Материалы

Язны бәйрәм иттек

последние и лучшие новости искусства в мире

15-9Пандемия чоры башланганнан бирле, өйдә утырган авылдашларга бәйрәм үткәрдек. “Дулкын”, “Иртеш моңнары” ансамбльләре катнаштылар. Ике авылда да (Икенче Вагай, Тубысы) клубта халык бик күп җыелган иде. Концертны башлар алдыннан авыл халкын, тамашачыларны авыл хакимият башлыгы Ислам Алимов кайнар котлап, халыкка үзенең матур теләкләрен юллады.

“Дулкын” ансамбле кызлары бәйрәм кунакларына “Әнием, бәгърем” дигән җыр бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне бизәп, ямь өстәп, чын артистлар кебек, юмор остасы Мәймүнә Бәшир кызы сәхнә түрендә көлдергечләр сөйләде.

Әйтерсең, озак вакыт өйдә утырган халык уянып, күңелләнеп китте.

Апалы-сеңелле Әлфия Гомәр кызы, Руфина Шәүкәт кызы – ике авыл клубы (Икенче Вагай, Тубысы) җитәкчеләре, эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, шатланып тормыш кагыйдәләрен үтәп яшиләр һәм эшлиләр.

2020 елда район күләмендәге конкурста катнашып, райондагы 40 клуб арасында Руфина Шәүкәт кызы (Икенче Вагай клубы) - I урынны, Тубысы авылы клубы - II урынны (җитәкчесе Әлфия Гомәр кызы) алды. Икесе дә җырчылар, оста биючеләр, оста хуҗабикәләр.

Яз дигәч, табигать тә уяна. Яз җиткәч, һәркемнең йөрәгенә бәхеткә төренгән, шатлыкка күмелгән мәхәббәт уклары кагыла. “Дулкын” ансамбле кызлары: Гайшә, Әлсинә, Әнисә, Халисә, Мәймүнә, Тәнзилә тамашачыны шаян, моңлы җырлары белән, әйтерсең, яшь чакларына сәяхәткә алып бардылар.

“Себер сандугачы” конкурсында катнашып I урынны яулап алган “Дулкын” ансамбле җитәкчесе, җырчы, бик күңелле, кунакчыл Әлфия Гомәр кызы бәйрәм кунакларына моңлы, йөрәк түреннән чыккан җырларын бүләк итте.

Арабызда өлкән яшьтәге апа – 80не тутырган Мәрсия Хәсән кызы “Дөбердәтеп бию” конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булган. “Китмим әле яшьлегемнән, яз гөлләре арасыннан”, - дип җырлады Халисә Ташбулат кызы.

Кышкы салкыннарда туңган, өшегән йөрәкләрне эретеп, Руфина да моңлы җырларын тамашачыларга бүләк итте. Бәйрәм кичәбез бик күңелле үтте.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы,
Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума