Материалы

Үз эшенең остасы

последние и лучшие новости искусства в мире

44-3Вагай районының Сопра мәктәбе җитәкчесе, география фәнен укыткан хезмәт ветераны Анжела Вабиева Вагай районының Осиновка авылында туа. Әнисе Ниязбигә Камалетдин кызы һәм әтисе Рифкать Хаҗи улы Анжеланы кече вакытыннан хезмәт сөючән, җаваплы, туган авылының, иленең патриоты итеп үстерәләр. Аны кече вакытыннан үз халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп Майсәрвәр әбисе дә тәрбияли. Мәктәп бусагасын атлап кергәннән бирле Анжела тырышып укый, кече яшеннән бик зирәк була. Аны А.Гайдар исемендәге авыл мәктәбенең пионерлар дружинасы рәисе итеп сайлыйлар.

Ул елларны мәктәп укучыларын “Сопра” фермасында авыл хуҗалыгы хезмәте белән таныштыралар. Укучыларның сыер саварга, бозаулар карарга ярдәм итүләре гадәти күренеш була. Мәктәпне тәмамлап, Анжела Рифкать кызы Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутына укырга керә һәм уңышлы укып, диплом алып чыга.

Укытучы хезмәтен Нефтеюганск шәһәре мәктәбендә башлый. Сабыр холыклы, укыткан фәнен аңлата белгән, укучыларын үзе дә яхшы аңлаган Анжела Рифкать кызы туган якларына кайтып, Сопра мәктәбендә укытучы эшен дәвам итә. Монда аны мәктәп директорының тәрбияви эшләр буенча урынбасары итеп билгелиләр. Укытучының ачык дәресләренә, үткәргән методик оешма эшләренә югары бәя бирәләр. Укучыларга тирән белем биргән, аның югары нәтиҗәсен күргән, коллективта хөрмәт казанган Анжела Вабиеваны 2015 нче елны бу филиалның мөдире итеп билгелиләр. Мәктәптә укыту өчен шартлар тудырылган, укытучылар коллективы замана белән бергә атлыйлар, эшләрендә яңа технологияләрне кулланалар.

Аның шәхси сыйфатларын да билгеләп китәсем килә: мәрхәмәтле, ярдәмчел, эчкерсез, укытучы хезмәтен чын күңеле белән яраткан, намус белән башкарган кеше ул. Күп еллар тырышып хезмәт иткән, укучыларга белем, тәрбия биргән, сәләтле җитәкче дә булган Анжела Вабиева Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты грамотасы белән бүләкләнә. Якташыбызны ата-аналар хөрмәт итә, ярата.

Алсу СИМОНОВА, Вагай районы, Егаер авылы
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума