#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үзе китте – җыры калды”

последние и лучшие новости искусства в мире

47-829 октябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованы искә алу кичәсе үтте.

Якты хисләре белән тирә-юньне балкытып, камил акыллылыгы белән кешеләрне үзенә тартып торган, гүзәл сыйфатлары белән дөньяга ямь өстенә ямь биргән шагыйрәбез Гөлфизәр Хәйретдин кызы матбугатта үз сүзен әйтә белгән, шигьрият дөньясында үз эзен калдырган чордашларыбызның берсе. Менә шундый иде ул - гүзәл затлы шагыйрәбез генә түгел, сәхнә остасы да, жәмәгать эшлеклесе дә, иманлы да, милли җанлы якын дустыбыз Гөлфизәр апа.

Бәйрәмне тулыландырып, эчтәлекле презентация битләрендә шагыйрәнең китаплары күрсәтелеп торды. Аның «Себер ягым», «Нәни дусларга», «Изге Сүзге моңнары», «Аркаим – таулар иле», «Сәяхәт дәрес», «Сүнмә, яшьлек» китаплары бәйрәмне баетып торды. Истәлек итеп төшкән фоторәсемнәре дә, шигырь юллары да килешле иде.

Тубыл шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе тәкьдиме буенча, тирән мәхәббәтебезне белдереп, аның иҗади дөньясын киләчәк буыннарга таратып, ел саен Гөлфизәр апага багышлап әдәби укулар оештыру максаты куелды. Моңа хәтле дә шагыйрәбезгә багышланган матур һәм истәлекле бәйрәмнәр үткәрелеп торды. Ул да булса, аның оештыручысы «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина булды. Киләчәктә дә ел саен шундый матур залларда төрле чаралар оештырырбыз дип ышанабыз.

Быел чараны Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских белән Роза апа Яхина оештырдылар. Татар халкы әйтмешли - «Күмәк эш - күбәләк» дигәндәй, Аллага шөкер, үткәреп тә җибәрдек.

Бәйрәмне ике өлешкә бүлдек, беренчесе – нәфис сүз осталары бәйгесе. Ул беренче катта үтте. Ә икенче катта Гөлфизәр апага багышлап Коръән ашы уздырылды.

Бәйгене алып баручылар Зәйтүнә Әбдрәшит кызына сүз бирделәр. Ул бәйрәм белән котлап конкурсның нормативлары турында аңлатма кертте. Тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырды.

Конкурска 20дән артык катнашучы гариза бирде. 12 яшькә хәтле балалар арасында 3 урынны – Ләйсән Вәлеева (15 мәктәп, укытучысы Банисә Ниязова), 2 урынны Камил Янабаев (17 мәктәп, укытучысы Тәнзилә Тимканова) алдылар. Ә 1 урынга Виолетта Захарова лаек булды (15 мәктәп, Банисә Ниязова).

13-17 яшьлекләр арасында призлы урыннарны Банисә Ниязованың укучылары яуладылар. 1 урында - Ләйлә Насыйбуллина, 2 урында - Земфера Вәлеева, 3 урында - Самирә Ваһапова булдылар. Зурлар арасында Гөлфизәр апаның «Бәйрәм көне» шигырен укыган Римма Шәрипова 1 урынны алды. Икенче урынга Сөнгатулла Бекенин чыкты, «Гөлфизәр Абдрахмановага» дигән шигырен укыды. Катнашучыларны Зәйтүнә Тычинских Мактау кәгазьләре белән бүләкләде, ә Илтус Уразмәмәтов бәйрәмне оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Жюри әгъзалары үз вазифаларын үтәгән арада, сәхнәдә Камәрия Тимирова, Нурия Вафеева, Роза Яхина, Сөнгатулла Бекинин, Хәсән Хучашев һәм башкалар матур җырлар башкардылар.

Аннары кунакларны бинаның икенче катында оста хуҗабикәләр тарафыннан әзерләнгән бай һәм тәмле ризыклы өстәлгә чакырдылар. Фәннур хәзрәт Касыймов мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән укыды, изге догаларын, теләкләрен юллады. Гөлфизәр апаны җылы сүзләр белән искә алып, аны сагынып, юксынып бер-бер артлы Рәшидә Бакиева, Роза Яхина, Наҗия Хәкимова, Зәйтүнә Тычинских һәм башкалар сөйләделәр, авторның китабыннан җаннарны эретерлек итеп шигырьләрен укыдылар.

Чараны алып баручылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттеләр.

Гөлфизәр Абдрахманова әдәбиятка нәниләргә багышланган шигырьләре белән килеп керде. Соңрак аның таланты киңәйгәннән-киңәя барды, тематика киңлеге зурайды. Дуслык-туганлык, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт, тынычлыкны саклау, Ватанына тугрылыклы булу, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны хөрмәт итү кебек хисләр белән сугарылган, әхлаклылыкка, әдәплелеккә, дөньяны танып белергә, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли торган шигырьләр яза башлады. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Шуңа күрәдер, аның күп кенә шигырьләре көйгә-моңга салынган. Чара барышында аның сүзләренә иҗат ителгән «Җилләр белән», «Изге Сүзге моңнары», «Пар аккошлар», «Себер, Себер!», «Соң инде», «Тапталган яшьлегем» кебек җырларны яратып тыңладык.

Кызганычка каршы, милләтебезнең нечкәләрдән-нечкә җанлы кызы арабыздан бик иртә китеп барды...

Бу чараны оештыруда Мөнирә һәм Риваль Хөснетдиновлар матди ярдәм күрсәттеләр. Бу гаиләгә һәм чарада катнашкан укытучыларга, укучыларга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдереп, аларга корычтай сәламәтлек, озын гомер телибез.

Әлфия АЙБАТОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836