#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь барса да, күңел һич тә картаймый

последние и лучшие новости искусства в мире

24-12Өлкән яшьтәге хөрмәтлеләребезнең сәләтләрен, осталыкларын ничек тикшерергә? Ничек аларның тормышларын яктырак, кызыклырак итәргә соң? Баксаң исә, безнең әбиләр барысын да булдыралар, һәр эшкә осталар икән. Һәм аларның тормышларын кызыклырак итәргә күп тә кирәк түгел – бары тик алар өчен бәйрәм уздырасы гына. Бу көннәрдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте, шәһәр үзәк округының беренче иҗтимагый ветераннар оешмасы һәм Төмән шәһәре яшьләре хакимияте җитәкчелегендә нәкъ менә шундый чара оештырылды.

Олы яшьтәге апа-әбиләр чынлап та аш-су, сәнгать осталары булып чыктылар. Моны алар “Җан җылысы белән башкарылган” дип аталган күргәзмәгә 30га якын иҗади кулланма-сәнгать эшләре һәм шул ук хәтле тәмле, аппетитлы ризыклар “Тәм белән ясалган” кулинария-шоуга тәкъдим итеп дәлилләделәр. Бу күргәзмәләр бәйрәм программасының төп вакыйгасына әверелде. Аннары ветераннар яшь шагыйрьләр, җырчылар катнашында матур концерт карадылар. Алар әле “Нинди көй икәнен бел”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Рәсем яса” “Ашап кара” дигән бәйгеләрдә көч сынашып, мастер-классларда катнаштылар. Кыскасы, бәйрәм чарасында өлкән буын вәкилләре үзара аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, яшь волонтерлар - Төмән урман хуҗалыгы техникумы студентларыннан позитив һәм күтәренке кәеф алып, яшәү дәртен арттырдылар. Ә жюри әгъзалары әлеге бәйгеләрдә катнашучыларның эшләрен карап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар арасында безнең милләт әбиләре – Рузанна Якубова, Баян Ташкалова, Алия Мортазина да Мактау кәгазьләре, бүләкләргә лаек булдылар.

Гомумән әйткәндә, бәйрәм бик күңелле узды. Бу фикерне шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Сергей Молин һәм “Илһам” оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин да чыгышларында расладылар һәм оештыруда теләктәшлек, матди ярдәм күрсәткәннәргә, шәхсән шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчесе, хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836