#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыштан узмыш юк

последние и лучшие новости искусства в мире

29-15Таирова Шәүкыя Мәди кызы биш балалы гаиләдә 4 нче бала булып 1934 елның августында Түбән Тәүде районының Тарман авылында дөньяга килә, быел ул 80 яшьлек юбилеен каршылый.

Әтисе Мәди һәм әнисе Әйтбикә үзара бик тату, эшчән, сабыр, тыйнак, дус-туганга аеруча игътибарлы, күршеләргә, авылдашларга үрнәк булып, яшьнәп яшәгән, 5 бала үстереп, тормыш имтиханын үткән кешеләр булалар. Балалар үсеп җитеп, оя корып яши башлагач, ата-ананы төрле кайгы-хәсрәт борчый башлый. Көтмәгәндә, зур кызлары Хәтия 32 яшендә генә дөнья куя, икенче уллары Хәйретдин сугышка китеп билгесез югала.

Инде өченче кызлары Минҗамалның ире 20 яшендә генә суга батып үлә. Кызы Зәкия карында гына кала. Шәүкыяның да тормышы бик авырдан була. Япь-яшь кенә матур кызны тормыш һәрьяклап сыный, кияүгә чыкса да, парлап озак яшәргә туры килми. 21 яшендә генә ата–анасы янына аерылып кайта. Шул вакыттан бирле әти-әнисенең, туганнарының хәсрәтләрен уртаклашып, бүгенге көнгәчә Тарман авылында яши. Үзенең бала-чагасы булмады, яңадан тормыш учагы ягу уен читкә салды. Җитмәсә, кече энесе Гайфетдин дә 37 яшендә генә өч баланы ятим калдырып, эштә фаҗигале рәвештә якты дөньядан китә. Озак та үтми ул апасы белән 60 яшьләрен уздырган гына әти-әниләрен, берсе артыннан икенчесен ахирәт йортына озаталар. Бу хәтле кайгы-хәсрәтне кичерү бик кыен булса да, Шәүкыя белән Минҗамал бер-берсенә терәк булып озак еллар бик тату гомер итәләр. Алар ага-энеләре, сеңелләренең ятим калган балаларын карыйлар. Шәүкыя әбинең хезмәт кенәгәсендә бары тик ике генә язу. Ул башта колхозда, аннары совхозда эшләгән. Сугыш беркемне дә жәлләмәгән. 10-12 яшьләреннән ук колхозда төрле эшләр башкарган: урагын да урган, печәнен дә чапкан, балык тотарга да йөргән. Гомерләрен кеше балаларын тәрбияләүгә багышлаган, һәр чәч бөртеге кадәр изгелек эшләгән, нурлар чәчеп яшәгән тыл фидакарьләре Шәүкыя белән Минҗамал тормышына тагын да кара болыт якынлаша - Минҗамалның бердәнбер кызы Зәкия начар авыруга дучар була һәм вакытсыз вафат була. Ике атна гына үткәч, Минҗамал апасы үлеп китә. Бүгенге көндә Шәүкыя әби Гайфетдин энесенең улы Нуретдин шәфкатендә яши. Нуретдин бик күпне кичергән әбисенең барлык теләкләрен үти, машина белән хәтем ашларына алып бара, теләгән җиренә йөртә. Туганнар, дуслар алтын куллы Нуретдингә бик рәхмәтлеләр, нинди генә эшне башкармасын, кеше күңеленә килерлек итеп эшли. Ул сантехник та, иске йортларны яңартучы да. Авыл халкын тимердән бизәкләп ясалган капкалары белән шатландыра, күп торакларга газ, җылылык кертеп, тормышларын җанландыра, буш вакытларында балык тота, туганнарга, дусларга өләшә. Йомшак табигатьле, җылы мөнәсәбәтле әбисен дә игътибарсыз калдырмый. Үрнәк өлгесе булган әбиләрен ай исәбендә ятим калган Галиулла һәм Хәтимә дә кадерлиләр, саулыгын аңлашып торалар.

“Тормыш юлларын үткәндә зур сынаулар кичердем, бары тик зур түземлек, сабырлык белән язмышымны кабул иттем. Ятим балаларны үстерешеп, алар минем язмышымны кабатламасыннар дип һәрчак теләктә торам”, - дип авыр көрсенеп куйды Шәүкыя әби.

4 августта әбигә 80 яшь тула. Барлык туганнары, үстергән балалары олуг юбилее белән котлап нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телиләр.

Гөлҗиһан ЗАКИРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836