#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үткәннәр сагындыра

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яши башлавыма берничә айдан соң 59 ел тула. Шул еллар эчендә авылыбызның күпме хөрмәткә лаеклы акыл ияләре дин юлында йөрүчеләр – Вилдан, Зарифҗан, Рәхимҗан Әхтәриевлар, шулай ук акыл бирүче миһербанлы бик күп әбиләребез бакый дөньяга киттеләр.

Гомумән алганда, Киндерле халкына һәм шулай ук Бухарин, Кыткүл укучыларының ата-аналарыннан да яхшылыктан башка начарлык күрмәдем, рәхмәт аларның барсына да. Вафат булганнарның урыннары җәннәттә, исәннәргә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Һәрбер бәйрәмнәрне авыл яшьләре белән берлектә пьесалар әзерләп халык алдында чыгышлар ясый идек. Алар – Нурулла Фәизов, Әнвәр белән Әскәр Ногмановлар, Бәхетгәрәй Хәбибуллин, Хангәрәй Фәйзуллин. Хәтта тирә-юнь авылларга да – Тарман, Канчәбер, Кыскыркүлгә дә барып йөрдек. Ул вакытта клуб мөдире Әхмәт Бакиев иде, үзе оста гармунчы да, ул Төмәндә яши. Соңыннан авылыбызда мәдәният йорты төзелде. Аның җитәкчесе элекке укучыбыз Фәния Краморова авыл яшьләре, укытучылар белән берлектә төрле чаралар үткәреп халык алдында чыгышлар ясадылар. Килгәч тә мәктәптә драма түгәрәге эше миңа тапшырылды, лаеклы ялга чыккач та, озак еллар мин аны дәвам иттем. Хәлемнән килгәнчә клуб хезмәткәрләренә дә ярдәм иттем.

Мин 34 ел бергә эшләгәч, коллективымны сагынам, чөнки барыбыз да диярлек бер яшьтәрәк һәм бергә укыган, бер җирдәрәк яшәгән идек. Хәзерге көндә Мөнирә Шәмсетдинова белән икебез генә калдык олы яшьлеләрдән. Мәрхүмә Рәшидә Фәхретдинова белән Аслана мәктәбен, Тубыл пединститутын тәмамлап, бергә Мордовиягә эшкә киттек. Икебез ике районга билгеләнсәк тә, авыллар арасы 3 кенә чакрым булып, гел күрешеп яшәдек. Мин бер елдан соң туган якка кайтып киттем, ул 4 ел яшәде анда. 7 елдан соң тагы Киндерле мәктәбендә безгә бергә эшләргә туры килде. Тик Рәшидәнең гомере кыска булды шул, үлүенә дә 25 ел вакыт үтеп китте. Тәнәфес вакытларында яшьлек маҗараларын искә алып көлешеп ала идек. Мансура Фазлуллинаның: “Өченче елымны эшлим, шушы ике апаның бер дә караңгы чырайларын күрмәдем, гел яшьлек елларын искә төшереп көлдереп йөриләр”, - дип әйтүе хәтердә. Әйе, безнең уртаклыгыбыз күп иде. Балаларының, оныкларының яхшы тормышлар белән яшәүләрен генә күрә алмады. Урыны җәннәттә булсын, балаларына, оныкларына, туганнарына Аллаһы сәламәтлек, иман байлыгы, җан тынычлыгы бирсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836