Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәйнетдиновлар

последние и лучшие новости искусства в мире

37-3Бүгенге язмам Вагай районы, Лаймы авылында Хәлисә Бикбулат кызы һәм Хәлит Зәйнетдин улы Зәйнетдиновларның күп балалы гаиләсендә туган Шәйхетдин, Зәйнетдин исемле балалары турында. Аталары Хәлит 4 кыз, 3 ир баласын ятим калдырып, 30-40 яшьләрендә вафат була. Ятим калган балаларның үсмер еллары совет власте урнашкан елларга туры килә. Зәйнетдин Хәлит улы Сәлиха Ибраһим кызы белән гаилә корып, яшәп китәләр. Колхозлашу чоры бара. Халык кырларда тырышып эшли, хайваннар асрый, балыкчылык белән шөгыльләнә. 1941 елны сугыш хәбәре килә. Бу коточкыч хәбәр сазлык эчендә урнашкан Кече Уват авылына да барып җитә.

1973 нче елдан башлангыч мәктәптә әтием Нурмөхәммәт Әбүбәкир улы Уразов укыта. Аның урынына яшь укытучы Шәйхетдин Хәлит улы Зәйнетдинов килә. Мәктәпне тапшырып, әтием 1941 елның декабрендә сугышка китүчеләр арасында беренчеләрдән була. 1942 нче елның 22 нче июнендә икенче кызы туа. Тубылда военкомат казармасында җыелган ир-егетләрне пароход белән Омск өлкәсе, Черемушка лагерына китереп, солдат киемнәренә киендереп, сугыш һөнәренә өйрәтеп, поезд белән алгы сафка озаталар.

1942 елның 22 июль урталары. Сталинград янында каты сугышлар бара. Солдатлар, укчы дивизияләр, танк бригадалары Сталинград фронтларына җибәрелә. Сугышның башы безнең гаскәрләр өчен авыр була... “Кара кәгазьләр” килә башлый. “Рядовой Уразов Нурмухамет Абубакирович в июле 1942 года пропал без вести”, - дигән кәгазь килә. Ике кызы ятим калды. Сталинград сугышында күп солдатлар югала.

37-4Кече Уват мәктәбендә укытып калган Шәйхетдин Хәлит улына да чакыру килә. Ул киткәч, II Вагайдан Фәризә апа Касыймова-Ниязова укыта башлый. Ш.Зәйнетдинов та Сталинград өчен сугыша. Янында мина шартлап, кыйпылчыклары үпкәсенә эләгә, уң кулы җәрәхәтләнә. Госпитальдә бик озак дәваланып яткач, комиссовать итәләр - гаиләсенә кайта. Бераз ял иткәч, Юрмы мәктәбендә укытырга керешә. Соңрак сул кул белән язу кыенлашкач, балаларның торак йортында тәрбияче булып лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Көндәлек тормышта гомерлек юлдашы, балалар анасы - Өземҗамалы аның уң кулы булды. Барысын да әзерләп, өлгертеп, киендереп, портфельләрен кулларына тоттырып, мәктәпкә озатты, каршы алды. Кызы Фәридә, оныклары да укытучы һөнәрен сайладылар.

Оныгы Эмиль Ришат улы Зәйнетдинов Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә физкультура, ОБЖ дәресләрен укыта. Спорт ярышларында катнашалар, урыннар яулап кайталар.

Зәйнетдин Хәлит улы Зәйнетдинов 1943 нче елның февраль аенда фронтка китеп, сугышның ахырына кадәр була. 195 нче укчы полкта хезмәт итә. Шул ук Сталинград өчен сугышта: “На фронте Отечественной войны 12 июля 1943 года получил осколочное ранение левой лопаточной области с повреждением кости”, - дип язылган справкасында.

Свердловск өлкәсе, Ревда шәһәренең 3751 нче госпиталендә дәвалангач, тагын фронтка җибәрәләр. Җиңүне Рейхстаг янында каршылый. 2 майда Берлинда Җиңү әләмен кадаганнар. “Цыганочка”ны да хәле бетеп егылганчы биегән. Бөек Ватан сугышы безнең өчен фаҗигале һәм авыр җиңелүләр белән башланып китсә дә, җиңү белән тәмамланды.

37-5Һәр елны 9 май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг була. Ветераннар сугышта күргән хатирәләрен: утлар-сулар кичеп, кан коеп, бата-чума сазлар аша йөреп, югалтуларны искә алып сөйлиләр иде. Зәйнетдин Хәлит улы да гаиләсенә исән-сау кайткан, сугыштан соң тыныч тормыш башлана. Әниләре Хәлисә әби дә бергә озак яшәде. Бала-оныклар үстерәләр, укыталар. 1937 елда туган балалары Хәлит Тубыл педагогия училищесында укып, укытучы һөнәрен сайлый.

Бу язмамны яңа буын бала-оныклар Ватан сугышы солдатларының, бабайларының истәлекләрен белеп горурлансыннар, дип яздым. Ничә еллар үтсә дә, безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

...1957 елда Кече Уватта укыткан Шәйхетдин абый Фәризә апа белән Лаймы мәктәбендә 16 елдан соң яңадан очраштык.

Зәйнетдиновларны хөрмәт итеп, искә алып (алар инде бакый тормышларына күчкәннәр) 82 яшьлек киленнәре

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836