#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәү районында

последние и лучшие новости искусства в мире

9-913 февраль көнне Яркәү мәдәният йортында “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләре узды. Чарага әзерлек, элекке еллардагы кебек, югары дәрәҗәдә булуы, бинаның ишеген ачып керүдән үк күренде. Фойеда һәр авыл хакимияте декоратив-кулланма сәнгать һәм татар халык ашларыннан күргәзмәләр оештырган иде. “Туй табыны серләре” дип аталган күргәзмәдә тәкъдим ителгән ризыклар татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәниятенең үзенчәлекләрен күрсәтеп, үзләренең төрлелекләре, матур бизәлешләре, күркәмлелекләре белән кунакларны сокландырдылар. “Әбием сандыгы”ннан алынган яулыклар коллекциясе, кул эшләре дә тамашачыларның игътибарын үзенә тартты.

Бәйгенең тантаналы өлешендә район башлыгы урынбасары Любовь Полякова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Нурания Шарыгина кунакларны бәйрәм белән котлап, ярышучыларга уңышлы чыгышлар теләделәр. Сәләтләренә бәя бирүче жюри рәисе - “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек җитәкчесе Гөлниса Фәхретдинова, әгъзалары – Любовь Полякова, Нурания Шарыгина, Яркәү балалар мәктәбе директоры Оксана Морозова, педагогик хезмәт ветераны Клара Хөсәенова, район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Кокорина, балетмейстер, “Калинка” ансамбле җитәкчесе Елена Семенова билгеләнделәр. Шул ук вакытта Төмән шәһәреннән махсус килгән 2 төркем жюри “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” өлкә гала-концертында һәм өлкә “Фольклор” фестивалендә катнашырга лаек кандидатларны сайладылар. Һәм, ниһаять, һәркем дулкынланып көткән бәйге башланып, бер-бер артлы сәхнәгә иҗади коллективлар, җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр чыга тордылар. Тамашачылар һәр номерны рәхәтләнеп карап, көчле алкышларга күмделәр. Ә жюри әгъзаларына иң осталарны сайлап алуы бик җиңел бирелмәде. “Таң йолдызы”нда 1 урынны җыр буенча - Рузия Хәмидуллина (Кызылъяр), нәфис сүз остасы номинациясендә - Азалия Мәдиева (Ваңгы), биюдә – “Калинка” ансамбле (Яркәү), фольклор буенча - Регина Мостафинага бирделәр. “Халык сәнгате” бәйгесендә җыр-хор сәнгате номинациясе буенча “Туган тел” (Яркәү авылы) ансамбле, Илдус Галиев (Сорокино авылы), фольклор буенча Фатыйма Ибраһимова, театр сәнгате жанрында “Илһам” (Кызылъяр авылы) студиясе, халык биюе - Милена Рамазанова (Яңа Кәешкүл авылы), декоратив-кулланма иҗат буенча Усть Тәүде осталары 1 урыннарны яуладылар. “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” өлкә фестивальләре гала-концертына “Калинка” бию ансамбле (Яркәү), Аделина Даминбаева (Яркәү), Снежана Мәүлетова (Сорокино), “Туган тел” ансамбле, ә “Фольклор” өлкә фестиваленә Регина Мостафина (Яркәү), Фатыйма Ибраһимова (Бурбар), Хәлилә Ибраһимова (Карбан) чакыру алдылар. Чарага нәтиҗә ясап өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов: “Яркәү мәдәният йортына без һәрвакыт бик теләп киләбез, чөнки биредә авыл һәм район хакимияте, мәдәният, мәгариф бүлеге, 9-12район татар автономиясе хезмәткәрләре бердәм, ярдәмләшеп эшлиләр, булган проблемаларны уртага салып чишәләр. Моны без бүген дә күрдек: жюри әгъзалары өчен катнашучылар исемлеге бар таләпләр буенча төгәл төзелгән, бер артык, түбән дәрәҗәдә әзерләнгән номер булмады, чөнки сайлап алу туры уздырылган. Шулай ук музыка аппаратуралары да сынатмадылар. Сәләтле балалар саны арта, бу инде бик яхшы, димәк, балалар белән белгечләр эшлиләр. Аннары шуны да билгеләп үтәргә кирәк: район бәйгесенә бәя бирүче жюри әгъзалары белән мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Геннадьевна Батуринаның һәр чыгыш ясаучы якташы өчен җан атып утырулары безне аеруча сокландырды. Аларга чын йөрәктән рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836