Материалы

Җырлы-биюле сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

12-5Бу көннәрдә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан махсус төзелгән концерт программасы белән Ялутор шәһәрендә һәм Тубыл, Вагай районнарының сазъяк арты авылларында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

9 март көнне оешма җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең иҗатташ дуслары белән Күкрәнде авылында концерт куйдылар.

- Бер көнне ике авылда чыгыш ясарга планлаштырылган булгач, биредә концертыбызны көндезге өчкә билгеләдек. Бәлки, шуңадыр, тамашачылар саны азрак булды. Әмма татар моңына гашыйк күкрәнделеләр безне хуш күреп каршыладылар һәм ике сәгатьтән артык барган программабызның ничек үткәнен сизми дә калдык. Бу, әлбәттә, тамашачыларыбызның казанышы, чөнки алар һәр чыгышыбызны көчле алкышларга күмеп, безне дәртләндереп, кәефебезне төшерергә ирек бирмәделәр. Чын күңелебездән зур рәхмәт аларга. Форсаттан файдаланып, үземнең фикеремне дә белдереп үтәсем килә. Без иҗади сәфәребезне район мәдәният бүлеге һәм авыл клуб мөдирләре белән килешеп планлаштырдык. Авылларга алдан ук белдерүләр җибәрдек. Шуңа концертта укытучылар һәм укучыларның булачакларына бер дә шик булмады. Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калыйк дип чаң сугабыз да, әзер булганы белән дә куллана алмыйбыз. Болай да яшь буынны интернеттан “тартып чыгарып” булмый”, - дип сөйләде.

Ләчектә

Биредә концерт кичке сәгать җидедә башланды. Тамаша карарга 3-4 яшьлек балалардан алып, 85 яшьлек әбиләргә хәтле килгәннәр иде. Фәрид Зәки улы ләчеклеләрне җылы сәламләп, кичә “Яңарыш”ның якынлашып килгән юбилеена багышланганын әйтте һәм газета алдыручыларны билгеләп, һәркемне газетага язылырга чакырды. Шул арада экраннан “Яңарыш” газетасының тарихын чагылдырган фотослайдлар тәкъдим ителде. Тамашачыларга газетаның башкарган хезмәте белән якыннан танышу, актив хәбәрчеләре, дуслары арасында танышларын күрү сөенечле бер мизгелгә әйләнде. Ә инде сәхнәгә бер-бер артлы моңлы җырчылар - Гөлфия Левкова, Фәрид Корманов, Роберт Сабиров, Лилия Шәрипова, Ленар Тульметов чыгып татар эстрада җырларын башкаргач, халык зур канәгатьлек белән тыңлады. Лилия Шәрипова башкарган биюләр күңелләренә аеруча матур тәэсир ясады. Концерттан соң авыл халкы исеменнән Маннура Назыйрова: “Авылыбызны зурлап, ерак юлны кыскартып килгәнегез өчен зур рәхмәт. Быел бездә бу 3 нче концерт кына, татар моңына сагынып калабыз. Тагын килегез”, - диде. Аннары үзешчән артистлар тамашачылар белән истәлекле фотога төштеләр.

Икенче көнне иҗади төркем автобуска утырып Вагай районы, Усак авылына юл алдылар. Анда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, үзләренең концерт программаларын Казанлы, Тугыз һәм Тубыл районының Вәчир, Ләңче авыллары тамашачыларына тәкъдим иттеләр. Фәрид Зәки улы әйтүенчә, Вагай районында алар январь аенда гына булсалар да, тамашачылар сагынып өлгергәннәр һәм концертка клуб тутырып килгәннәр, хәтта аягүрә басып алкышлаганнар. Ул: “Бу якларда гомер итүче кешеләрнең кунакчыллыкларына кабат шаккатып кайттык. Усак авылында Леонора һәм Данир Алишевлар, мәктәп директоры Рената Бәширова, Тугыз авылы клубы мөдире Зөлхәйдә Алтынбаева, район депутаты Флера Ватутова һәм Вәчир авылына юл күрсәтеп барган Зөлфирә Фазыйлова, клуб мөдирләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума