#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яраткан балалар табибы” бәйгесендә җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

10-5Балаларның рәсемнәре буенча иң яхшы педиатрларны сайлаучы “Минем яраткан балалар табибы” бәйгесе Төмән шәһәрендә 10 елдан артык үткәрелеп бара. Быел жюри әгъзалары хөкеменә 335 рәсем тәкъдим ителде. Бәйгедә 2 яшьтән алып 17 яшькә хәтле балалар катнашып, куелган таләп-бурычларга бик җитди, зур җаваплылык белән караганнар. Рәсемнәрендә балалар үзләрен дәвалаучы апа-абыйларны сурәтләгәннәр, аларның нинди ягымлы, белемле, шәфкатьле, кыскасы, үз һөнәренең остасы булуларын күрсәтергә тырышканнар. Иң күп рәсемне шәһәрнең 17 нче һәм 1 нче поликлиниканың нәни пациентлары ясаган.

17 нче поликлиникага - 128 рәсем, ә 1 нче поликлиникага - 78 иҗади эш бүләк ителгән. Карандаш, фломастер, майлы буяулар белән ясалган һәм шулай ук пластилин, җепләр, башка табигый материаллар кулланып башкарган рәсемнәр хәзер шәһәр поликлиникалары стенасын бизиләр. Шул рәсемнәр бәйгесендә Төмән шәһәренең 1 нче поликлиникасында һәм шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә фельдшер булып эшләүче милләттәшебез Юлия Рабит кызы Алееваның җиңүчеләр рәтендә булуы безне бигрәк тә сөендерде. Бик яшь булуына карамастан, ул үзен белемле, тәҗрибәле табибә буларак танытып, коллегалары һәм пациентларының хөрмәтен яулап өлгергән.

Юлия Рабит кызы Вагай районы, Кече Кундан авылында Суфия Хәлит кызы белән Рабит Сафиулла улы Моратовлар гаиләсендә туа. Сабыр холыклы, эшчән ата-ана 4 баланы да үзләре кебек тыйнак, кешелекле, максатчан итеп тәрбиялиләр. Алар гаиләсендә һәрвакыт зурларга хөрмәт-игътибар, дуслык-татулык, тынычлык хөкем сөрә. Юлия 9 сыйныфта укыганда лаеклы ялга чыкканчы медицина өлкәсендә фельдшер булып эшләгән Кәшифә апасы Моратова кебек табибә булу турында хыяллана башлый. Ә инде 11 сыйныфны уңышлы тәмамлагач, әти-әнисенең фатихасын алып, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Биредә ул бик тырышып укый, бигрәк тә шифаханәләрдә узган практика дәресләрен ярата, хәтта шәфкать туташы булып эшләп тә ала. Кулына һөнәри таныклык алгач, Төмән шәһәренең 1 нче поликлиникасының педиатрия бүлегенә кичектергесез ярдәм күрсәтү фельдшеры булып эшкә урнаша. Күкрәнде авылы егете Роберт Ринат улы белән тормыш корып, кызлары дөньяга килә. “Поликлиникада 2014 елдан эшлим. Биредә миңа бик ошый, коллективыбыз дус, бердәм, ярдәмчелләр. 2017 елда декрет ялыннан чыккач, 9 нчы мәктәптә фельдшер вазифасын да башкарам. Миңа, гомумән, балалар белән эшләве бик ошый. Әлбәттә, җаваплылык зур, төрле хәлләр була, әмма мин һәр балага тиешле караш, мөнәсәбәт таба беләм. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Шул хәтле баланың тавыш бирүе мине бик тә шатландырды. Безгә чәчәк бәйләмнәре, дипломнар тапшырдылар”, - дип сөйләде Юлия Рабит кызы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836