#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәңгәр беретлылар бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

32-11Тубыл шәһәрендә ел саен Һава-десант гаскәрләре көнен бик зурлап уздыралар. Бу көнне шәһәр һәм районның төрле авылларыннан җыелган десантчылар бәйрәмнәрен кабат билгеләү максаты белән военкомат тирәсенә җыелалар. Бәйрәм митинг, парадтан һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куюдан башлана.

Менә быел да 2 август көнне шәһәр урамнары тельняшка һәм зәңгәр, зәңгәр беретта горур атлап яки флаг җилфердәтеп машиналарда йөрүчеләр белән тулы булды. Без запастагы хәрбиләр, һава-десант гаскәрләре ветераннары белән Мәңгелек ут янында очраштык.

Берничә милләттәшебез белән танышып, алар турында газетага язу максатыбызны белдергәч: “Юк, кирәкми”, - дип китү ягын карадылар. Әмма үзебезне “Яңарыш” газетасыннан икәнен әйткәч, Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Санниково авылы егете Рамил Альберт улы Урамаев: “О-о-о! “Яңарыш”ка булса, мөмкин төшәргә”, - дип безгә хөрмәтен дә белдерде.

Бер читтә зәңгәр беретын күкрәгенә кысып, кулына канәфер чәчәге тотып ялгызы басып торган апага игътибар итеп, аның янына килдек. “Тормыш иптәшем Артур Булат улы Абушев Германия җирендә хезмәт итте. Без бу бәйрәмгә ел саен гаиләбез белән ерак сазъяк авылыннан килеп җитешә идек. Ул үзенең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәне белән бик горурланды. Кызганычка каршы, 2015 нче елда ул фаҗигале рәвештә һәлак булды. Шуннан бирле бирегә улым Али белән икәү йөрдек. Чөнки безнең өчен бу бәйрәм иң кадерлегә әйләнде. Яз көне улымны армия хезмәтенә озаттым. Шуңа бүген үзем генә килдем, - дип моңсуланды Миләүшә Хәҗәт кызы. Шулай торган арада, яныбызга бер ханым килеп, кочаклашып күрешеп, хәлләр белештеләр. Баксаң, алар әлеге бәйрәмдә танышып, ел саен очрашып торалар икән. Бераздан безгә Әлфирә Исай кызының тормыш иптәше белән кызы да килеп кушылдылар. Без зәңгәр беретлы абый белән якыннан таныштык.

Мәкъсүм Мәсхүт улы Кәримов Шаңшы авылында 7 балалы зур гаиләдә туа. Аңа бер ярым яшь булганда, әниләре Алимә Мөхәммәт кызы үлеп китә. Көне-төне колхоз эшендә булган әтиләренә балаларны тәрбиялисе авыр була, шуңа кечкенә Мәкъсүмгә 4 ел балалар йортында яшәргә туры килә. Әтиләре өйләнгәннән соң, аны өйгә алып кайталар. 1984 нче елда 10 сыйныфны тәмамлап, “Победа” колхозы юлламасы белән Тубыл шәһәренең 27 нче һөнәри училищесында укый. Шул елларда аның әтисе дә үлеп китә. Әлеге авыр көннәрне искә алып Мәкъсүм Мәсхүт улы: “Әтине җирләгәннән соң, яшәү ямен таба алмыйча йөрдем. Бар теләгем – армия хезмәтенә алынып, Әфганстанга китү иде. Шуның өчен көн саен спорт белән шөгыльләндем, Ялутор шәһәренә махсус барып 3 мәртәбә парашюттан сикердем. Һәм бүгенге көнгә хәтле ГТО отличнигы”, - дип сөйләде.

Ул 1986-1988 елларда Ферганә шәһәрендә минометчы-артиллерист гаскәрләрендә хезмәт итә. Биредә аларны сержантлар мәктәбендә Әфганстан сугышына әзерлиләр. Шушы ярты ел эчендә ул үзенең максатына ирешү теләге белән бик тырышып, югары күрсәткечләргә ирешә. Әмма сержант Кәримовны мәктәптә яшь содатларны сугышка әзерләүче итеп калдыралар. “Күрәсең, артык тырыштым бугай. Тубылдан 5 егет киттек. Мин аларны үзем Әфган җиренә озаттым. Шул чактагы үкенеч, канәгатьсезлек күңелемдә әлегәчә саклана. Бездә бит балачактан патриотик хис тәрбияләделәр.

Шуңа илебез каршындагы бурычны чын ирләрчә үтәргә тиеш идек... Бары шунысы сөенечле, мин озаткан 4 дустым да туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайттылар. Мин 1,5 ел үзем кебек, мыек та чыгып өлгермәгән егетләрне физик яктан чыныктырып, төз атарга, корал белән дөрес кулланырга, сугыш алымнарына өйрәттем. Алардан “пушка ите” әзерләмәс өчен, үз вазифамны зур җаваплылык белән башкардым. “Хәзер авыр, әмма, сугышта сезгә җиңел булачак”, - дип әйтә идек. Безнең мәктәп хәрби частьлар белән һәрвакыт элемтәдә булды. Һәр көн иртәнге сафка тезелүдә, митинг, парадларда сугыш кырыннан килгән хәбәрләрне игълан итеп тордылар. Солдатларыбызның ирешкән уңышларына чын йөрәктән шатландык. Һәлак булган хәбәрләрен ишеткәндә, сыкранып елый идек. Мин әзерләгән солдатларның күрсәткән батырлыклары өчен миңа Рәхмәт хатлары алырга күп туры килде”, - дип сөйләде ул.

Армиядән кайткач, Мәкъсүм Мәсхүт улы 9 нчы сыйныфтан яратып йөргән авылдашы Әлфирә Исай кызы белән гаилә корып, 3 бала үстерәләр. Ул 23 ел Демьянка тимер юл станциясендә эшли. 20 ел авыл депутаты вазифасын башкара. Хатыны Полуяново мәктәбендә сакчы булып эшли. Алар әле зур хуҗалык тотып, ит, сөт, май, каймак сатып, өстәмә керем ясарга да өлгерәләр. Гаиләләре белән төрле чараларда актив катнашалар. Кызлары Әлфирә 2011 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Тубыл педагогия институтында һөнәр үзләштергән. 32-10Уллары Фаил Төмән индустриаль университетында укый, ә Розалия быел 11 сыйныфны тәмамлап, Тубыл педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кергән. Мәкъсүм Мәсхүт улы: “Тубыл-Демьянка тимер юлын таптап, балаларның ничек үсеп җиткәннәрен белми дә калдым. Хатыныма зур рәхмәт, чөнки барыбыз өчен дә җаваплык аның җилкәсенә төшә. Эшкә дә өлгерә, бакчаны да карый, 3 сыер сава, җиләк-җимешләр җыеп, кайнатма, кабымлыклар да әзерләп куя... Ә Һава-десант гаскәрләре көнендә гаскәрдәшләр белән очрашу – күңелгә тынычлык, бер йотым саф һава, яшәргә көч бирә”, - дип сөйләде.

Мәкъсүм Мәсхүт улын Һава-десант гаскәрләре һәм 4 августта узган Тимер юлчылар көне белән чын күңелдән котлап, гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836