#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә -10 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

47-318нче ноябрь көнне себер-татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчыларын юбилейлары белән котладылар. Роза Нәби кызы Яхинаны милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов Мактау грамотасы белән бүләкләде. Ветераннар ансамблен өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, өлкә себер татарлары автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганова, “Наследие” өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова Мактау кәгазьләре һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Роза Яхинага бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының этно-мониторинг үзәге җитәкчесе, профессор Дамир Исхаков “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален һәм бүләген тапшырып: ”Сез башкарган эш бик тә әһәмиятле. Татарлар җырлаган вакытта – алар исәннәр. Сез сихри эчтәлеге булган җырлар башкарасыз. Себер татар кызларына багышланган җыр яңгыраганда, безнең бабаларыбызның әрвахлары, рухлары да ул җырны тыңлагандыр”, - диде. Котлау хатларын шәһәр милли-мәдәни автономиясе вәкиле Нурилә Шамратова, шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Андрей Ходосевичның, шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты белгече Наталья Залецкая Мактау грамотасын, себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева махсус бүләген, район хакимияте мәдәният бүлеге исеменнән котлау хатын Нурхәят Шаһбанова, Светлана Костина җиткерделәр. Тамашачыларына яхшы таныш булган ансамбльсез шәһәрдә бер генә дә милли мәдәни чара узмый. Ансамбль җырчылары халык, эстрада җырларын, үзешчән җирле шагыйрь- композиторларыбызның иҗатын популярлаштыралар. Аларның уңышлары да шактый. “Яшьлеккә сәяхәт” шәһәр, өлкә, регионара һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Ветераннар ансамбленең моңлы тавышлы җырчыларына: җитәкчеләре Роза Яхина, Мәхмүдә Әминова, Гөлҗиһан Закирова, Заһидә Бекенина, Лариса Җәмилова, Сәхия Ишбулаева, Гөлнур Мусина, Камәрия Тимирова, Мәфрүзә Мортазина, Гөлсем Рябикова, Клим Садыйков, Сөнгатулла Бекенин, Азат Абдуллин, Хәсән Хучашев, Гали Сәитовка Төмән кунаклары Рифкать Насыйбуллин, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, Төмән шәһәре депутаты Динар Абукин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Роза апа: ”Безнең иҗатыбызның юнәлеше - халык җырлары аркылы татар мәдәниятен, телебезне саклау. Яшь буын татар җырларын ишетеп үссеннәр. Халык җырлары кешеләрне тирән уйга салдыра. Мәдәниятебез гөрләп торса, милләтебез дә югалмас. Күп еллар ярдәмләшеп яшәгән Әминовлар, Бекениннар гаиләләренә, Рәшидә апа Бакиевага, юбилейга яңа милли костюмнар тектерүче себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләр әйтәсем килә. “Бу костюмнарда Мәскәү, Казан сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга язсын”, - диде. 47-2Өч сәгатькә якын барган үзенчәлекле юбилей программасында шагыйрь-шагыйрәләребез Клара Кучковская, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлы башкаруында үзләре иҗат иткән шигырьләр яңгырады. “Мирас” бию ансамбле, Тува Республикасының атказанган артисты Гыйззәт Әминов яңа биюләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә концерт тәмамланганнан соң, мәдәният үзәгенең икенче катында милли ризыклар белән тулы табын артында Коръән ашы узды. Хәйрулла хәзрәт Чаппаров исәнлек-саулыкка багышлап, дөньяга тынычлык теләп аятьләр укыды. Р.Яхинаны узган юбилее белән котладылар, шигырьләр, җырлар яңгырады. Юбилей концертында чыгыш ясаучылар “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә яңа үрләр яулауларын теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836