#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшьлеккә сәяхәт” юлда

последние и лучшие новости искусства в мире

11-25 нче март көнне “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле Сөнгатулла Бекенинның иҗади хезмәтенә багышланган концерт программасы белән сазлар эчендә утырган Лаемтамак авылында чыгыш ясады. Аның 43 еллык укытучылык хезмәте Тәпкен һәм Лаемтамак авыллары белән бәйле. Ул биредә үзенең тормыш юлдашы Заһидә Уразмәтованы очратып, гаилә корып җибәрә һәм ике егет, бер кыз үстерәләр. Сөнгатулла скрипкада оста уйный, нәфис сүз жанры белән мавыга, лаеклы ялга чыккач, шигырьләр яза башлый, җырлар иҗат итә һәм аларга музыка да яза.

Авылга килеп керү белән безне кунакчыл хуҗалар – клубның мәдәни оештыручысы Вилдан Мәмәтгалиев һәм китапханә мөдире Равия Аллагулова сый тулы өстәл артында кайнар чәй белән каршы алдылар.

Кичәне сүз остасы, җырчы, биючебез Римма Шәрипова йөрәкләргә үтемле җылы сүзләре белән ачып җибәрде. Ансамбль башкаруында “Очрашу җыры”, “Карауҗа авылы көе”, С.Бекенин язган “Бәхет юлы” җырлары яңгырады.

Кичә барышында Сөнгатулла Бекенин үзенең һәрьяклы талантын күрсәтте. Аның башкаруында үзе иҗат иткән “Сагынам торган ягымны”, “Картаямыни йөрәк”, “Җырлар минем очар канатым” җырлары, тормыш юлдашы Заһидә белән башкарган “Әйтмә син авыр сүз” җыры, “Хәтеремдә”, “Быел әллә нишләдем” исемле шаян шигырьләре, скрипкада татар көйләренә попурри авыл халкы күңелендә тирән тойгылар уятты, алкышлар яңгырап кына торды.

Ансамбль әгъзалары Римма Шәрипованың “Яшь гомер ике килми”, “Син кояшым минем”, Мәфрүзә Мортазинаның “Зарланмагыз тормышка” шигырьләрен тамашачылар җылы каршыладылар.

Җырчыларыбыз һәм ансамбль җитәкчесе Роза Яхина, төрле регион һәм Россия күләмендәге конкурслар лауреаты Хәсән Хучашев, Мәфрүзә Мортазина, Клим Садыйков тамашачыларыбызны халык һәм җирле шагыйрь, композиторларыбызның җырлары: “Сөйләш, әнкәй”, “Агым су”, Бәгырькәем”, “Иртеш буе”, ”Җизнәкәй” белән таныштырып киттеләр. Кичәдә тагын ансамбль башкаруында “Җаныкай”, “Гармунчы булсын ярың”, “Тау чишмәсе” җырлары да яңгырады.

Концертның ахырына “Туган җиремә” һәм “Аллага шөкер” җырлары йомгак ясадылар. Алып баручыбыз Римма: “Хөрмәтлеләребез, сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез! Концертыбызга килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып якыннарыгызны сөендереп, озак яшәгез! Туган телебезне онытмагыз, ул безнең йөрәк түребездә булсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Сау булыгыз!” - дип тәмамлады.

Тамашачылар алкышлар белән артистларны озак җибәрми тордылар. Фәрзәнә Барсукова, Илшат Абдуллина, Зөлфия Юмадеева, укыту бүлеге мөдире Алсу Акбердеева: “Концерт халыкка яшьлек елларын искә төшерде”, - дип, саф күңелдән тирән рәхмәтләрен белдерделәр, һәрберебезгә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аш өстәленә чәйгә чакырдылар. Җылы каршы алуларына барыбыздан зур рәхмәт!

Шул ук вакытта Тубыл район мәдәният комитеты җитәкчеләре Римма Бизина һәм Анатолий Зыряновка транспорт белән тәэмин итүләренә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле коллективы исеменнән
Клим САДЫЙКОВ, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836