#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үрнәк алырлык укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-3Укытучылар көнен һәрберебез дулкынланып каршы алабыз. Бүгенге язмабыз Тубыл районы, Хуҗайлан авылында гомер кичергән, 42 еллык педагогик хезмәт стажы булган, Россиянең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева турында.

3 нче октябрьдә гаиләдә бишенче бала булып туган Хәмидә Фәтхулла кызы җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе --- Укытучы һөнәрен сайлый. Хуҗайлан авылында туып-үскән Хәмидә ханым авыл мәктәбендә укый, аннары Абалак мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутының филология факультетына рус-татар бүлегенә укырга керә.

Югары белем алган яшь белгечне юллама белән Исәт районына эшкә җибәрәләр. Бер ел эшләгәннән соң, туган авылы Хуҗайланга кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша. Укучыларын белем дөньясына алып керә белгән, кызыксындыра алган, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән Хәмидә апа Хуҗайлан мәктәбендә эшли башлаган елларын искә алды:

“Мәктәптә Якуб абый Зәнкиев директор булып эшләгән елларны яхшы хәтерлим. Мин немец, аннары рус телләрен укыткан яшь укытучы идем. Мәктәптә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия, халыкара дуслыкны ныгытуга, дәресләрдән соң хезмәт сәгатьләренә зур әһәмият бирелә иде. Безнең мәктәп укучылары Германия Демократик Республикасы, Чехословакия укучылары белән хатлар язышты. Дәресләрдән соң өстәмә белем бирү гадәти күренеш булды. Без укыткан елларны “репетитор” дигән сүз булмады. Мәктәптә балаларның талантларын ачып, алар белән әзерләнеп концертлар белән күрше авылларга бара идек. Минем классым бәйгеләрдә катнашып беренче урыннарга лаек була иде. Балалар Мәскәү, Киев, Ленинград шәһәрләренә бардылар. Ул елларны Хуҗайлан мәктәбендә 18 авылдан килгән укучыларга белем, тәрбия бирдек. Мәктәп укытучылары һәрбер укучыда яхшы якларын күрә белде”, - диде.

Ничә буын укучыларын зур тормыш юлына чыгарган ветеран укытучы үз эшенең чын остасы була. Хәмидә Фәтхулла кызы Якуб Камали улы Зәнкиевтән соң, Фәйзулла Басыйр улы Кәримов, Нәҗип Тәгъбир улы Шихов һәм Төхвәтулла Фәтхулла улы Фәйзуллин җитәкчелегендә әле күп еллар эшли. Үз эшен зур җаваплылык, ихласлылык белән башкарган таләпчән укытучыны укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар коллективы, авыл халкы да хөрмәт итә. Намуслы хезмәте өчен грамоталар, рәхмәт хатлары, “РФнең атказанган укытучысы исеме” белән бүләкләнә. Җор телле, оптимист рухлы Хәмидә Речебакиеваны бәйрәмнәре белән рәхмәтләр әйтеп, җылы теләкләр юллап укучылары ел саен котлыйлар. Ә ул, лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яши. Ветеран укытучының сокландыргыч узган хезмәт юлы күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Гомер юлында Хәмидә Фәтхулла кызы кыенлыкларга очраса да, беркайчан югалып калмый торган кеше. Күңел байлыгына гаҗәпләнерлек, безгә якын сердәш була белгән Хәмидә апаны туганнары, якыннары, дуслары да якын күрәләр, хөрмәт итәләр. Гомер юлдашы - Рәшит абый Речебакиев белән гаилә корып, алар өч кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Динара, Эльза, уллары Динар Тубыл пединститутын тәмамлыйлар, Фәризә китапханәче һөнәренә укып чыкса да, бүген - шәхси эшмәкәр. Үз кыйблаларын тапкан, хыялларын тормышка ашырган балалары өчен дә үрнәк булган Речебакиевлар икесе дә хезмәт ветераннары. Алар оныкларына сөенеп һәм горурланып яшиләр. Хезмәттә дә, тормышта да зур уңышларга ирешкән Хәмидә Фәтхулла кызын һөнәри һәм гомер бәйрәме белән котлап сәламәтлек телибез. Бөтен гомерен мәктәпкә, укучыларына багышлаган ветеран укытучының еракта калган мәктәп еллары, һөнәри бәйрәм көне, якты хатирәләр күңелен күтәрсен.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836