#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь барса да, йөрәк картаймый

последние и лучшие новости искусства в мире

6-3Бу көннәрдә Рауды авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлҗиһан Сафа кызы Сичбакова 80 яшьлек юбилеен каршылады. Бу зур һәм тату гаиләнең олы куаныч-шатлыкларын бүлешергә Ялутор районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Вера Вахменина, авыл инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зәйтүнә Корманова һәм Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре дә килделәр. Һәм котлау, данлау, соклану, изге теләкләр һәм бүләкләр тапшырулар күчмә мәдәният комплексы артистларының матур җырлары, биюләре, уен-көлкеләре белән үрелеп барды. Гөлҗиһан апа бигрәк тә оныклары, нәбәрәләре тәбрикләгәнен дулкынланып кабул итте, ә алар уңган һәм сөекле әби-картәбинең барысы 24 кеше.

Гөлҗиһан Сафа кызы хезмәт юлын 14 яшьтә башлап җибәрә. Хезмәт кенәгәсендә аның туган колхозында эшли башлаганы һәм, лаеклы ялга китү сәбәпле, эштән китүе генә күрсәтелгән. 19 яшендә тормышка чыгып, хәләл җефете белән 59 ел бик тату гомер кичереп, 5 кыз һәм 2 егет үстерәләр. Гаилә тормышы турында Гөлҗиһан апа: “Күп балалы ана булырга үзем теләдем һәм беркайчан да үкенмәдем. Аларның ничек үсеп, туган нигездән китүләрен белми дә, күрми дә калдым дияр идем. Бала бит ул ир белән хатынның мәхәббәт җимешләре, мин әле дә нарасыйларны кочагыма алып, сөеп-иркәләп алырга яратам. Зур һәм дус гаиләбез булганга бик шатмын”, - диде. Шул чак аның горурлык һәм бәхет хисләреннән күңеле тулып, күзләрендә яшьләр чагылып үтте... Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Өлкән буын кешеләре белән үткән тормышлары турында бер утырып сөйләшүләр дә ни тора ул! Халык бик дөрес әйтә, тормыш кичү – аланлыкны әйләнеп чыгу гына түгел шул. Бигрәк тә сугыш елгы балаларына тормышның бөтен авырлыкларын күрергә туры килде. Аларның яшьләребезгә әйтер акыллы сүзләре, файдалы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре бар. Чөнки алар җилкәсендә күпме тормыш тәҗрибәсе, күпме асыл әхлак сыйфатлар, акыл хәзинәсе. Вакытында шуларны үзебезгә сеңдереп, тормышта дөрес куллана алсак, күпме ялгыш адымнардан саклана, әллә нинди проблемаларны җиңел чишә алачакбыз. Дөнья шулай төзелгән, картлык берәүне дә читләп үтми ул. Әгәр безне дә балаларыбыз олыгайган көнебездә хөрмәтләсеннәр дисәк, бүген без өлкәннәребезгә ихтирам, игътибар күрсәтеп, мәрхәмәтле булып, ярдәм итеп яшәргә тиешбез. Нәкъ шулай без яшь буынга үрнәк күрсәтәбез”, - диде. Һәм кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Зәйтүнә Кормановага рәхмәтен белдерде. Юбилей кичәсендә кунак булган Вера Вахменина да үзенең кичерешләре белән бүлешеп: “Мондый күңелле бәйрәмдә булып татар халкының милли ризыклары, гореф-гадәтләренә һәм милли рух, милли колорит белән төзелгән концерт программасын карап таң калып утырдым”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836