#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзем турында үзем

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин “Яңарыш”ны чыга башлаганнан бирле яздырам, укыйм. Һич нәрсә эшләми, укып алам. Ике күземә операция ясаттым. Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны мин беренче мәртәбә Байкаловода директор булып эшләгәнендә күрдем. Олы балам Зиннәтулланы 2 нче класска укырга алып барган идем. Балам аны миңа күрсәтте, мин сөйләшеп алдым. Икенче мәртәбә – мәчет ачылганда очраттым. Әнием белән фоторәсемгә төшереп, газетага язды. Мин мәчет рәисе идем.

Газетаның 15 еллык юбилеенда да булдым. Азат Гыйззәт улының каберенә бардык.

Мин сугыш елы баласы, 1936 елда туган. Колхозга эшкә куалар иде. Башак чүплибез, утау утыйбыз, җитен җыябыз. 7 классны тәмамлагач, паспорт алдым. Әни фермада эшли, өстегә кияргә юк, колхоз акча бирми, “трудоденьга” эшләткәннәр.

Әбием 3 баш бәрәңгене кыргычтан кырып, кайнаган суга салып, шырцай пешерә. Эчендә 3 кисәк бәрәңге, оны да, сөте дә юк. Сөтне сугышка җибәреп торабыз, шикәр белән кәнфитне төшебездә дә күргәнебез юк, икмәк тә юк. Өстебезгә капчыктан күлмәк киябез. Бабам, әбием, әнием, җиңги калган, абыем армиягә киткән. Ул киткәч, улы Марат туды. Әнием печән чабарга Иртешнең аръягына чыгып китә. Миңа нәрсә эшләргә? Ачыгам бит. Он җәйгән тактаны алып кердем. Ябышкан онны пычак белән кырып алдым да, липүшкә пешердем.

Паспорт алгач, Салехардка барып 4 ел пекарняда мастер булып эшләдем. Исемем Мактау тактасыннан төшмәде. Авылда әниемә ярдәм итәргә кирәк. 1 сеңлем, энем Әсхәтулла кечкенә. Миңа Хөсәен исемле егет, кайчан кайтасың, дип хат язды. Аңа колхоз справка бирми, үзе паспорт ала алмый. Колхоз бушатмый авылдан.

Мин кайткач, өйгә керә кереп яшәде. 6 балалы булдым, кечеләрем игезәкләр. Әти-әниләр дә игезнең сыңары иде. Энем 10 нчыны бетереп, Төмәндә инженерлыкка укып килде, минем балаларыма ярдәм итте. Минем кызларым тормышка чыгып киткәч кенә, өйләнеп яшәп китте. Без үзебез балалар белән яңа өй салып чыктык. 2 балам үлеп китте. Хәзер минем 11 оныгым, 6 нәбәрәм бар. Олы балам авылда. Хәлемне белешеп торалар. Миңа “Ана даны” медален бирделәр.

Әнисә ШИХОВА, Вагай районы, Баеш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836