#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яз бәйрәм бүләк итә

последние и лучшие новости искусства в мире

Яз бәйрәмнәрен Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе И.Бакиев) Кулик, Рауды, Бумаер, Калмаклар авылларында якташларының күңелләрендә озак сакланырлык итеп уздырдылар. Беренче тукталыш Кулик авылында булды. Иртәнге сәгать 9да “Халык сәнгате” өлкә фестивале лауреаты Илфар Мирхәлилов тамашачыларны үзенең беренче концертына чакырды. Халык аның Россия, туган як, дуслык турында башкарган җырларын яратып тыңлады. Концерт барган арада Сәлия апа Калиева берничә төр ярмадан “Дуслык” боткасы пешереп өлгертте. “Бәйрәмне күпме юмарт каршыласаң, ел шул хәтле уңышлы булачак”, - диде ул. Матур җырлар тыңлап, рухи байлык алып, ял итеп чыккан тамашачыларны Сәлия апаның ярдәмчесе Гөлфинур Алеева коймак һәм эссе чәй белән сыйлады. Аннары кунакларны себер татарларының туй йоласын күрсәтү максаты белән, Мәрьям һәм Солтан Тазетдиновлар үзләренең 35 ел гомер итү кичәләренә чакырдылар.

Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре килеп җитүгә, Рауды авылында үткәрелгән “Язгы тамчы” чарасы Нәүрүз бәйрәменә күчте. Кәефсезләнеп торырга беркемгә дә мөмкинлек бирелмәде, һәркем оештыручылар әзерләгән бәйге-викториналарда теләп катнаштылар. Биредә колач җәеп “Йола боткасы” бәйгесе уздырылды. Анда Мирсәет Калиев, Сания Кәримова, Зәйтүнә һәм Динара Кормановалар тәмле ботка пешереп халыкны сыйладылар. Авылның кул осталарын да игътибарсыз калдырмадылар - Рәмис Уразов, Эльмир Хәлитов, Рәйсә Калиева, Суфия Зөлкәрнәевага кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. “Әй, пималар” дигән бәйгедә әлеге кышкы аяк киеменә төрле бизәкләр төшергән Хәлиловлар, Уразовлар, Сичбаковлар да бүләкләргә лаек булдылар.

Бумаер авылында да бәйрәм кәефе тоелып торды. Күп балалы гаилә башлыгы Рафик Галиев авылдашларын авыл урамнары буйлап бизәлгән атта йөртте. Үзләренең белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр өчен “Туган якны яхшы белүчеләр” дигән викторина оештырылып, җиңүчеләр бүләкләр оттылар. Аннары халык Исхаковлар йортына юл алды. Биредә аларны хуҗалар хуш күреп, икмәк һәм тоз белән каршыладылар. Кунаклар бик кызыксынып күчмә мәдәният комплексы әзерләгән “Авыл картлары” дигән стена газетасын, авылның оста хуҗабикәләренең кул эшләреннән Минсара Хәлилова оештырган “Йоннан бизәкләр” күргәзмәсен, атлар саклаучы Виктор Воронинның кул белән теккән, бәйләнгән хәрби кирәк-яраклар һәм улы Марсельнең балык тоту әйберләре күргәзмә-презентациясен карадылар.

Калмаклар һәм Кактамак авылында иртәнге сәгать 10да ук балалар бакчасы янында төрле сыйлар әзер иде, теләүчеләр өчен күңел ачу программасы башланды. Зурысы-кечесе дәртле уеннарда катнашып, үзара ярышып, җырлап-биеп вакыт уздырдылар. Аннары бергәләшеп Эльмира Гарипова җитәкчелегендә балалар куйган спектакльне карадылар.

Шуны әйтергә кирәк, Аслана хакимиятенә караган татар авылларында Нәүрүз бәйрәме катнашучылар саны, программаның төрлелеге буенча ел да уздырыла торган уникаль чарага әверелде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836