#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яратам сине Вәчирем

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын hәм кадерле бу сүзләр. Безнең hәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый шул. Туган ягыбызның hәр сукмагы, hәр агачы, hәр авылы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр “әттә-әннә” дип әйтергә өйрәнгән вакытта ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар. Һәр кеше үз туган авылын ярата hәм кадерли. Мин дә бик яратам туган Вәчир авылымны. Минемчә, мондый матур авыл тирә-юньдә юк.

Монда искиткеч матур! Ә язгы вакытта ул бигрәк тә матур, агачлар яшәрә башласа, урманнарга чәчәкләрнең исләре тарала. Мин Вәчирне гүзәл табигате, матур болыннары, кырлары, урманнары өчен яратам. Авылымның елгасы - Алымка, без аның тәмле суын эчәбез. Авылымның күлләре дә бик гүзәл! Имтрә күле - Вәчирнең иң зур һәм киң күле. Аннан башка безнең - Оптылы күл, Кәм күл, Саз күл, Түм күл, Саең күл hәм башка күлләребез дә бар. Күлләрдә балыклар, урманнарда төрле хайваннар бар. Бервакытны без сыйныф белән урманга экскурсиягә баргач, анда тиен һәм куян күрдек. Төлкеләр дә, аюлар, бүреләр дә бар бездә.

Авылда яраткан гади халкым, чын патриотлар, авыл тарихын кадерли торган кешеләр яши. Авылда hәр кеше бер-берсен белә hәм алар туганнар кебек. Монда минем бөтен дусларым hәм туганнарым яшиләр. Мин тугызынчы сыйныфта укыйм, тиздән миңа да югары белем, һөнәр алыр өчен авылдан шәһәргә китәргә вакыт җитәр. Авылдан китү бик күңелсез булыр дип уйлыйм, чөнки мин авылыма бик тиз сагыначакмын. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә мин кайтачакмын. Чит җирләр ничек матур булса да, туган туфрак кешене мәңге үзенә тарта шул.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре минем иң яратканым. Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” повестенда туган җир тасвирланган урын минем күңелемә ошый. ”Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмер чак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләр эзеннән йөрим”, - дип әйтелә анда. Туган якта кешенең балачагы үтә hәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала. Ә ”яшел” сүзе “мәңгелек” дигән мәгънә, “яшәү” мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.

Минемчә, иң бәхетле кешеләр үз яраткан туган авылларында яшиләр.

Миңа да туган авылым булса, башка берни дә кирәкми. Яратам, бик яратам сине, туган авылым!

Риана БАРСУКОВА, 9 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836