Материалы

Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайда гына йөрсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, ниләр генә уйласак та, балачак еллары сагындыра, искә төшә. Эссе көннәрдә Иртеш елгасында су коенган чаклар, урманга косык (эрбет чикләвеге) сугарга йөргән вакытлар, 5-6 чакрым ераклыкка җәяүләп барып, балан сындырып чүпләгән еллар артта калды.

Тормыш өермәсендә әйләнеп яшәгәндә ниләр генә кичермибез, ләкин түзмичә булмый, сынауларсыз тормышыбыз да бармый.

- Хәлең ничек? – дип сорасалар.

- Әйбәт, - дип тешемне кысып җавап кайтардым. Тормыш юлымда ниләр генә булмады, ләкин уфтанырга юллар куймадым. Чәйнәделәр, ялгызлыкта яна дип кайберәүләр шатландылар, ләкин мин ялгыз дип үземне сизмим, янымда - балаларым, кызларым, туганнарым һәм иң якын дусларым. Авыр вакытлар инде онытыла башлады, инде яшәеш чорында үткән матур мизгелләрне искә алыр чаклар гына калды.

Яшь чакларның матур истәлеге беркайчан да онытылмый икән. Картлык көне ишеген ачып каршы алырга әзерләнеп тора. Без, 1948-1949 елларда туганнар, инде җитмешне тутырып, ә берәүләребез җитешеп киләләр.

Без, күпләр, авыл кызлары һәм малайлары идек. Үсеп җиткәч, як-якка - дөньяның төрле почмагына таралыштык. Икенче Вагай сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, әкияттәге кебек өч кыз – Суфия, Әнисә, Нәсимә һәм өч малай – Миллинур, Рифгать, Тәвриз Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә укырга бардык. Авылда барлык фәннәрне татарча үзләштергән идек, ә шәһәрдә рус телендә укый башладык. Башта кыен булды, тырыштык. Әнисә белән икебез тугызынчы классны гел дүртле һәм бишле билгеләренә укыдык, чөнки безгә тирән белемле, күренекле укытучылар белем бирделәр. Класстан тыш эшләрдә актив катнашып яшәдек. Дамир абый һәм Фаягөл апа Шардиновлар оештырган “Яшьлек” ансамбле составында төрле авылларга концертлар белән йөрдек.

Безгә, читтән килеп укыганнарга, укытучыларыбыз әни кебек якын иделәр. Алар безнең өчен иң кадерле кешеләр булып, йөрәк түребездә сакланып калдылар. Без аларга рәхмәтле. Форсаттан файдаланып, 15 нче мәктәбебезне 100 еллык юбилее белән котлыйм. Укытучыларга иҗади уңышлар теләп, укучылары тыңлаулы, тәртипле булсын дигән теләктә калам.

Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга кереп рус әдәбияты укытучысы дипломын алып, мәктәптә намус белән озак еллар хезмәт иттек.

Яшьлек дустым, хезмәттәшем, авылдашым Әнисә Хисмәтулла кызы Камалетдинова әнисе һәм әтисе кочагында иркәләнеп үсте, алар җылысын тоеп озак еллар яннарында яшәде. Әнисә гаҗәеп сөйкемле, нурлы йөзле хатын-кызларның берсе, игелекле эшләр эшләп, матур гына яшәп җитмешкә җитте. Туган авылыбызда яшьлеге үтте, эшләде, яшәде. Укытучы, мәктәп директоры, авыл советы рәисе булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп, намус белән үтәде. Бик күп еллар халыкка хезмәт итте. Хәзерге көндә дә һәркемгә булышып, аралашып, акыллы киңәшләр биреп яши. Әйтерсең, бөтен авыл аның туганы.

Ул кунакчыл, түземле, оста оештыручы, нәфис сүз остасы, көчле, моңлы тавышлы җырчы, оста биюче, эшчән, чисталыкны, пөхтәлекне ярата, оста хуҗабикә, кадергә, хөрмәткә лаеклы әни, нәнә, картнәнә.

Классташым, күршем, авылдашым – Миллинур Бәтретдин улы Хәбибуллин белән Икенче Вагай – Тубыл юлын бик күп еллар бергәләп таптап йөрдек.

Укытучы гаиләсендә туып-үсте, дүрт кыз арасында бер малай. Матур, бөдрә чәчле, нурлы йөзле, тәмле телле, кешелекле егет иде. Мәктәптә бик яхшы укыды, белемле булды. Укып бетергәч, эшләргә Төмән шәһәренә юл алды. Анда мәхәббәтен табып, бик матур гаилә корып тату гына яшәде. Озакламый малайлары Марат туды. Җеп нечкә җиреннән өзелә, дигәндәй, каты авырып, кинәттән Миллинурын ялгызлыкта калдырып хатыны Розасы яшьли генә дөнья куйды. Озак вакыт кайгы-хәсрәткә күмелеп, йөрәге утта янып, ышанмыйча яшәде ул. Тормыш дәвам итә, бер-бер артлы еллар үтә, аңа уралып гомеребез үтә. Хәзерге көндә баласы белән аның хөрмәтендә яши.

Барлык октябрь аенда туган классташларымны юбилейлы гомер бәйрәмнәре белән котлап сәламәтлек телим. Сәламәтлекнең эчендә барысы да бар.

Дусларым, классташларым! Гомер юлын әҗәткә алып булмый, шуның өчен булганына риза булып, тәмле ашап, күңелгә килгәнен киеп, аралашып, күрешеп, дин юлына басып, бер-беребезгә яхшы теләкләр теләп, балаларбызга булышып, телебезне өйрәтеп, калган көннәребезнең тынычлыкта үтүен теләп яшик.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума