tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Юбилеең белән, туган мәктәбем”

последние и лучшие новости искусства в мире

XX гасырның башында ук дөньяви белем бирә башлаган Акъяр мәктәбе бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бу юбилейны ул заманча матди-техник базалы, югары квалификацияле кадрлар һәм алдынгы педагогик технологияләр кулланып, өлкә магариф системасының көндәлек сулышын тоеп эшли торган мәктәпләрнең берсе буларак каршылый. Укытучы педагогларның язмышын билгели торган бу гаҗәеп зур һәм кыю эшләрнең башында мәктәп җитәкчесе Клара Әнвәр кызы Сәйфуллина тора. Аның зирәк акылы, дөньяга караш даирәсе киңлеге, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе - мәктәпнең соңгы елларда ирешкән уңышлары. Бүгенге мәктәп дибез дә, гадәттә, үзебез эшләгән мәктәпләрне күзаллыйбыз. Ә заманалар үзгәрә, хәзер балалар да бүтән.

Мәктәпкә кереп әйләнгән арада гына умарта иледәй гөжләгән төркемнән аерым шәхесне күреп–төшенеп өлгерә алмыйсың. Ә Клара Әнвәр кызы бу мохитнең уртасында кайный, эшлекле, гадел, таләпчән, ярдәмчел, тырыш булганы өчен коллектив аны үз итә һәм иң җаваплы, җитди эшләрне ышанып тапшыра. Соңгы елларда педколлектив укучыларны татар халкының иң күркәм гореф–гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү, балаларның сәләтен ачыклау, аларга халык педагогикасы нигезендә белем алу өчен иң уңай шартлар тудыру максаты куеп, гуманитар-эстетик юнәлештә эшли. Мәктәп үзенең эшчәнлеген белем бирүне дифференциальләштерү, тирәнәйтү, укучыларның белем алуга сәләтен, кызыксынуын үстерү өчен мөмкинлек тудыруга юнәлтә. Укучыга үзенә кирәкле һәм тиешле белемне сайлап үзләштерү өчен төрле алымнар һәм формалар куллана.

Клара Әнвәровна, белем бирүнең структурасы һәм эчтәлеге үзгәрү – укыту-тәрбия процессында җитди үзгәрешләр ясарга, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә зур мөмкинлекләр тудырды. Яңалыкка бару юлында – укучы белән эшләүнең яңа эчтәлеген, методларын эзләү, татар милли гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү, ата–аналарга педагогик- психологик белем бирү концепциясен гамәлгә ашыру - укытучылар коллективының иҗади эшчәнлегенең күтәрелүенә китерде. Шул уңай белән укыту–тәрбия процессын камилләштерүне бүгенге таләпләр югарылыгына күтәрүдә педколлективның эшчәнлеге турында үз фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде?

Укучыны дәрестә белем ала белергә өйрәтү бүген дә иң мөһим проблемаларның берсе булып кала. Шуның өчен мәктәп планының иң мөһим бүлеген төзегәндә – дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү, аны тагын да камилләштерү мәсьәләләренә игътибар итәбез. Укучыны теге яки бу тема буенча мөстәкыйль, иҗади фикер йөртә белергә өйрәтүдә укыту–тәрбия процессын интенсивлаштыруның әһәмияте зур. Дәреснең интенсивлыгы кабинеттагы җиһазлардан һәм техника чараларын рациональ файдалануга, укытучының осталыгына, хәзерлегенә, белеменә һәм башка бик күп факторларга бәйле. Шуны истә тотып безнең мәктәп коллективы укытуның иң актуаль, иң актив формаларын – белем бирү эчтәлеген тирәнәйтү, гуманитарлаштыру, гуманлаштыруны, тәрбияви яки акыл сәләтен үстерү, сәламәтлекне ныгыту, фәнни һәм гамәли юнәлешне көчәйтүне тәэмин итү юлларын файдаланып эшләргә тырыша. Укучыларда белемгә, мәгърифәткә омтылыш, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә үз фәненә чын күңелдән бирелгән Динара Кәримова, Чулпан Качаева, Гөлнара Сагидуллина, Рамилә Мирьяминова, Лилия Вәлиева кебек укытучылар мактауга лаек, алар белемнең һәм тәрбиянең сыйфаты өчен көрәшүне үзләренең эшчәнлегендә төп юнәлеш итеп алганнар. Безнең максатыбыз - һәр баланың сәләтенә карап белем бирү, укучыларның сәләтен һәм танып–белү активлыгын индивидуаль якын килү юлы белән үстерү, укытуның эчтәлеген баету, укучыда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Укытучылар коллективы Акъяр мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә халкыбызда милли горурлык, милли рух тәрбияләүдә дә, милләтебезнең горурлыгын, мәртәбәсен күтәрүдә дә күп эшлиләр. 20 елга якын гомерен мәдәният эшенә багышлаган Ачилә Сагидуллина, Фирдания Ихсанова, Роза Казакеева, авыл китапханәсе мөдире Розалия Кәримова әзерләгән чараларны санап бетерерлекмени?

Мин аларның туган халкыбызны милли рухта тәрбияләүдә, татар телен, татар рухын, себер татарларының дан-шөһрәтен, гүзәллеген тирә–юньдәгеләргә таныштыруда, рухи–әхлакый биеклеккә күтәрүдәге эшчәнлекләренә, белемле, кешелекле шәхесләр булулары белән горурланып, бай рухлы, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылыклы булуларына сокланам.

Язу, бигрәк тә кеше турында язу иң авыр эш. Хөрмәтле шәхесләр турындагы бу язмадагы фикерләрем, мөгаен, кайберәүләргә берьяклы гына булып тоелыр. Укытучы халкы күпьяклы, артык хисле булалар. Менә мин алар белән ничә еллар аралашып яшәсәм дә, аларның күпкырлы бай эшчәнлекләре турында тулы итеп әйтеп бетерә алу мөмкин түгел.

Белем диңгезендә маяк шикелле юл күрсәтеп торган укытучы–мөгаллимнәр турында җитәрлек язмыйбыз шул без. Күңелебездә аларга ихтирам, олы хөрмәт сакласак та, хезмәтләре турында бик аз язабыз. Бүген ничек яши ул укытучы? Нинди уйларда яна? Нинди борчу–сөенечләре бар? Минем бу язмам да, ничек дип әйтим, мәктәпнең юбилее уңаеннан кичергәнне онытмас өчен теркәп калдырырга омтылу гына.

Язмамның соңгы юлларында хөрмәтле Клара Әнвәр кызын, укытучылар коллективын, укучыларны, ата-аналарны бу тантаналы юбилей белән ихлас котлыйм, алга таба да барыгызга җитди уйларыгызның тормышка ашырылуын, зур иҗади уңышлар, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылык, киләчәккә омтылышлы булуыгызны телим.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА–ГАРИФУЛЛИНА,
педагогик хезмәт ветераны, Төмән районы, Олы Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836