Материалы

“Ышаныч” ансамбле чирек ел сәхнәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-3Яркәү районының Сорокино авылы үзенең сәнгать осталары белән чын-чынлап мактана ала. Соңгы елларда гына бу авылдан өлкә күләмендә югары дәрәҗәләр яулаган күпме оста җырчылар чыкты: Эрик һәм Яна Абдуллиннар, Снежана Мәүлетова, Илдус Галиев һ.б. Алар арасында 24 ел эшләп килүче “Ышаныч” ансамбле дә “Халык сәнгате”, “Түгәрәк уен” өлкә фестивальләре, Сабантуйларда, районда узган чараларда катнашып, мактаулы урыннар ала. Чынлап та, районда бер генә бәйрәм дә “Ышаныч” ансамбле хуҗабикәләре әзерләгән милли аш-сулар, кул эшләре тәкъдим ителгән “милли йорт”сыз узмый.

Кунакларны алар җыр-бию һәм ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр буенча каршылап, “Мамык шәл бәйләү”, “Балага исем кушу”, “Хезмәткә озату”, “Биктәр кичләре”, “Җомга киче” кебек йолаларны сәхнәләштереп, себер татарларының гасырлар буе җыелып килгән мәдәни һәм рухи хәзинәләре, тел байлыгы, күңел сандыгы белән таныштыралар.

Менә инде 24 ел “Ышаныч” ансамблен Сорокино урта мәктәбендә 27 ел җыр дәресләрен алып баручы укытучы, оста гармунчы да булган Тәнзилә Алеева җитәкли. Тумышы белән ул күршедәге Сәет авылыннан. “Мин гармунчылар нәселеннән, арабызда скрипкада уйнаучылар да булган. Шуңадыр, әнием бер дә икеләнмичә, кыйммәт хакына да карамыйча, Яркәүдән миңа гармун сатып алып кайтып: “Мә, уйна!” - дип кулыма тоттырды. Мин үзлектән уйнап өйрәндем. Башта гармунны “кычкырту”ым белән якыннарымны тәмам туйдырганмындыр да, әмма әти-әниемә түзүләре, миңа гармун бүләк итүләре өчен олы рәхмәтлемен. Бүгенге көндә гармунда мин бер мәртәбә ишеткән көйне кабатлап уйный алам. Кәефем төшкәндә, шатлык-сөенечләр булганда күңелемдәге хисләремне гармуным аркылы үткәрәм, минем кичерешләремне якыннарыма ул сөйли”, - дип әйтә Тәнзилә апа гомерлек дустын кочагына алып. Ансамбльнең бүгенге тормышы белән таныштырып ул:

- Ансамбльдә 12 кеше җырлый. Яшебез елдан-ел өлкәнәя барганга, хәзер репертуарыбызда җырлар гына. Элекке сценарийларны карасак – биюләр, нәфис сүз, сәхнәләштерелгән күренешләр, мәзәкләр һәм башка кызыклы чыгышлар да булган. Әмма бер дә төшенкелеккә бирелмибез, тормышка бары оптимистик карашта булып, аралашып, дус бер гаилә кебек күңелле яшибез. Озак күрешмичә китсәк, телефон аша хәлләр белешәбез. Бу көннәрдә эшебез бик кызу, тиздән 9 май, аннары Авыл көне, шуңа әзерләнәбез. Авылдашлар каршында чыгыш ясауга зур җаваплылык белән карыйбыз, чөнки алар безнең төп һәм иң җитди тәнкыйтьчеләребез, жюриебыз да. Ансамбльдә җырлаучылар белән дә таныштырып үтим: Манифә Абдулина, Сәмига Русакова, Мәрвәр Ибраһимова, Фирдәвес Түлмәтова – моңлы тавышлы җырчыларыбыз. Сатирә Дадашова - матур биючебез, Халидә Багишева белән Сания апа Мостафина - кул осталары, алар милли бизәкләр төшереп төрле җәймәләр, ашъяулыклар чигәләр, бәйлиләр. Гөлшат Бакиева сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, концертларны да алып бара. Арабызда Герой-ана да бар: Алимә апа Ибраһимова - аш-су остасы. Репетицияләргә ризыклар пешереп алып килеп тә безне сыйлый, кунакка чакырып ала. Безнең белән клуб мөдире Илдус Галиев та җырлый, ул күрше авылларга концертлар оештыра, транспорт ягын карый, юлыбызның иминлеге өчен дә җавап бирә, - дип сөйләде.

Район үзәгеннән еракта яшәп, соңгы елларда, бәлки, өлкә бәйгеләрендә беренчелекне ала алмасалар да, күбесе лаеклы ялда булган хатын-кызлар үзләренә яраткан шөгыль табып, авылдашларына кирәкле була алуларына сөенәләр. Чөнки бәйрәмнәрдә концертлар куеп, күңелләрен күтәрәләр, ә район һәм өлкә чараларында авыл хакимияте данын күтәрергә ярдәм итәләр. Бу бит үзенә бер төр зур уңыш инде. Тәнзилә апаның мәктәптә, үз хуҗалыгында да эше җитәрлек инде.

- Вакыт җитмичә, артистларым белән озаграк күрешмичә китсәк, сагыналар, үпкәләп шалтырата башлыйлар. Бу миңа яңадан дәртләнеп эшләргә этәргеч бирә. Без күңелебезгә ошаган җырларны үзебез сайлап алабыз, хәзер “минусовка”га җырларга өйрәндек, эшебез тагын да җиңеләйде. Тиздән ансамблебезнең 25 еллык юбилее. Тик гармуным бик искерде, арадан безнең кебек сәнгатькә гашыйк, “хәлле” кеше табылып, безгә гармун бүләк итсә, “Ышаныч” ансамбле хатын-кызларының рәхмәтләре аңа чиксез булыр иде”, - дип сүзен тәмамлады Тәнзилә апа зур өмет һәм ышаныч белән.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума