#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшь буын”га – 15 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8Май ахырында Төмәннең шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Программа буенча бирегә килүчеләрне музей хезмәткәре Нәсия Уразова музей бүлмәләре буенча экскурсия ясап, себер татарларының һәм бохарлыларның тарихы, тормыш юллары турында сөйләде. Икенче катта ”Яшь буын” оешмасына адресланган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле кубоклар да урын алган иде.

Чараның беренче өлеше - Түгәрәк өстәл булды. Оешма җитәкчесе Фәрит Корманов юбилей кичәсенә килүчеләрне сәламләгәннән соң, “Яшь буын”ның кайчан оешканлыгы, яшьләр белән нинди эшләр алып барылганлыгы турында таныштырып китте.

Энергиясе ташып торган җитәкче яшьләр белән авылларга чыгып, дискотекалар, концертлар, спорт ярышлары - мини-футбол, волейбол буенча турнирлар, бозда шуу, төрле иҗади кичәләр үткәрә. Ул шулай ук “Чәк-Чәк пати”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” конкурслары, сабантуйлар үткәрүдә дә иң актив катнашучыларның берсе. Өлкә “Яңарыш” газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Газетаның 20-еллык юбилее уңаеннан, өлкәбездәге авылларга чыкканда, Фәрит бөтен эшен ташлап, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торды. Татарстан белән тыгыз элемтәдә торуын күздә тотып, 2010 елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, 2012 елда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында 10 елдан артык яшьләр белән актив эшләр алып барганы өчен хөкүмәт хаты да тапшырыла әле аңа.

Яшь буынлыларны котларга дип Екатеринбург шәһәреннән - “Яшен”, Чиләбедән “Берлек” яшьләр оешмалары, шулай ук төньяк шәһәрләре - Түбән Варта, Лангепастан да дуслары килгәннәр иде. Алар үзләренең җылы теләкләрен, озак еллар Фәрит белән һәрвакыт элемтәдә булып, аралашып яшәүләрен сөйләделәр һәм истәлеккә дип алып килгән бүләкләрен дә тапшырдылар.

Оешманың беренче көннәреннән үк иң актив әгъзасы Вәкил Тилимбаев спорт өлкәсендәге казанышлары, башка төбәкләрдәге яшьләр оешмалары белән элемтәләр булдыру һәм ныгытуларын сөйләде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше - концерт программасы һәм тәбрикләүләр иде. Шәһәр Думасы депутаты Д.М.Абукин, шәһәр хакимиятенең спорт һәм яшьләр департаменты директоры урынбасары С.В.Субботина, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова оешманың ирешкән уңышларын барлап Ф.Кормановка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фәрит бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйровка, ООО “Севершина” генераль директоры Ринат Садыйковка, Динар Абукинга, шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримовага рәхмәтләрен белдерде.

Яшь буынлыларга изге теләкләр юллап, яңадан-яңа уңышлар, тагын да озак еллар эшләргә язсын диясе генә кала.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836