#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үтенечен, ышанычын үтәдем

последние и лучшие новости искусства в мире

37-17“Яңарыш” газетасын беренче саныннан яратып укыйм. Мин газетаның актив хәбәрчесе булып саналам. Ел ахырында хәбәрчеләр номинациясендә урыннар алырга туры килде.

Шунда “Яңарыш”ның баш редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов белән очраштым. Аның киңәшләре, үтенече буенча газетаның актив хәбәрчесе мин хәзер. Ул Юрмыга яңа мәчет ачылу тантанасына килгән иде. Җыелган халык алдында ясаган чыгышымны хуплады. Икенче мәртәбә Юрмы мәктәбендә өлкәкүләм татар, рус теле укытучылары семинарында мин Нәүрүз бәйрәмен үткәрдем, ул минем педагогик хезмәтем турында сорашты.

Сезгә “Яңарыш” белән элемтәдә булырга, мәкаләләр язарга кирәк, - диде.

Әйе, чынлап, мин газетага мәкаләләр яза башладым. Азат Гыйззәт улы Төмәндә үткән укытучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча курсларга очрашуга килгән иде. Туган телгә, туган җиргә, гореф-гадәтләрне саклап, милли рухта тәрбия бирергә кирәклеге турында сөйли-сөйли киңәшләр бирде, иң мөһиме, газетага язучыларга шул темаларны ачыклауның кирәклеген әйтте.

Милләтебезнең чын патриоты Азат абый күңелләребездә җылы хис калдырды.

Хөрмәтле “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре!

Җаваплы иҗади эшләрегез уңышлы-җайлы барсын, милләтебезгә татар газетасын истәлек итеп калдыручы Азат Гыйззәт улының онытылмас, фидакарь хезмәтен дәвам итүчеләргә рухы риза булсын.

“Яңарыш”ка

Гыйззәт улы Азат абый
Һәр эшендә өлгер, сәләтле.
“Яңарыш”ны булды башлаучы,
Киләчәк гомерен юлдаучы.

Кунак көткән кебек
“Яңарыш”ны көтеп алабыз.
Редакция эшчеләренә
Рәхмәтебезне юллап калабыз.

Өлкәбездә чыга торган
Татар газетасы бердәнбер.
Язылыгыз, милләттәшләр,
Сез укырсыз төрле хәбәрләр.

“Яңарыш” газетасы бик эчтәлекле, төрле темалар ачыклана, милләттәшләребезнең язмышлары чагыла. Илебез, өлкәбез тарихында булган вакыйгалар һәм дә халкыбызның һәрьяклап намуслы, тырыш хезмәтләре күрсәтелгән мәкаләләр бик күп бирелә.

“Яңарыш” газетасында күп еллар хезмәт итүчеләр эшләрен намус белән үтиләр, милләтебезгә хезмәт итәләр. Сәләтле газета эшчеләре мактауга, хөрмәткә лаеклылар. Барыгызга да иҗади уңышлар, гаилә бәхете, сау-тазалыкта яшәргә насыйп булсын.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836