#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәүлеләр дә сынатмандылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-815 февраль көнне Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале, “Халык сәнгате” һәм «Фольклор» район бәйгеләре район хакимияте, өлкә, район татар милли-мәдәни автономияләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты тарафыннан оештырылды. Авыллардан иртәрәк килеп җиткән кунаклар чара башланганын көткән арада фойеда һәр авыл мәдәният йорты кул эшләре һәм милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Ә концертлар залында аларны район хакимияте башлыгы урынбасары Марина Голева белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин җылы каршыладылар.

Балаларга алар уңышлы чыгышлар, жюри әгъзаларына – нәтиҗәле эшләп, яңа сәләт ияләрен табарга, ә ата-аналарга һәм җанатарларга сабырлык, күңелле ял теләделәр. Аннары тантананы алып баручылар ярышучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырдылар. Алар - Яркәү район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Оксана Морозова, район мәгариф идарәсе баш белгече Раиса Фомина, район хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы бүлеге җитәкчесе Тимур Котлыбаев, мактаулы мәдәният хезмәткәре Людмила Антипина, педагогик хезмәт ветераны Клара Хөсәенова иделәр. Шулай ук биредә тиздән өлкәдә узачак “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате» һәм “Фольклор” өлкә фестивальләренең гала-концертларында чыгыш ясарга лаек булучыларны сайлап алу максаты белән татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов һәм өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә тагын ике жюри комиссиясе эшләде. Сәнгать осталары тамашачыларга рухи байлык, күңелле кәеф бүләк итеп 3 сәгатьтән артык ярыштылар. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада, нәтиҗәләрне көтү минутларын кыскартып, Яркәү җиренең җыр-биюгә сәләтле балалары матур концерт тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләр исемлеге әзер булганнан соң, катнашучыларның һәркемен аерым сәхнәгә чакырып дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Вокал һәм хор жанры буенча 1 урын – “Салават күпере” (Яңа Кәешкүл авылы), 2 урын – Алинә Зәйнетдинова (Яркәү), 3 урын – Кристина Ефимовага (Яңа Александровка) бирелде. Вокал буенча 1 урынга – Снежана Мәүлетова (Сорокино), 2 урынга – Имилина Ибраһимова (Гилево), 3 урынга – Айдар Абдразаков (Яңа Кәешкүл) чыктылар. Бию буенча 1 урынны – Азалия Фәезова (Кызылъяр), 2 урын – Юлия Корианова (Кызылъяр), 3 урын – “Отрада” бию (Яңа Кәешкүл) һәм “Йолдызлык” (Кызылъяр) бию ансамбльләре алдылар. Фольклор номинациясе буенча Кызылъяр мәктәбе укучылары 2 урын алдылар. Нәфис сүз осталары ярышында 1 урынга - Диана Ярмөхәммәтова (Иске Александровка), 2 урынга – Алим Газизов (Яңа Кәешкүл), Арина һәм Данил Бобовлар (Яңа Кәешкүл), 3 урынга – Рузия Хәмидуллина (Кызылъяр) лаек булдылар. “Халык сәнгате” бәйгесендә мөнәҗәт башкаручы Фатыйма Ибраһимова (Бурбар) 1 урынга чыкты. Нәфис сүз остасы исемен Розалия Александрова (Тархан) алды.  Вокал-хор номинациясендә “Туган тел” (Яркәү) – 1 урын, “Ләйлә” фольклор ансамбле (Шатан) - 2 урын, “Чишмә” ансамбле (Тархан) 3 урынны яуладылар. 9-10Иң оста җырлаучылар дип Илдус Галиев (Сорокино), Сатимә Абдуллина (Сорокино) һәм Джулия Басыйрова (Шатан), Руфат Садыйков (Тархан), Альвина Вәлиева билгеләнделәр. Уңган хуҗабикә исеменә Яркәү авылында яшәүче Хәлидә Нигъмәтуллина лаек булды. Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы гала-концертында катнашырга Снежана Мәүлетова һәм Айдар Абдразаков сайландылар. Чарага нәтиҗә ясаган жюри рәисе Тимергали Мирасов катнашучыларның костюмнары яңара, тагын да матуррак бизәкләргә баюына басым ясап, балаларның сәхнәдә үзләрен кыюрак тотуларын, җитәкчеләре алар белән ныклап эшләгәннәре, яхшылап әзерләнгәннәрен билгеләп үтте һәм авылларда вокал буенча белгечләр җитешмәвенә борчылып, район хакимияте вәкилләренә бу проблеманы чишү юлын карарга киңәш итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836