Материалы

Үткәннәрне искә төшереп

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш”тагы “Биографиясе гади түгел” мәкаләне укыгач, туган авылым Ямбайда үткән балачагымны исемә төшердем. Авылыбызда агачтан ясалган зур ике катлы биш йорт бар иде. Бәлки, алар элекке байларның, меценатларның йортлары булгандыр. Шул йортларның берсендә 4-5 гаилә бергә яшәдек. Бер ягында аскы катта әтинең сеңлесе Кәшифә апа кызы Әлфия белән, өске катында әтинең энесе Кавый абый гаиләсе белән, икенче ягында Галиулла бабай белән Бибикә әби балалары, киленнәре, кызлары белән яшәделәр.

Аларның 4 кыз һәм 4 егет иде. Сугышка кадәр иң өлкәне Гатаулла абый Фәүзия апага өйләнеп, 2 егет, 1 кыз үстерәләр. Сугышка китеп яу кырында ятып кала. Иң олы кызы Нурелхәят апа иптәше үлеп киткәч, кызы белән әти-әнисе янында яши. Икенче кызлары Фәһимә апаның да ире вафат булып, 2 бала белән әти-әнисе янында яшәп, соңыннан үз йортларын булдыралар. Өченче кызы Кадрия апаның иптәше хәрби була, ул яу кырында вафат була. Сугыш беткәч, апа малае Азатны әти-әнисенә калдырып китә. Дүртенче кызы Җәүһәрия апа да кызы Лилияне калдырып, Төмәндә яши.

Йортның аскы һәм өске каты да вак кына бүлмәләргә бүленгән, һәрберсе гаиләсе белән шул бүлмәләрдә яшиләр.

Фәүзия апа балалары белән аскы катның кечкенә генә бер бүлмәсендә яшәделәр. Без алар белән бер гаилә шикелле бик тату, аралашып яшәдек. Галиулла бабай ауга йөрде, балык тотты, безне дә өлешеннән калдырмады. Әниләр бигрәк тә Фәүзия апа белән әйбәт мөгамәләдә булдылар, соңыннан алар да аерылып чыгып киттеләр. Аларның үлүләре дә, күмелүләре дә бер көнне булды.

Теге 5 йортның берсендә хастаханә, икенчесендә китапханә, өченчесендә 98 нче балалар йорты булган, дүртенчесендә Сәфәргали бабайлар, Мөршидә апалар бала-чагалары белән яшәделәр. Ул йортлардан бер генә йорт калган, тегү остаханәсе иде, калганнары бары да бер катлы йортларга әйләнделәр. Нурзияләр яшәгән йорттан мин 1954 елны юллама белән Мордовиягә эшкә киттем, кайтканда инде ул йортның яртысы алынып, бер катлыга әйләндереп салынган иде.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума