Материалы

Юбилеең белән, Тания!

последние и лучшие новости искусства в мире

10-64 мартта яхшы күңелле Тания Хәсән кызы Айбатованың юбилее. Ул Вагай районының Индәр авылында Мәвлиха Паслетдин кызы һәм Хәсән Мөхәммәтулла улы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Әти-әнисе инде мәрхүмнәр. 1981 елда Первомайка урта мәктәбен тәмамлагач, Тубыл шәһәренең культпросвет училищесына укырга керә, ләкин аңа озак укырга туры килми, чөнки авылда әнисе үзе генә кала, ә абыйлары армия хезмәтенә алыналар.

Шул ук елны Тания вакытлыча Индәр авыл клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә керә, һәм бу “вакытлыча” эше 27 елга сузыла! Читтән торып укып методист-оештыручы һөнәре буенча югары белем ала. Ул режиссер, методист, оештыручы, сценарий язучы, алып баручы һәм башка эшләрне бергә алып бара.

80 нче еллар – Советлар Союзы чоры булгач, календарь бәйрәмнәрен ничек булса да үткәрергә кирәк булган. Ә бәйрәмнәр булгач – бетмәс репетицияләр, “артистлар” белән эшләү, концертлар белән башка авылларга да чыгу, халык алдында отчетлар һ.б.

Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк иде, сценарийларны үзең уйлап язарга кирәк булган. Ә нинди бәйрәмнәр, дискотекалар уздыралар иде! Җәен каникулларга шәһәр балалары әби-бабайларына кунакка киләләр. Алар белән эшләве үзе бер рәхәт иде.

Тания 2008 елда эшеннән китте. Хәзер ул буш вакытын дингә багышлый: намаз укый, ураза тота, мөселман бәйрәмнәрен үткәрә. Янында яраткан гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары ярдәм итеп торалар. Ул үзе дә һәрвакыт ярдәмчел, авылдашларының кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклаша. Индәрлеләрнең күбесенә пособие һәм пенсиягә документлар әзерләүдә дә ярдәм итә.

Тания Хәсән кызы уңган хуҗабикә, хатын, әни, әби һәм күпсанлы туганнарына апа һәм сеңел дә. Ул аш-суга да оста, кайнатма-кабымлыклар ясарга ярата. Ел дәверендә юбилейлар үткәргәндә тамада да, җырлый, бии дә. Тания район, өлкә “Яңарыш” газеталарына үз яклары турында мәкаләләр дә язып җибәрә.

Тормыш иптәше Артур Маннур улы белән егет һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларны ике оныклары сөендереп үсәләр.

Халидә МУРСАЛИМОВА, Вагай районы, Индәр авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума