Материалы

Үткәннәрне яңартып

последние и лучшие новости искусства в мире

30-10Исәнмесез, хөрмәтле Төмән өлкәсендә яшәүче туганнарым, дусларым, “Яңарыш” газетасы редакциясендә эшләүче кызларым. Барыгызга да зур сәламнәремне җибәрәм. Яркәү районы, Карбан авылында туып-үссәм дә, картлык көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә язган.

1941 елны, балачакта, әти-абыйларның Бөек Ватан сугышына китүләре хәтердә. 4 елдан соң Җиңү көне җитте. Күп кеше яудан кайтмады. Ел саен 9 май җитсә, күздән яшь кипми, вафат булган якыннарымны искә алам.

Ирләрнең дошманга каршы киткәннәрендә миңа 7 яшь иде. Хәсинә әбием белән Тузелей бабаем Тусумовлар 5 егет үстерәләр. Яуга кергәннәрендә Мөхәммәтвәли абыйның - 2, әтием Абдракның - 4, Фатих абыйның - 4, Әмин абыйның - 3, Төхвәтулла абый армиядән кайтып өйләнде генә, 1 кызы туып калды. Фронттан егетләрнең берсе дә кайтмый.

Сугыш барды, һаман туктамады. Тылга “Үлгән кәгазь”ләр килә башлады, сугыш уртасында бер аяксыз, я бер кулсыз, яралы солдатлар кайта башлады.

Мин 2 сыйныфта укый идем, әтидән хат сорап көн саен почтага керәм. Почта начальнигы жәлләп, хат ташучы итеп миңа эш бирде. Көне 8 таяк дип әйттеләр, хезмәт хакым шул иде. Мин 7 сыйныфны тәмамлагач та, хат ташыдым, 15 таяк язалар иде. Көзен азмы-күпме уңыштан бодай бирделәр. Бу вакытта почта начальнигы сугыш ветераны Хәмит абый Серазетдинов иде.

Әти сугышка кадәр ферма мөдире булган. Өйләнгәненче 8 сыйныф тәмамлаган, бер ел мәдрәсәдә укыган. Карбан авылында аны депутат итеп тә сайлаганнар. Фоторәсеме дә бар иде, идарәдә колхозның алдынгы эшчеләре рәтендә торды. Соңгы хатында тиздән фашистларның ояларын тар-мар итәбез дип язган иде. 1945 елның 10 мартында Германиядә батырларча һәлак булды. Әби-бабаебызның кече уллары 1942 елны Сталинградта һәлак булды. Калган 3 уллары хәбәрсез югалган.

Мин туган авылымнан 28 яшемдә чыгып киттем. Авылдашым Мәрьям Ниязова Ханты-Мансийск автоном округының Советский поселогында яшәде. Мине авылга кайтып төньякка алып китте. Төмәндә 8 ай пешекчегә укыдым, шуннан төньякта ашханәдә эшли башладым. Авылда әниемдә ике балам калды. Башта улымны монда китердем, 1 класска укырга керде, фатир биргәч, кызымны алып килдем. Эшли торгач иптәш тә табылды, кушылдык. Яшь чакта бернидән курыкмаган, йөгереп эшләгән. 1992 елда Яр Чаллыда фатир бирделәр, уйлап икеләнеп тормадык, күчендек. Шунысы кызганыч, төньякта мәңгелек йортларында улым – 31 яшьлек Әсләм Әхтәм улы һәм 13 яшьлек оныгым калдылар. Улыма 13 яшендә үпкәсенә операция ясадылар, хирурглар ялгыш чүпрәк кисәген онытып калдырганнар, үлгәч, моргта билгеле булды. Моргтагы табиблар шаккаттылар. Мин озак еллар улымны дәваладым, санаторийларга йөрттем... Улы Сережа әтисеннән соң 5 ел яшәде, урманга китеп адашып үлде.

Бүгенге көндә кызым Әлфия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәм, янымда оныкларым, нәбәрәләрем. Барчагызга исәнлек-саулык, бәхет теләп калам.

Гөлсем ТУСУМОВА, Яр Чаллы шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума