#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үз инәм!

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәстүрә ире Салихны сугышка озатканда, дүрт айлык йөклелек белән калды. Ир кеше бу хәбәргә бик тә шатланды. “Исән кайтсам, әти булырмын, язмаган булса... төсем итеп үстерерсең, сакларсың!” - диде.

Яшь хатын колхоз эшендә җигем атыдай эшләде. Үгез белән җир сөрде, түмгәк кисте, агач төпләде, печән чапты, утын әзерләде, билдән кар ерып урман кисте, хайван карады. Өйдә юкка барны кушып аш-су әзерләде, кер-идән юды, утын кисеп-ярып, өйдә һәм мунчада ут якты, он булганда, бәрәңге кушып икмәк пешерде, күп вакыт шырчай-боламык ашап эшкә йөрде. Авыр хезмәттән хәле тая барган каенатасына терәк булды. Бер-берсен юатып, вакыты белән алдап... сугышның тизрәк бетүен, Салихның исән-имин кайтуын теләп җан асрадылар.

Беркөн шулай ат җиккәндә, бер аягын камытка терәп бавын тартканда, икенче аягы таеп китеп, арты белән җиргә барып төшкән иде. Шунда корсак астының авыртканын да сизми калмады, тик әһәмият итмәде. Үтеп киткәндәй булды... Авыр заманада авыл эшендә ничек абынмыйсың да, ничек егылмыйсың, ничек авырсынмыйсың?! Вакыт үтә торды.

Беркөн шулай төшке ашка кайтканда, Мәстүрәнең корсак асты авырта башлады. Тамагын ялгап алып эшкә ашыкты. Аңа соңгы айда җиңелрәк эш – бозау карарга куштылар. Аннары бер ай ял бирелергә тиеш иде. Дөньяга туасы нарасыйның ул бер айны көтеп торасы килмәде. Бала табарга авырган Мәстүрәне авылдан 9-10 чакрымлап урнашкан шәһәрчеккә каенатасы ат дип исәпләнгән хайванчыкка утыртып алып барды. Ике көн, бер төн газаплардан соң бала “күзгә төште”, тик тавыш бирмәде... Ана баладан бик авыр котылды. Мәстүрәгә баланы күрсәтмәделәр дә, имезергә дә алып килмәделәр. Башта хәле авыр булганга алып килмиләр дип уйлады. Күкрәге дә шешә башлады. Сөтне саварга куштылар. Елап, ялварып баласын күрсәтергә сорагач, аның янына баш табиб үзе керде һәм коточкыч хәбәрне – баланың үле туганын әйтте. Хәле болай да авыр булган Мәстүрә, аңын җуеп, егылып китте... Күпме ятканын ул хәтерләмәде. Исенә килгәндә күңелендә бушлык, гәүдәсендә авырлык, яшәсәм ни дә, яшәмәсәм ни дигән өметсезлек иде. Дөньяга туарга да өлгермәгән нарасыйның үлемен яшь ана бик авыр кичерде. Ястыкны кочаклап сүзсез-тавышсыз да, үксеп-үксеп тә, ыңгырашып-ыңгырашып та озак елады. Кайгысын уртаклашучы да булмады. Ходай гомер бирсә, кайгыдан үлми икән кеше. “Бер Аллам әҗәл бирмәсә, кайгыдан үлүче юк”, - дип җырламаслар иде.

Аның белән бер бүлмәдә Ульяна дигән украин хатыны ята иде. Ул иренең апасын эзләп бу шәһәргә килгәндә, тугыз аен тутырып кына бала табу йортына эләккән иде. Мәстүрә үлем белән алышып-көрәшеп ятканда, бу хатын ир малай дөньяга китергән икән. Хәсрәткә баткан, чарасыз калган бу бичара Мәстүрәнең хәлен белешергә, саубуллашырга дип керде.

Ул үзенең хәлен, баланы иленә берничек тә алып кайта алмаячагын, монда иренең апасына да калдыра алмаячагын, аның атнаның 14 сәгатен эштә үткәрүен әрнеп-елап сөйләде дә, баласыз калган яшь хатынга үз баласын калдырырга теләгәнен әйтте. Хатыннар икесе дә беразга тынып калдылар. Аннары, сагыш тулы күзләрен Мәстүрәгә терәп, Ульяна болай диде:

- Баланы син алмасаң, мин аны берәрсенең ишек янында калдырам, табып алып карарлар, бәлки, кемгәдер бирерләр. Я балалар йортына тапшырырлар...

Мәстүрәнең эче жу-у итеп китте. Ничек?! Ничек баланы урамда калдырырга?! Туңар бит! Ачыгар бит! Елар... Юк, юк! Болай ярамас. Ничек ул бәләкәчне урамда калдырырга?!

Бу ике җирдә яшәгән, ике диндә булган, ике телдә сөйләшкән хатыннарның язмышлары да, кайгылары да уртак иде. Берсе ничек кияүгә барып та ирсез калуын, икенчесе ир хатыны да булмыйча ана булуын сөйләде. Ульяна Данилын ничек яратуын, аңа кияүгә барырга да өлгерми калуын, булачак баласының атасын сугышка ничек озатуын, баласын корсагында ничек яшереп йөртүен, атасы белән анасының аны ничек куып чыгаруларын, өннәсенең яшереп кенә юлга акча бирүен, апасына ничек килеп җитүен, аның ничек ачуланып каршы алуын, инде бу бала белән кая барырга, кемгә сыенырга да белмәвен яшьләренә буыла-буыла сөйләп бирде.

Мәстүрәне чиктән тыш курку биләп алды. Бераз өнсез торганнан соң, ул аңына килеп:

Уля, мин баланы алам! Минем сөтем дә бар әле. Мин аны имезәрмен, карармын, үстерермен. Яратырмын да. Тик син кайгырма. Каһәр суккан сугыш бетсә, син кунакка килерсең. Теләсәң, балаңны алып та кайтырсың.

Ул шулай диде дә, уйланып калды... Бу ике яшь хатын озак сөйләштеләр, уйлаштылар, киңәштеләр, елаштылар. Шуннан соң, Ульяна баланы әйтелгән адрес буенча Мәстүрәдә калдырмак булды.

     Мәстүрәнең пүлнистән үле бала алып кайтуы Әптәү картка ошамаса да, берни әйтмәде. Дөньясы бер артка киткәч, шулай була икән дип уйлады. Юкса карт бу баланы зур өметләр белән көтә иде, улының йөзе итеп саклар иде, күз алдына китереп, аның белән йөри-уйный иде. Хыяллар чәлпәрәмә килде. Башны ташка бәреп булмый. Түзсәң, түз, түзмәсәң, нишлә! Язмыштан узмыш юк, күрәсең. Килененә үз бүлмәсендә утырырга кушты. Муллага да бармады, үзе оныгына Хәким дип исем бирде. Иске мендәр тышына төреп алды да, җеназа укыды. Төргәкне куенына салып, көрәгенә таянып елга ягына китте. Зират елгадан ерак түгел иде, ул шунда юл тотты. Әптәү картның нишләп йөргәнен беркем күрмәде дә, беркем белмәде дә. Күрәсе дә, беләсе дә килмәде. Һәркемнең үз мәшәкате, үз кайгысы. Ул сөйләшми генә чишенде дә бүлмәсенә кереп, әллә хәле бетүдән, әллә хәсрәтеннән урынына барып ауды. Аның авышкан йөзен дә, күзендәге яшьләрен дә беркем күрмәде. Аның Ходаена ялыныр хәле дә юк иде.

Әптәү карт арып-үлеп йоклаганда, боларның өенә бала күтәреп кергән хатынны берәү дә күрмәде. Ике хатынның бер нарасыйга ана булганын, ирсез калган тол хатыннарның уртак кайгыны бүлешкәннәрен, сүз бирешкәннәрен, бәгырьләре өзелеп елашканнарын, ничек саубуллашканнарын ул күрмәде дә, ишетмәде дә.

Иртә белән Әптәү бала елаган тавышка уянып китте дә, төш күреп ятам ахрысы, дип уйлады. Тик бала тавышы тынмады, тагы ишетелде. Бу ни гаҗәп? Бу ни эш? Карт башмакларын да эләктереп тормады, киленнең бүлмәсенә таба китте. Тәүбә! Тәүбә! Мәстүрә бала имезеп утыра иде. Карт бу көтелмәгән хәлдән авып китә язды, тик ишек яңагын сөялеп, катып, өнсез калды. Ул шулай күпме торгандыр. Мәстүрәнең тавышы әллә кайдан килгәндәй ишетелеп калды:

- Әткәй, утыр. Аптырама, мин сиңа барысын да сөйләп бирәм хәзер.

- Мин әллә төш күрәмме? Килен, уят мине, - дип кенә әйтә алды бичара “олата”.

Мәстүрә баланың кайдан, кемнән, ник монда икәнен түкми-чәчми сөйләп бирде дә:

- Әткәй! Без бу баланы үстерик. Без аны үз балабыз итеп үстерик. Ул безнең үз балабыз булсын. Син ни диярсең? Син ризамы? Миңа ул куаныч булса, сиңа юаныч булыр.

Әптәү карт башта берни әйтә алмый торды. Тамак кыргалады. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Күз яшьләре дә агып китте. Аның ни уйлаганын Ходай Тәгалә Үзе генә белде. Баланы имезеп салган килене янына урындыгын шудырып, килеп утырды да:

- Замана ахыры килдеме? Атасыз калган, инәсе ташлаган бу баланы – бу үксез “бозауны” асрый, үстерә алырбызмы? Ул безнеке булырмы? Анасы эзләп килмәсме? – дигән сораулар бирде, бу билгесезлекләр, билгеле, икесен дә борчый иде. Уйлаштылар, төрлегә юрадылар, яхшы ягын да, начар ягын да онытмадылар. Ахырда, хәерле булсын дип, аны инде кая җибәрергә дә белмичә, үзләрендә калдырып, үстерергә, тәрбияләргә дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу ак йөзле, сары чәчле малайны “инә” үзе дә, “олата” да кемгә охшатырга белмәделәр. Мәстүрә беркем белән дә киңәшеп тормыйча, анасы Ульяна булганга, аңа үзе Улымйән дип исем куштырды. Авылда кешене исәпкә алу кенәгәсенә ул Халитов Улымйән Салихович булып керде.

Мәстүрә балага бик тиз ияләшсә дә, “олата” кеше балага тиз күнегә алмады. Кем була инде бу бала? Ятимме? Кемнеке? Безнеке булырмы? дигән сораулар тынгы бирмәде. Шулай да ул баланы карарга, үстерергә булышты. Мәстүрә – көндез фермада, ә ул төнлә каравылчы булып эшләделәр. Юкны таптылар, барны бүлделәр. Мәстүрә балага шулкадәр ияләште, эштән ашыга-ашыга кайтты, имезде, ашатты, юындырды, уйнатты. Бабасы да бу тере генә, көләч баланы үз итә башлады. Малай да боларның тырышлыгын бушка уздырмады. Башта “әннә” дип телгә чыкса, соң “отта” сүзен дә бик ачык итеп әйтә башлады. Бу сүз Әптәүгә бик ошады. Аны ул инде улым, нәнәм, йәнем дип сөя иде. Тезенә утыртып “на!” дип сикертә, кети-кети уйный, кул чанасына утыртып йөртә. Ашарга утырганда “бисмилла” дияргә, ашап туйгач, “әппәр” әйтергә дә өйрәтте. Улымйән инде әнисе белән йокламый, ул бит ир кеше, олатасының куенына ияләште. Бабасы аңа “әтисе” турында матур, кызыклы истәлекләр сөйләде һәм бала аның йомакларын тыңлады.

Күргәннәр, белгәннәр, аралашканнар Улымйәнне кемгә охшатырга да белмәделәр. Бала үсә барган саен үзенең ата-бабаларының чалымын ала барды. Чәчләре, кашлары, керфекләре сары иде, җәй җитү белән алар көрән төскә кереп, борын өстенә сипкелләр куна иде. Беркатлы Әптәү карт оныгының кайдан, кемнән, нигә монда икәнен бердәнбер сеңлесенә сөйләп ялгышканын үз вакытында аңламады... Кайчакта, кайбер хатын-кызның күңеленә ни килер дә, ни китәрен ул белмәде... Инде син, бер серне белеп, бер генә кешегә сөйләсәң дә, аны инде, иң кимендә, ярты авыл беләчәген дә уйламады.

Халыкны тилмерткән, күпләрне ятим иткән, тол калдырган, улсыз-кызсыз иткән, бетмәс-китмәс кайгы-сагышта калдырган, озын канкойгыч сугыш та бетә. “Кара” кәгазьләр белән бергә саран шатлыклар да ишек кагып йөри башлый. Сирәк-мирәк кемнең атасы, кемнең агасы, кемнең бабасы, кемнең ире, кемнең сөйгәне кайта башлыйлар. Аларның кайсыларының я кулы, я аягы, я күзе... юклар. Носилкада кайтканнары да, йортына кайтып яши алмаганнары да булды.

Улымйән дә беренче класс укучысы инде. Инәсе аңа мәктәпкә йөртергә олатасының таушалган-ташланган кожанка итәгеннән сумка да тегеп бирде. Ул вакытта күп балалар китән-чүпрәк сумкалар йөртә иделәр. Малайга Салих “әткәсеннән” калган чалбардан яктә белән чалбар юнәтеп тә бирде. Калган кисәктән олап-ямап дигәндәй, бияләй дә текте. Тырышып укый бала. Төс-башы да, буе-сыйфаты да шөкер диярлек. “Инәсе” һаман аны кайгыртып, сагалап, хәленчә булышып торды. Улымйән дә үз чиратында тыңлаулы, тәртипле, рәхмәтле бала булды. Урамда кыска кышкы көндә уйнарга вакыты да булмады, утын-су китерергә булышты, суыкта уйнардай киеме дә юк иде. Аның дуслары да күп булмады. Күршедә әтисез туган, ярлы Хәтим дигән малай белән аралашты, кайчакта, аларга кереп, икәү уйнадылар. Аның олатасы да, атасы да юк. Ул күләгәдә үскән гөл кебек төссез һәм нәзек. Инәсе көне-төне эштә. Улымйән аны жәлләп, аңа я бер бәрәңге, я ярты телем икмәк тә биргәли иде. Алар мәктәпкә аерым-аерым барсалар да, аннан бергә кайталар, тик Хәлим дустының өенә керми иде, әллә инде оялып, әллә Улымйәннең олатасыннан куркып.

Сугышның беткәненә икенче ел инде. Балалар мәктәптә Яңа 1947 нче елны каршыларга әзерләнәләр иде. Балалар апалары белән булган кадәре кәгазьдән, гәзиттән, мамыктан, шырпы кабыннан, тубырчык-күркәдән, җеп төбәге кебекләрдән чыршыны бизәр өчен уенчыкларны да үзләре ясадылар. Себернең кышкы матуры – чыршы, бизәлеп, класс бүлмәсе уртасында басып тора. Бала-чага үзенчә шат. Яңа ел яңа бәхетләр алып килер дигән өмет беләнме, әллә булган чаклысына риза булыпмы, җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә дә әзерләнделәр, туннары булганнар, әйләндереп киеп, аю-бүреләр булып куйдылар. Кайсылар койрык, мыек ясап, кәгазь күзлек киеп мәче булдылар. Кызлар марля юбкалар киеп кар бөртекләре булдылар...

Әнисе Улымйәнгә маймыл булып киенергә булышты. Олатасының бүрегенә зур гына итеп колак ябыштырдылар, маймылның күзенә охшаш итеп күзлек ясадылар, чалбар кашына кәкре итеп иске оектан, салам тутырып, маймыл койрыгы тектеләр. Малай шулай әзрәк маймыл баласына охшап куйды.

