#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Югалттык Себер “йолдыз”ыбызны

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең аккомпаниаторы Айзәт Михтәт улы Насыйбуллинның 36 яшендә генә гомере өзелде. Киң күңелле, тырыш, сәләтле, моңлы җырчы, оста баянчы Айзәт Яркәү районының Тархан авылында туып-үсте. Мин аны кечкенә вакытыннан беләм. Балалар бакчасында эшләгәнемдә, мин аны бик ярата идем, бик сөйкемле малай иде. Йоклап торсалар сөя-сөя киендерә идем. Кечкенә вакытыннан сәхнәдә матрос биюен әйбәт биеде. Мәктәптә укыганында да сәхнәдән төшмәде. Минем кечкенә кызым белән концертлар куеп йөрделәр. Аннары авыл мәктәбен тәмамлап, Тубылга укырга китте. Каникулларга килсәләр, җыелышып, минем ике кызым Илнара белән Луиза, сеңлем Гөлнур авылда концерт куялар иде. Илнара Тубылда укыды, анда алар дуслашып киттеләр.

Авыр вакытларында бер-берсенә булышып, шатлыкларын уртаклашып яшәделәр. Илнарам кияүгә чыккач, алар тагын да ныграк аралаштылар. Киявем дә Айзәтне яратты, яхшы дуслар булдылар. Укуын тәмамлагач, Айзәт “дальнобойщик” булып ерак юлларга йөрде. Тубылда туктап Илнараларга кереп уза иде. Алар аны хуш күреп, сөйләшеп озак утыралар иде. Айзәт сөйләшергә бик ярата иде, бервакытта да күңелсез йөргәнен күрмәдем. Без өлкән яшьтә булсак та, сабан туйларда, концерт-туйларда күп йөрдек, алар белән гел очраша идек. Аның яхшылыгы йөзенә чыгып тора иде.

Соңгы күрүем - Каскарада туйда бергә булдык. Алар алып баручылар булдылар, шул хәтле күңелле үткәрделәр. Айзәтнең тың авырып йөргән вакыты булган икән.

Ул Төмәндә йорт та төзеп өлгерде. 3 балачы бар, егете үзе кебек иҗади дип әйтәләр. Айзәт бөтен җиргә өлгерде, гөмбәсен дә, чиясен дә җыйды. Ауга бик еш йөрде, чит шәһәрләрдән дуслары да ауга киләләр иде. Хастаханәдә ятканда хатыны яныннан китмәгән, өметен өзмәгән.

Соңгы юлга озатканда авылда тезелешеп машиналар утырды. Аның белән бәхилләшергә кайлардан гына килмәде халык. Хәтем ашын Төмән татар мәдәният үзәгендә үткәрделәр. 200ләгән кеше булды, Айзәтне экраннан күрсәтеп бардылар. Барлык туганнарына, әти-әнисенә, хатынына һәм балаларына Аллаһы сабырлык бирсен, бу кайгыны Әхәт бабасы белән уртаклашабыз. Айзәтебезнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА.
Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836