#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьнәп үткән яшьлек елларым, кайда сез?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу язмамны зур ихтирамга лаек булган укытучы апага багышлыйм.

Укытучы, ана! Шифалы кояш нуры кебек ул яшь буын өчен, аларның киләчәге, бәхетле тормышы, киләчәк буынга белем бирү бурычы өчен бөтен гомерен, саулыгын, вакытын, яшьлеген бирә.

Укытучы эшен, ана исемен бернинди дә башка нәрсә белән алыштырып булмый бит.

1938 елның 8 март көнендә Сәлах бабай белән Мәрвәр апай гаиләсендә түп-түгәрәк бер матур кыз бала дөньяга аваз сала. Нәселебез нык, таза, матур булсын дип, аңа Галиябану дигән исем бирелә. Ул әнисенең ярдәмчесе, киңәшчесе, сабыр, тырыш бала булып үсә.

1944 ел, авыр сугыш бара. Әтисе сугыш кырында Ватан өчен көрәшә, ә әнисе Мәрвәр апай тыл фронтында көне-төне кырда эшли.

Шул ук елны 1нче класска укырга керә, ә өйдә - ике кече сеңлесе. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлагач, 1951 елда Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенә 8нче класска укырга керә.

1958 елда Тубыл пединститутыннан соң, Вагай районы, Егаер башлангыч мәктәбенә укытучы булып билгеләнә. Монда ул үзенең гомерлек иптәшен очрата. (Кызганычка каршы, ике баласын калдырып, Рифхать абый яшьли генә фани дөньядан китә).

1959 елдан 2006 елга кадәр ул туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Апа укытучы гына түгел, җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Белем бирде, тәрбия эшенә зур игътибар итте. Район татар һәм әдәбият укытучыларының методик эшенең җитәкчесе булды, районда һәм өлкәдә беренче урын алган кабинет-лаборатория ясады.

1964 елдан ялга чыкканчы директор урынбасары вазифасын үтәде, эшкә намус белән карады, җиренә җиткереп үтәде, тынгысыз җанлы укытучы булды. Эшкә иртә белән килде, кич кенә кайтты. Таләпчән, коллегаларына, яшьләргә ярдәм кулын сузды.

Апа ике бала анасы, аның оныгы һәм оныкчыгы бар. Бүгенге көндә балаларының терәге, ярдәмчесе, сердәше. Дуслыкның, туганлыкның кадерен белә, киңәш бирергә дә вакыт таба.

Хәзерге көндә дә ул тик утырмый. Җәй көннәре төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр утырта, өй алды төрле чәчәкләргә күмелә. 48 еллык педагогия хезмәтенең нәтиҗәсе: “Мәгариф отличнигы”, “Хезмәт ветераны”, өлкә мәгариф департаменты, район, мәктәп дәрәҗәсендәге грамоталарга лаек булган тәҗрибәле укытучы.

Галиябану беркайчан да гомерен тиккә узды дип зарланмый. Аны укучылары, коллегалары, туганнары зурлап эзләп керәләр, аралашалар. Мәктәптә ул һәрвакыт зур кунак.

Әнисә КАМАЛЕТДИНОВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836