Яңа ел тамашасына балаларның ата-инәләре дә, туганнары да җыелган иделәр. Бала-чага да шат, сугыштан соңгы авыр, кайгы-сагышлы еллардан соң үзенә күрә бер озын тын алу, күңелгә тынычлык эзләү, йөрәккә ял бирү кебек чара иде. Ул елларда кешеләр уен-көлкене, шаяру-масаюны онытканнар иде. Һәр өйдә, һәр кеше йөрәгендә сагыш, Гитлерга каргыш, бу озакка сузылган тиңдәшсез-гаделсез сугышка нәфрәт уты кайный иде. Кешеләрнең күптән мондый очрашу-күрешүләрдә булганнары юк. Алар балаларының бу гади генә чыгышларына, уен-биюләренә ихлас күңелдән кул чаптылар, мактадылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Зурлар таралышып бетүгә, балалар да, киемнәрен алмаштырып, кайтырга әзерләнә башладылар. Шул арада, анасы ташлап качкан Зәйнәп малае Усман, Улымйәннең маймыл койрыгына басып, аны өзеп алды. Малайның ачуы чыкты:

- Нимә, койрык сиңа тидеме?! – дип, малайның борын төбенә йодрыгын терәде.

Усман Улымйәннән олырак та, биегерәк тә иде. Ачуы кабарган Усман малайның күкрәгенә йодрыгы белән сугып та җибәрде. Моны көтмәгән Улымйән чалкан барып төште. Үзе дә сары малай ут кебек кызышты, иреннәре калтыраса да, үзен белештермичә, Усманны дөмбәсләргә кереште. Инде ике малай беркемне күрмичә, ишетмичә сугышалар иде. Усман көчлерәк, Улымйән җитезрәк. Хәтим Улымйәнгә булышырга дип килгән иде, аны икесе дә күрмичә, төреп егып киттеләр. Кайсыдыр укытучыны чакырып китергән. Аның: “Булды сезгә!” - дигәнен ишеткәч тә, малайлар, бер-берсенә ачулы карап, йодрыклары йомык килеш, тынгандай булдылар. Шунда Усман:

- Син, син! Уйнаштан туган! Синең Мәстүрә инәң түгел! - дип акырырга тотынды.

Кайтырга өлгермәгән балалар тынып калдылар. Укытучы да дәшмәде. Улымйән Усманның өстенә ташланып:

- Син ни сөйлисең?! Мәстүрә - минең инәм! - дип шашып Усманны тукмарга кереште.

- Син уйнаштан туган! Мин сине үтерәм! Сине инәң ташлап киткән. Син уйнаш бала! Мәстүрә синең инәң түгел!

Улымйән башта исе китеп Усманга карап торды, аннары әкрен генә:

- Үз инәм, үз инәм, - диде.

- Ю-у-к! Син – ташландык, синең инәң ю-у-ук!

Балалар берни аңламый тынып калдылар. Улымйән соңгы көчен җыеп:

- Үз инәм!!! – диде һәм башта калтыранып торды, аннары буш капчык шикелле егылып китте.

Малай аңына килгәндә, инәсе аның янында елап утыра, бабасы догалар укый иде. Улымйән әкрен генә:

- Инә! Син минем үз инәм бит. Ник Усман мине уйнаш бала диде?

- Үз улым син, үз улым. Ышанма син ул явызга! Ул көнләшә. Син матур, син акыллы, син иң яхшы малай!

Улымйән Мәстүрә инәсен хәлсез куллары белән шундый тың иттереп кочаклап алды, аның кулларын аерып алырдай көч юк кебек иде...

* * *

Бу булган хәлләрдән алынган хикәя, тик исемнәре генә алмашынды. Озакка сузылган, тиңдәшсез, канкойгыч, миллионлаган җаннарны кыйган, күпләрне ятим иткән, ялгыз калдырган, акылдан шаштырган бу сугыш мәңге онытылмаслык хәсрәтләр калдырды, язмышларны үзгәртте, өметләрне сүндерде, вакытсыз гомерләрне өзде. Хикәя Җиңүнең 75 еллыгына багышлап язылды. Мин дә күп кенә мондый вакыйгаларга шаһит булган сугыш чоры баласы.

Галия АБАЙДУЛЛИНА. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836