#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткәннәр хәтердә

последние и лучшие новости искусства в мире

4-5Әлминур Мәмәтова Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә 1933 елның 1 февралендә туа. Ул илебездәге үзгәрешләрне, колхозлашу елларын күргән, кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт, ачлык китергән Бөек Ватан сугышы елларын да хәтерли. Бу буын вәкилләре яшүсмер вакытларын еш исләренә төшереп, хатирәләрен яңартып оныкларына сөйлиләр. Әлминур апа балачагында ул елларны өс–башка кием, туйганчы ашарга ризык булмаганын әйтеп килә. Кече яшеннән утау утаган, үз хуҗалыкларында әнисенең ярдәмчесе булган елларны онытмый.

Сугыш беткәндә аңа 11 яшь була. Сугыштан соң да еллар авыр була. Авыл кешеләре дә илне аякка бастыруда үзләренең өлешен кертә. Саускан җидееллык мәктәбен тәмамлаган Әлминур сатучылыкка укып чыга һәм лаеклы ялга чыкканга кадәр кибеттә эшли. Кибеткә авыл халкы яратып йөри, монда күрешеп, аралаша торган урын була. Яшь чагыннан сатучы һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, төгәл һәм җитез итеп үзенең эшен башкара ул. Тормыш юлында гомерлек юлдашы Маннур Ибәтулла улын очратып, 4 ир бала, 2 кыз үстерәләр. Гаиләләрендә бер-берсенә ярдәмләшеп, балаларын кече вакытларыннан йорт хезмәтендә әти-әниләренә булышлык күрсәтергә, эшкә өйрәтеп үстерәләр. Зур хуҗалыкта сыерлар, бозаулар, казлар була. Бакчаларында күп итеп бәрәңге, яшелчә утырту да традициягә керә. 6 баланы укытып, аларга белем, тәрбия биреп олы тормыш юлына озаталар. Гаиләдә дини бәйрәмнәр үткәрү, милли ризыклар пешерү гореф-гадәткә әверелә. 3 дәрәҗәдәге «Ана даны» медале белән бүләкләнгән Әлминур апа балаларны урнаштыру, аларга ярдәм итү әти-әнинең бурычы дип саный. Бүгенге көндә тормыш иптәше Маннур белән төзегән олы йортта ул үзе яши. Тормыш иптәше вафат булганына 27 ел узган. Уллары бөтен уңайлыкларны җайлаган, заманча шартлар тудырылган ремонт ясыйлар. Атна саен Маслау авылыннан улы Ибәтулла, килене Фәүсия, кызы Нурия, Үләртештән кызы Равия, шәһәрдән уллары, киленнәре, оныклары Әлминур апаның хәлен килеп белеп торалар. Өлкән яшьтәге ветеран тормышның барлыгына, өстәл тулы ризыкка, киенү әйберләренең байлыгына сөенеп, бала-оныкларының уңышларына шатланып яши. Гомер буе халык белән эшләгән, намуслы хезмәт иткән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әлминур апа үзе күргән хәсрәтле балачакны яшь буын күрмәсен, Ходай биргән гомерне тынычлыкта, тигезлектә үткәрергә язсын дип теләкләрен юллый.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836