#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җырлы, моңлы дуслар җыелды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-2Татар мәдәнияте көннәренә багышланган чараны Санникова авылында клуб җитәкчесе Наталья Аширова, китапханәче Мәкъсүдә Колмәмәтова оештырдылар. Бу көннәрдә “Бәйрәм” җыр ансамбле 10 еллык юбилеен каршылый. Ансамбль төрле милли бәйрәмнәр, концертларда катнаша һәм өлкә, район тамашачыларына күптән яхшы таныш. Чараны алып баручыларның чыгышлары экраннан эчтәлекле фотолар белән бизәлгән презентация белән үрелеп барды. “Бәйрәм” ансамбле җырчылары - Саҗидә Мәчитова, Зоя Зольникова, Динара Мусина, Фирдәүс Мөфтәхетдинова, Рауза Рузеева, Нурҗиһан Назыйрова, Мөнәвәрә Корманова, Фәүсия Мәмәтова, Рәйфә Моратова хор белән һәм ялгыз да җырладылар.

Авыл гармунчысы Закирҗан Моратовның чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Җырлы, моңлы тамашачылар викториналарда катнашып мәдәният, дин һәм милли бәйрәмәр турында үзләренең белемнәрен, кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр. Авылның актив, милләт җанлы кешеләре, күрше авыллардан килгән кунаклар   викториналарда катнашып, милли ризыклар күргәзмәсен тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Кунакчыл хуҗалар катнашучыларны чәй табынына чакырдылар, алар әңгәмә корып, чәйләр эчеп, милли ризыклар белән сыйландылар. Санниковада узган татар мәдәнияте көннәре милли рухта, күңелле, оешкан рәвештә узды. Мин үзем Маслау авылында яшим. Бу авылда еш булырга туры килә. Монда бөтен күңелләрен биреп эшләгән якташларыбыз булганга күрә, авылда милли тормыш кайнап торганын күрәм. Милли, изге эшләрне башкаруда үзләренең зур ярдәмнәрен күрсәткән, мәктәптә узган милли чараларны оештыручы Гүзәл апа Колмәмәтова, ветеран укытучыбыз Фазилә апа Урамаевага рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бердәмлек булганга күрә, узган чаралар да уңышлы уза. Авылыбызга җан өрүче, татар юнәлешен торгызуда тырышып эшләүче клуб һәм китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә бергәләшеп, ярдәмләшеп эшләргә, яшәргә язсын.

Фәүсия МӘМӘТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836