#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җырсыз яшәү мөмкин түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

18-920 нче апрельдә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Себер сандугачы” V нче ачык вокал конкурсы үтте. Катнашучылар Тубыл шәһәре һәм районыннан, Вагай, Түбән Тәүде, Яркәү районнарыннан булдылар. Алар “Автор-башкаручылар”, “Халык җырлары”, “Эстрада җырлары“ номинацияләре буенча чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәттеләр. Милли хәзинәләребезне барлаган, гореф-гадәтләребезне саклаган, яңа талантларны ачкан фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнаштылар. Дуслык-бердәмлек, татулыкны ныгыткан бәйгедә мәктәп яшьтәге укучылар, студентлар, өлкәннәр бар иде. Буыннан-буынга күчеп, бүгенге көндә сакланган җырларны тамашачылар алкышларга күмделәр.

“Автор-башкаручы“ номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеме Лариса Быковага (Тубыл) бирелде. ”Халык вокалы” номинациясендә Юлия Хәбибуллина (Тубыл район мәдәният үзәге) җиңде. Түбән-Тәүдедән катнашучы Римма Хәйруллина да 1 урынга чыкты. Бу номинациядә Тубыл шәһәреннән Хәсән Хучашев (Тубыл себер-татар мәдәният үзәге) 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Өлкән яшьтәгеләр арасыннан 1 урынга Сәйникамал Әлмөхәммәтова (Тугыз авылы) чыкты. “Эстрада вокалы” номинациясендә җырлаучы яшьләрнең чыгышларын алкышларга күмделәр. 1 урын лауреаты дипломнары Айдар Ниязов, Лариса Шамакова, Зөһрә Тимергалиевага тапшырылды. 2 урын лауреат дипломнары белән Юлия Баганаева (Тубыл), Юлдуз Магомадова (Тубыл) бүләкләнделәр. Элнур Сагиндиков (Тубыл) 3 урынга чыкты. Урта яшьтәге сәнгать осталары арасында 1 дәрәҗәле дипломнар белән Зоя Зольникова (Санниково) һәм Мәрбуха Колмакова (Тубыл) бүләкләнделәр. Гран-при дипломы һәм бүләгенә Илдус Галиев (Сорокино) лаек булды. Гала-концертны танылган җырчы, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган, Төмән кунагы Руслан Маметов һәм кечкенә сәхнә йолдызы Рузанна Тәүлетбакиеваның, Гран-при яулаган Илдус Галиевның чыгышлары бизәде.

“Себер сандугачы” бәйгесе турында жюри әгъзасы, “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов, чараның хөрмәтле кунагы, себер татарларының Төмән шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин яшьләргә тәрбия бирүдә, талантларыбызны барлауда бәйгенең нинди мөһим роль үтәгәне турындагы фикерләрен әйттеләр. Танылган җырчы, шәһәрнең мактаулы кешесе, себер сандугачы, жюри рәисе Зәкинә Арангулова узган еллар белән чагыштырып: ”Быел “Себер сандугачы” матур, күңелле үтте. Фестиваль өлкәбезнең моңлы, талантлы җырчыларын җыйды. Катнашучылар төрле районнардан килгәннәр. Борынгы җырлар яңгырады, замана җырларын тыңладык. Яшьләрнең нинди җырлар белән кызыксынганын белдек. Фестиваль җырсыз яшәү мөмкин түгеллеген күрсәтте. Безгә бәйгенең статусын күтәрергә кирәк”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836