Соңгы елларны шигырьләр иҗат итү белән мавыгам. Шигъри юлларымда тормышым, шатлыкларым, кайгыларым, милләтем язмышы да чагылдырылган. Аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Белик туган телебезне

Һәр милләтнең яшәү сере
Туган телне саклауда,

Шул телдә сөйләшкәннәрнең

Ышанычын аклауда.

Туган телне ярату -
Милләт өчен җан ату;

Туган тел – ул милләт җаны,

Сакларга кирәк аны.

Татар теле - Тукай, Такташ,
Җәлил, Кәримнәр теле.

Милләтебез һәрвакыт бай
Күп төрле иҗат белән.

Аталганнарның гына бит
Һәрберсе нинди бөек,
Халык иҗатын аңларга
Туган телебезне белик.

Телебездән файдаланып,
Аны бары үстерик,
Милләтебез культурасын
Югарыга күтәрик.

Сабыйларны кирәк башлап
Өйрәтү ана телгә,
Гаиләдә сөйләшик без
Бары тик татар телдә!

Кирәкми безгә яшәргә
Башка телдән көнләшеп.
Милләтебезне кимсетмик
Урыс телдә сөйләшеп.

«Теле барның - иле бар,
Иле барның - көне бар»,
Милләткә булыр җинаять,
Кылсаң телгә хыянәт.

Данлы Себер илендә
Яшик, дуслар, гөрләшеп,
Аңлашыйк без үзара
Туган телдә сөйләшеп.

Сөнгатулла БЕКЕНИН, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума