Материалы

Ятимнәрне кыерсытмагыз

последние и лучшие новости искусства в мире

46 яшемдә дүртенче мәртәбә әни булганым өчен мин Аллаһыма рәхмәтлемен. Без авылда яшибез. Ирем механизатор булып эшләде, мин – акушер. 3 балабыз туды: 2 малай, соңгысы кыз иде. Аларның үсеп, укып чыгып, таралышып киткәннәре сизелми дә калды. Олы малай һәм кызыбыз минем сукмактан киттеләр – медицина өлкәсен сайладылар. Уртанчы малаебыз – төзүче. Өйдә үзебез генә калдык. Ирем балалар йортыннан бер ятимне алып кайтырга тәкъдим иткән иде. Аны үземнекедәй кабул итә алмам дип курыктым, риза булмадым. Бервакыт минем вазифам кыскарып, эшсез дә калдым. Тагын тәрбиягә бала алу турында сүз кузгалды. Мин опека үзәгенә киттем. Җыясы документлар исемлеген биреп, интернаттан бала эзләргә кушылганнан соң, көн саен без ятим балалар янына бардык. Барлык сабыйларны карап чыксак та, күңелем гел кечкенә Наил янына тартыла иде. Кәгазьләрне җыясы җиңел булмады, тик бу сөйкемле баланы кемнеңдер алып китү мөмкинлеге булуы тагын да авыррак иде.

Ниһаять, без яңа туган балалар йортында. Һәркайсына бүләкләр алып, бина эченә үттек. Директор һәр төркемдәге нәниләрне күрсәтеп чыкты. Ә минем йөрәгем дөп-дөп тибә, калтыраган аякларым Наилемә таба атлый. Ул тиз генә тәрбиячесе артына яшеренеп куйды. Куркыныч булып китте: без аңа ошамадык шикелле. Тәрбияче киңәше белән бирелгән шоколадка үрелгән сабыемны кочаклаганда бәреп чыккан яшьләрем, йөрәгемдә урын алган мәхәббәт хисләре ташкын булып ургылдылар. Минем, ник мин синең яныңа килергә ризалашмыйчан йөрдем, минсез ничек яшәдең син, дип кычкырасым килде. Әйтерсең, мин аны табып, 2 ел да 10 айга калдырып киткәнмен. Башка тәрбиягә алучы әниләрдә мондый хис буламы икән, белмим, мин үземә гаҗәпләндем.

Менә шулай 4нче балам туды. Шул көнне үк Наилне безгә бирмәделәр, 10 көннән соң, Яңа елга килергә куштылар. Бу 10 көн эчендә мин шулкадәр борчылдым, берничә тапкыр директорга шалтыратып, аны беркемгә дә бирмәүләрен үтендем. Кирәкле әйберләр алып, дулкынланып аның янына килдек. Кызыбыз да бергә барды. Ә ул безне күрүгә, әти-әни, дип йөгереп килде. Шулкадәр сөйкемле, аксыл йөзле, кечкенә (1,5 кг авырлыкта туган) бала иде ул.

Хәзер инде аңа 7 яшь. Ул мәктәптә укый башлады. Беренче көннәрдә йоклата алмый идек. Ирем зур йомшак уенчык биргәч кенә, аны кочаклап йокыга китә иде. Судан бик курка иде. Мине бер дә яныннан җибәрмәде, әнисез калырмын, дигәндер инде. Урамда да кулыма менә. Шуннан тормыш иптәшем, җитәкчеләрдән рөхсәт сорап, йортыбыз янында таганлы, комлыгы һәм башкалары булган балалар мәйданчыгы ясады. Шунда башкалар белән бергәләшеп уйнарга өйрәнде. Әкренләп кызыма, абыйларына, әтисенә, әбисенә ияләште. 5 яшендә әтисе белән балыкка бергә йөриләр иде инде, ул аны тракторга утырта.

Ел саен сәламәтлеген тикшертәбез. Аның өчен нык борчыла идек. Балалар бакчасына бирергә дә авырсынган идем. Тик педиатр бу эшне кызулатырга кушты. Чөнки сабый 3 яшендә 5-6 сүз генә әйтә ала, үсеше тоткарланган. Даими табибларга күрсәтү, дәвалаулар кабул итү, төрле китаплар уку үзенең нәтиҗәсен бирде – 7 яшенә ул инде яшьтәшләреннән калышмый иде. Хәзер инде күзләрен дәвалап бетерәсе генә бар.

Мөселман йоласы буенча, алып кайтуга аңа исем дә куштырдык, барлык дус-туганнарыбызны чакырдык.

Психолог даими күзәтеп торды. Бервакыт ул: “Балагыз үзен тәрбиягә алуыгызны беләме?” - дип, мине уйга калдырды. Шуннан соң, җайлап кына, аның еракта икенче әнисе, әтисе булуын да аңлаттым. Алар белән үзебезнең дә очрашып, күрешү, сөйләшү теләге туды. Бу хыялыбыз да чынга ашты. Башта Наилсез генә, соңыннанрак аның белән бардык. Әнисе урында гына ята, авырый иде. Аның белән сөйләшә алмадык, әтисе, 17 яшьлек абыйсы белән таныштык. Туганнары турында сораштык. Алар, аның әнисенең сәламәтлеге булмау сәбәпле, баланы үзләре тәрбияли алмауларына бик кыенсындылар. Әтисе 11 балалы гаиләдә үскән икән, тормыш иптәшемнең дә бертуганнары 12әү. Менә никадәр зурайды гаиләбез. Сабантуйда кайберләре белән күрештек тә әле.

Наилне дә үз балаларыбыз кебек итеп тәрбияләрбез. Яхшы кеше булып үссен.

Җәмгыятьтә балалар йортында тәрбияләнүчеләргә икенче сортлы итеп карау гадәте бар. Ятимнәрнең үзләре дөньяга килгәнгә бернинди гаепләре дә юк, алар да җылы карашка, яхшы мөнәсәбәткә мохтаҗ. Пәйгамбәребез Мөхәммәт тә (с.г.в.): “Җәннәттә бер йорт бар, ул Шатлык йорты дип атала, анда ятимнәрне шатландыручылар гына керә ала”, - дип әйтә. Мөселманнар ятим калган туганнарын приютка бирмәгәннәр, кызы үлгәннән соң, әбием аның биш баласын тәрбиягә алган. Алай да, балалар йортларына татарлар эләкми, дип әйтеп булмый.

Миңа да, әнисен тапкансың бит, бир үзләренә, диючеләр бар. Әнисе сәламәт булса, уйлап карар идем. Ә болай без аны яратып тәрбияләп үстерәчәкбез.

Бу язманы укып, күңелегез йомшап, бәлки балалар йортыннан ятим сабыйны аласыгыз килер. Бәлки, аларга ярдәм итәрсез, яки икенче сортлы итеп кимсетмәсәгез дә, мин шат булыр идем.

Гөлфирә ВАҺАПОВА, Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума