#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яз, бәйрәмнәрен каршылап

последние и лучшие новости искусства в мире

15-2Яз фасылының март аенда узган Халыкара хатын-кызлар көне, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен Турай һәм Ямбай авылы әбиләре Ямбай авылы музеенда “Яз! Яз килә!” дигән чарада билгеләп үттеләр. Бәйрәмне музей хезмәткәрләре Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырганнар. Алар кунакларны бик җылы каршылап, уңган хуҗабикәләр әзерләгән бәлешләр, бавырсак, пәрәмәч, кош теле һәм тагын күптөрле тәмле сыйлар белән тулган өстәлләргә чакырып, Халидә Садыйкова чараны саф татар телендә башлап җибәрде. Ул: “Хөрмәтлеләребез, сезне үткән бәйрәмнәр белән котлыйбыз.

Бүген без, форсаттан файдаланып, сезнең өчен ял кичәсе оештырырга булдык. Әйдәгез, тәмле ризыклардан тәм-том итеп, эссе, сөтле чәйләр эчеп, бер-беребез белән аралашып, яшьлек елларын искә алып, җырлашып ял итеп алыйк әле”, - дип, татар халкының кунакчыллыгы, тырышлыгы турында сүз алып барды. Шул арада Әлфия апа кунакларны кыстый-кыстый сыйларга кереште. Очрашуга ямь өстәп моңлы тавышлы оста музыкант-укытучы Илнара Рамазанова “Рәхмәтлемен Ходаема” дигән җыр бүләк итте. Аралашуны дәвам итеп, Халидә апа әбиләрнең нинди татар халык ашларын белүләрен тикшерде. Хәтерләрен ныгытып әйтем-мәкальләрне дәвам итәргә тәкъдим итте. Шулай итеп кунаклар: “Кунак - ишек ачса, син - йөзеңне ач”, “Кунак килмәгән йортка – игелек тә күз салмый”, “Агачны яфрак бизәсә – кешене хезмәт бизи” кебек әйтемнәрне кабат искә төшерделәр. Һәм табышмакларның җавапларын таптылар. Күңел ачып алганнан соң, Турай авылында яшәүче Фәүзия Кувшанова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. 1994нче елда авыл музеен нигезләүче Венера Әдият кызы Биктимирова тырышлыгы белән оештырылган “Милли моңнар” халык җыр ансамбле җырчылары Мәрзия Сәләмова, Рита Колчакова якты истәлекләре белән бүлештеләр. Күптән түгел яңадан эшли башлаган “Манцыл” җыр ансамбле җитәкчесе Илнара Рамазанова: “Без берничә ел тукталып торганнан соң, ансамблебезгә яңадан җан өреп җибәрдек. Бүгенге көндә төркемдә 8 кеше. Атнасына ике мәртәбә очрашып, җырлар өйрәнәбез, концертларда катнашабыз. Җырларга теләкләре булганнарны без үзебезгә чакырабыз”, - диде. Шунда ул: “Әйдәгез, бергәләшеп мөнәҗәт кичәсе оештырыйк”, - дигән тәкъдим кертте. Музей хезмәткәрләре: “Без үзебездә кунакларны күрергә һәрвакыт шатбыз”, - дип, бик теләп ризалаштылар. Кунаклар әле озак хәтерләрен яңартып, җырлашып утырдылар. Кайтырга җыенгач, һәркем оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836